ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2022 ел
җомга

Эзмә мәдәният йортында «Кар десанты» дип исемләнгән патриотик сәгать – күргәзмә үткәрелде. Чара Россия Федерациясе Гимны белән башланып китте. Чара барышында мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм Эзмә урта мәктәбенең тарих укытучысы студентлар эзтабарлар отрядының «Кар десанты» экспедицияләре турында сөйләделәр һәм видеороликлар күрсәттеләр. Шулай ук балалар эзтабарлар отрядының Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак булган һәм хәбәрсез югалган туганнары, солдатлары өчен бик күп авырлыкларны җиңеп, бик яхшы эш башкаруын белделәр. Чараның икенче өлешендә укучылар әлеге төркем оештырган күргәзмә белән таныштылар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Эзмә авыл җирлегендә язгы җылыну һәм кар эрү сәбәпле, кар сулары белән су басмасын өчен, су үтә торган торбалар, канау һәм күперне кардан чистарту буенча чаралар күрелде.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Эзмә авыл җирлеге яшьләре актив рәвештә физик культура белән шөгыльләнә, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында уздырыла торган барлык спорт чараларында катнашалар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

4
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

Эзмә мәдәният йортында «Барлык һөнәрләр дә мөһим, барлык һөнәрләр дә кирәк» дигән исем астында чара узды. Дөньяда төрле һөнәрләр бик күп. Алар барысы да бик мөһим һәм кирәкле. Һәр кеше күңеленә хуш килгән шөгыльне сайлый. Төрле сыйныф балалары мәдәният хезмәткәрләре һөнәре турында белү өчен чакырылган иде. Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга кызыклы һәм шул ук вакытта авыл мәдәният йорты хезмәткәрләренең катлаулы эшләре турында сөйләделәр. Чараларның ничек әзерләнүен, спектакльләрнең куелуын белделәр. Кайбер балалар үзләре дә сәхнәдә эшләп карадылар. Сәхнәдән курыкмый торган кайбер конкурсларда катнашкан балалар да бар, алар үзләренең әзер номерларын күрсәттеләр. Балалар зур кызыксыну белән спектакльләр костюмнарын карадылар, сәхнә битлекләрен, костюмнарын карадылар. Чара ахырында балалар үзләренең яраткан җырын башкардылар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

1
апрель, 2022 ел
җомга

Башкалабыз Казан шәһәренең истәлекле урыннарына, мәдәни учакларына сәяхәт кылу максатыннан Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре «Ак калфак» клуб берләшмәсе членнары белән Казан шәһәренә экскурсиягә бардылар. «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясендә булып, баш редактор Сабирова Г.И һәм журналистлар белән очраштылар. Газета чыгару барышы белән таныштылар. Кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Шәһәр филармониясендә булып сәнгать осталарының концертын карап ял иттеләр.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Эзмә мәдәният йортында «Көмеш туп» исеме астында төрле мәктәп командалары арасында волейбол буенча турнир узды. Турнирда Эзмә, Иштуган, Явлаштау, Шекше, Курсабаш, Шәмәрдән командалары катнашты. Волейбол белән шөгыльләнү хезмәт сөючәнлек, кыюлык, үҗәтлек, дисциплиналылык һәм вәзгыятьнең үзгәрүенә тиз арада җавап бирә белү, шулай ук хәрәкәтләрнең җитезлеген, төгәллеген, хәрәкәтчәнлеген һәм сыгылмалылыгын үстерә. Эзмә урта мәктәбе командасы лидер булды. Турнир ахырында командаларга дипломнар тапшырылды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Китапханәгә кайткан һәр яңа китап укучылар өчен – зур бүләк. Иләбәр авыл китапханәсендә “Мәхәббәт ул гомер кебек, тик бер генә тапкыр бирелә” дигән исем астында Д.Латыйпованың “Мәк чәчәге” китабын тәкъдир итү кичәсе оештырылды. Укучыларда китапка кызыксындыру максаты белән әсәрдән өзекләр, сәхнәләштерелгән күренешләр, эчтәлекле җырлар тәкъдим ителде. Иләбәр һәм Өтернәс авыл клубы хезмәткәрләре музыкаль бизәлеш белән ярдәм иттеләр. Чара барышында мәхәббәт темасына шигырьләр дә яңгырады.Кичә беткәч укучылар  китапны өйләренә яздырып алдылар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

28
март, 2022 ел
дүшәмбе

Мәктәп яшендәге балаларны әдәби китап укуга тарту максатыннан мәктәп һәм китапханә  бергәләп чаралар уздырырга, укучыларда китапка мәхәббәт тәрбияләргә бурычлы. «28» март көнне Эзмә урта мәктәбенең 3 сыйныф укучылары укытучылары белән берлектә Иләбәр авыл китапханәсенә экскурсиягә килделәр. Китапханәче  укучылар белән   «Китапханә – серле дөнья» дигән исем астында библиографик дәрес үткәрде. Китап фонды, газета – журналлар, белешмә – библиографик аппарат белән танышканнан соң укучылар кызыксындырган сорауларга тулы җаваплар алдылар. Экскурсия китапханәнең музей почмагында дәвам итте. Укучылар экспонатлар белән таныштылар. Әби – бабаларының көнкүрештә кулланган әсбапларын үз куллары белән тотып карап алар турында бай мәгълүмат тупладылар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

25
март, 2022 ел
җомга

2022 елның 24 мартында Эзмә мәдәният йортында имам Мөдәрис Гыймранов белән «Ислам нуры» исеме астында очрашу булып узды. Дин, беренче чиратта, кешегә дөньяның ничек оештырылуын, җәмгыятьтә аның урынын табуын аңлата һәм аның тормышының мәгънәсе нидә булуын аңларга ярдәм итә. Юкка гына кешеләр, кагыйдә буларак, үз тормышларының авыр мизгелләрендә дингә мохтаҗ. Әңгәмә вакытында авыл халкы үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр һәм күп сорауларга җаваплар таптылар. Чөнки дин кешеләргә бушлай, риясыз ярдәм итә башлый, игелеклерәк һәм гаделрәк булырга онди. Очрашу догалар уку белән тәмамланды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23
март, 2022 ел
чәршәмбе

21 март – яз фасылының көн белән төн тигезләшкән көне. Иске календарь буенча ул Яңа ел бәйрәме булып санала. 20 март көнне Иләбәр авылында Нәүрүз бәйрәме уздырылды. Иләбәр авыл клубы, китапханә, хезмәткәрләре тырышлыгы белән уздырылган бәйрәм, балалар чыгышы белән башланып китте. Яз хәбәрчесе Нәүрүзбикә авыл халкы белән төрле кызыклы уеннар оештырды. Кыш бабай белән Нәүрүзбикә арасындагы көрәш яз файдасына тәмамланды. Килгән кунаклар пылау, төрле боткалардан авыз иткәннән соң  самавырдан кайнар чәй эчтеләр.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International