ЯҢАЛЫКЛАР


4
август, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Тау чаңгысы комплексында электр-монтаж эшләре бара​

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Кош -  канаты, кеше дуслык белән көчле.30 июль – Халыкара дуслык көне буларак билгеләп үтелә.Әлеге дата уңаеннан Иләбәр авыл китапханәсендә “Дуслык белән көчле без” дигән исем астында тематик сәгать уздырылды.Укучыларга “Дуслык – тормыш бизәге” дигән исем астында китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Шигырь, хикәяләргә нигезләнеп укучылар дуслык турында фикерләрен кәгазь битенә төшереп махсус плакатка беркеттеләр.Әзер сүзләрдән дуслыкка багышланган мәкальләр төзеделәр, кроссворд, ребуслар чиштеләр.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

28
июль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Могҗизалы әкиятләр

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2
июль, 2022 ел
шимбә

«01» июль көнне Эзмә мәдәният йорты ишегалдында балалар өчен файдалы ял итү максатыннан Саба район балалар китапханәсе «Жәйге китапханә» дип исемләнгән чын балалар бәйрәме оештырдылар. Башта төрле әкият персонажларыннан балалар өчен матур, кызыклы тамаша күрсәтелде. Чара барышында викториналар, мастер-класслар, фокуслар, төрле уеннар, флешмоб булды, аларда балалар бик телэп катнаштылар. Чара ахырында барлык балаларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

1
июль, 2022 ел
җомга

Саба муниципаль районынын Эзмә авыл җирлеге биләмәсендә чистарту, төзекләндерү эшләре даими  алып барыла. Чүп үләннәре чабыла.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Эзмә авыл җирлеге яшьләре актив рәвештә физик культура белән шөгыльләнә, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында уздырыла торган барлык спорт чараларында катнашалар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Эзмә мәдәният йорты һәм Иләбәр авыл китапханәсе хезмәткәрләре Эзмә мәдәният йортында «Дуслык» лагере балалары белән Бөек Ватан сугышына багышланган «Утлы еллар кайтавазы» дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрделәр. Сугыш турындагы тапшыруларны тыңлыйсың яки карыйсың икән, йөрәк сулкылдап куя. Күпме газаплар кичергән кешеләр. Сугыш темасы бер генә кешене дә битараф калдырмый. Сугыш һәркемнең йөрәгендә мөһерләнгән һәм моны истә тотмасак, куркыныч хата кылачакбыз. Нәкъ менә шуңа күрә балалар төрле сораулар аша сугыш, батырлыклар, геройлар турында тагын бер кат искә төшерделәр. Балалар бик теләп сорауларга җавап бирделәр һәм үз балларын алдылар. Ахырда дуслык җиңде.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

22
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

Эзмэ авыл җирлегендәге учреждение җитәкчеләре, балалар белән берлектә «Хәтер шәме» акциясенә кушылдылар. Кулларындагы шәмнәр белән обелиск янында бер минут тынлык белән искә алдылар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

16
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

15 июнь көнне Эзмә, Курсабаш авыл мәдәният йорты, Сулә авыл клубы хезмәткәрләре авыл халкы өчен Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан «Тарих сукмагы буйлап» дип исемләнгән туристик экскурсия оештырдылар. Экскурсияне шәһәр башлыгы озатып йөрде, ул безгә тарихи, истәлекле урыннар турында сөйләде. Экскурсия барышында Изге китапның иң зур басмасын күрдек. Ислам динен кабул итү тарихын белделәр. Күп кенә музейларда, Ак мәчеттә булдык. Туристик маршрут ахырында экскурсиядә катнашучылар тагын бер кат Болгар изге урынына килергә теләк белдерделәр.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Сабантуй-татар халкының иң яраткан бәйрәмнәренең берсе. «12» июнь көнне Эзмә авыл җирлегенең Иләбәр һәм Олыяз авылларында Сабантуй бәйрәме узды. Бәйрәм пролог һәм концерт программасы белән башланып китте, анда җирлек бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре дә актив катнашты. Һәр катнашучы күңел белән мавыгу таба алды. Балаларга уеннар өчен аерым почмак оештырылды, ә өлкәннәр мәйданда бик теләп катнаштылар. Үз талантларын күрсәтергә теләүчеләргә аерым сәхнә оештырылды. Авыл халкы һәм кунаклар бик канәгать калдылар, чөнки Сабантуй-барлык яраткан һәм көтеп алынган бәйрәм.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International