ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2022 ел
чәршәмбе

Һәр елны 2 февралдән – 9 февральгә  кадәр Куркынычсыз Рунет атналыгы уздырыла. Әлеге атналык кысаларында «08» февраль көнне Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре «Куркынычсыз интернет» дигән  исем астында тематик викторина уздырдылар .Чара барышында китапханәче укучыларга интернетта чыга торган мәгълүмат чараларының зыяны, спам, вируслар турында сөйләде. Мошенниклар тозагына эләкмичә ничек эшләргә кирәклеген ассызыклады. Укучылар ике командага бүленеп зирәклектә көч сынаштылар,сорауларга җаваплар эзләделәр, кроссворд чиштеләр. Бирелгән хәрефләрдән интернетка кагылышлы сүзләр төзеделәр. Катнашучыларга китап күргәзмәсе  тәкъдим ителде.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

«08» февраль  көнне Эзмә авыл җирлегендә халык җыены булып узды. Җыелыш башында АҖ «Татмедиа»  һәм АҖ «Саба дулкыннары» әзерләгән видеоматериаллар каралды. 

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

8
февраль, 2022 ел
сишәмбе

Әфганстаннан гаскәрләрне чыгару көне - ул әфганчы-ветераннар бәйрәме дә, һәлак булган барлык сугышчы-интернационалистларны искә алу көне дә. Шушы көн уңаеннан Эзмә авыл җирлегендә «Язмыштан без жинел юл өмет итмэдек» дип исемләнгән спорт чарасы узды. Анда сугышчы-интернационалистлар, балалар, кунаклар чакырылган иде. Тантаналы өлеш оештырылды. Аннан соң хоккей буенча ярышлар узды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

7
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

Олыяз авылында яшәуче Гатауллина  Назилә  Галиәкбәр кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярга Эзмә авыл җирлеге башлыгы А.Р.Шәйхетдинов Россия Президенты котлавын тапшырды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

5
февраль, 2022 ел
шимбә

Пионер җырлары узган гасырның 20 нче елларында туган һәм бик зур юл үткән, үзенең эчтәлекле һәм эмоциональ потенциалын туплаган. Алар беренче пионер отряды, тимурчылар, пионер-геройларның батырлыклары, безнең гүзәл Ватаныбыз, пионерлар дуслыгы, Советлар иленең «киләчәк» омтылышлары һәм хыяллары турында сөйлилэр. Җырлар совет идеологиясенең мөһим компоненты булган, анда Пионериянең идеаллары чагылдырылган, хәзерге этапта алар югалган диярлек. Пионер җырлары-музыкаль һәм тарихи хәзинә, анда балалар бик күп файдалы нәрсәләр ала алыр иде. «04» февраль көнне Эзмә мәдәният йортында мәктәп укучылары белэн «Пионер җырлары» дигән патриотик җырлар конкурсы булып узды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

1
февраль, 2022 ел
сишәмбе

«30» гыйнвар көнне Чабья Чурчи авыл клубында мәдәният хезмәткәрләре һәм Эзмә авыл җирлеге үзешчәннәре «Җырлыйк әле» дип исемләнгән шоу - проект үткәрделәр. Шоу-проект барышында татар, халык, ретро һәм заманча җырлар яңгырады. Һәр тур матур концерт номерлары, биюләр белән үрелеп барды. Тамашачылар һәр чыгышны алкышлар белән бик җылы каршы алдылар һәм яхшы кәеф өчен рәхмәт белдерделәр, иҗади уңышлар теләделәр. Чара бик күңелле үтте.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

«28» гыйнвар көнне Эзмә авыл җирлегенең Эзмә мэдэният йортында 2021 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча «Игенче» хужалыгынын отчет җыелышы булды. Киңәшмәдән соң, авыл хуҗалыгы алдынгылары хөрмәтенә популяр артистлар Рөстәм Закиров, Люция Мусина, Миләүшә һәм Айрат Закировларның зур концерты булды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

17
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе

Эзмә авыл җирлеге яшьләре актив рәвештә физик культура белән шөгыльләнә, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында уздырыла торган барлык спорт чараларында катнашалар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

15
гыйнвар, 2022 ел
шимбә

Искечә Яңа ел – 13 гыйнвардан 14 енә каршы төндә иске стиль буенча билгеләп үтелүче рәсми булмаган популяр бәйрәм. Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре әлеге бәйрәмне билгеләп үтү максатыннан “Бәхет елы булсын Яңа ел” дигән исем астында бәйрәм чарасы уздырдылар. Тамашачылар җырлы – биюле уеннарда актив катнаштылар. “Бәхетеңне сына” дип исемләнгән оттырышсыз лотерея уенында катнашып призлар оттылар. Чара бәйрәм дискотекасы белән тәмамланды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Олыяз мәдәният йортында Иске яңа ел күңелле үтте

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International