Эзмә авыл җирлегенең Иләбәр авылында Иләбәр авыл китапханәсе, клуб хезмәткәрләре һәм «Умырзая» балалар бакчасы коллективы, авыл яшьләре белән берлектә Сабантуйга бүләкләр җыю оештырылды.
Җәйге ялларны файдалы итеп уздыру максатыннан укучылар өчен мәктәп яны лагерьлары оештырыла. Эзмә урта мәктәбе каршында оештырылган ял лагерына йөрүче укучыларның 1 отряды 4 июнь көнне Иләбәр авыл китапханәсе һәм клубына экскурсиягә килделәр. Китапханәгә язылу, китапны куллану кагыйдәләре белән танышканнан соң укучыларга “Китаплар дөньясына сәяхәт” дигән исем астында китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Чараның икенче өлешендә “Халкым җәүһәрләре” дигән исем астында клуб фоесында фольклор сәгате уздырылды. Милли уеннар, йолалар турында бай мәгълүмат җиткерелгәннән соң укучылар бик теләп “Биш парлы”, “Гөлбану” “Йөзек салыш” “Капкалы” уеннарын уйнадылар. Цифрлаштыру елы уңаеннан куелаган күргәзмәгә дә күзәтү ясалды. Һәр экспонатны укучылар кызыксынып карадылар.
1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне. Бу көн уңаеннан Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен «Җир шарын балаларга бирик!» дип исемләнгән чара оештырды. Балалар ике командага бүленеп, төрле конкурсларда, эстафеталарда катнаштылар. Балаларның җанлы йөзләрен күрү бик күңелле булды, алар бик теләп ярыштылар. Ахырда, әлбәттә, дуслык җиңде. Мондый чаралар балаларның иҗади активлыгын үстерүгә ярдәм итә. Соңыннан барлык балаларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Эзмә мәдәният йорты һәм Иләбәр авыл китапханәсе хезмәткәрләре Эзмә мәдәният йортында «Уеннар халык ижаты жимеше» дип исемләнгән чара үткәрделәр. Татар авылларында һәм шәһәрләрендә яшьләр арасында хәрәкәтчән уеннар киң таралган иде. Хәтта иң тыйнак халык бәйрәме дә алардан башка үтми. Уеннар кеше мәдәнияте хәзинәсе булып тора. Халык уеннары уйнаганда, балаларда туган ил мәдәниятенә тотрыклы, кызыксынучан, ихтирамлы мөнәсәбәт формалаша, патриотик хисләр, Ватанга мәхәббәт үсеше өчен эмоциональ уңай нигез булдырыла. Халык уеннары аша бала иҗади һәм физик яктан гына түгел, ә әхлакый яктан да үсә. Бүгенге чарада матур халык уеннары турында тагын бер кат искә төшерделәр.
Эзмә мәдәният йортында Эзмә урта мәктәбенең «Бәхетле балачак» исемле отчет концерты булып узды. Концерт беренче сыйныф укучылары чыгышы белән башланып, һәр сыйныф чыгышы белән дәвам итте. Талантлы укучылар сәхнәдә кызыклы номерлар белән чыгыш ясадылар. Биредә матур җырлар да, дәртле биюләр дә, күз яшьләре белән тыңлаган шигырьләр дә ишетергә мөмкин иде. Мәктәп концертлары һәрвакыт үзенчәлекле уза, ниндидер үз, җылы атмосфера бар. Тамашачылар яшь артистларның һәр чыгышын бик җылы каршы алдылар һәм аларга көчле алкышлар белән рәхмәт белдерделәр.
24 май көнне Эзмә мәдәният йортында "Сау бул мәктәп!"дип исемләнгән Эзмә урта мәктәбе укучылары өчен соңгы кыңгырау бәйрәме узды. «Соңгы кыңгырау укучылар өчен традицион бәйрәмгә әверелде. Вакыт сизелми дә үтеп китә, беренче кыңгырау чылтырарга да өлгермәде, соңгысы да җитте. Соңгы кыңгырау укуны тәмамлаганнан соң йомгаклау сызыгын ясый һәм чыгарылыш имтиханнары, мәктәп практикасы уза башлауга әйләнә. Бәйрәм ахырында унберенче сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Һәр укучының күңелендә узган уку елы, мәктәп стеналарында узган шатлыклы мизгелләр моңсу үтә.
15 май – Халыкара гаилә көне буларак билгеләп үтелә. Бүгенге көндә китапханәләр алдында торган бурычларның берсе – гаилә белән китап уку кебек күркәм гадәтне дәвам итү. «Гаилә белән китапханәгә» проекты кысаларында Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре «Әни янда, китап кулда, димәк без дөрес юлда» дигән исем астында интеллектуаль уен оештырдылар. Катнашучылар ике командага бүленеп көч сынаштылар. Әкият, мультфильм геройларын искә төшерделәр,кроссворд, ребуслар чиштеләр. Әниләр әсәрләрнең авторларын эзләгәндә, балалар тизлеккә пазллар җыйдылар, махсус карточкалар белән уен оештырдылар. Соңыннан чарада катнашкан һәр гаиләгә «Рәхмәт хатлары» тапшырылды.
Эзмә авыл җирлеге учреждениеләре һәм предприятиеләре җитәкчеләре «Хәтер бакчасы» акциясенә кушылдылар.
Бөек Ватан сугышында җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә, Эзмә авыл җирлегендә сугыштан кайтмый калган авылдашлар истәлегенә эшләнгән һәйкәлләр каршында бәйрәм митингы үткәрелде. Укучылар мәктәптән һәйкәлгә таба, “Үлемсез полк” акциясе кысаларында, бабаларының рәсемнәрен күтәреп хәрәкәт иттеләр. Бәйрәм укучыларның Җиңү көне уңаеннан концерт номерлары белән үрелеп барды. Бәйрәм митингы һәйкәлгә чәчәкләр кую һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан әби-бабаларыбызны бер минут тынлык белән искә алып тәмамланды.
6 май көнне Эзмә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре олы сыйныф укучылары белән бергә «Георгий тасмасы» акциясенә кушылдылар һәм зиратта булдылар, дәһшәтле һәм канкойгыч Бөек Ватан сугышында җиңү яулаган бабаларыбызны искә төшерделәр. Бу җиңү бәһасез, чөнки җиңү яулаган һәм безгә тыныч күк бүләк иткән миллионлаган кешенең гомерен өзде. Зиратта сугыш ветеранының кызы каршы алды, ул безгә әтисе турында сөйләде, аның сугыш вакытында кулында мина өзелеп сугыштан ике кулсыз һәм сукырларча әйләнеп кайтты. Ул күз яшьләре белән безгә рәхмәт белдерде һәм Җирдә тынычлык теләде. Без барыбыз да тынычлыкны сакларга һәм авыр һәм куркыныч еллар турында истә тотарга һәм Җиңү өчен һәлак булган кешеләрне истә тотарга тиеш.