ЯҢАЛЫКЛАР


9
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Декабрь башы ел саен Инвалидлар декадасы буларак билгеләп үтелә. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен гади аралашу бик мөһим. Аларның кайгыртучанлык һәм игътибар үзәгендә булуы мөһим.  Инвалидлар Декадасы кысаларында Эзмә авыл җирлегенен Эзмэ мәдәният йорты хезмәткәрләре хәйрия акциясе уздырдылар - Йосыповлар, Юсупҗанова Илзирә, Шайдуллина Фәридә һәм Фаттахов Илмирның өйләренә барып, күчтәнәчләр һәм бүләкләр тапшырдылар.  Мәдәният йорты үткәргән мондый чаралар мөмкинлекләре чикле кешеләрдә һәрвакыт зур кызыксыну уята.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

3
декабрь, 2021 ел
җомга

Инвалидлар физик яктан чикләнгән булса да, алар үз сәләтләренә, талантларына һәм үзләрен күрсәтергә теләүләренә чиксез. Аларның көчле рух һәм ихтыяр көче нәтиҗәсендә, бу кешеләр төрле өлкәләрдә алгарышка ирешә. Вакыт мөмкинлекләре чикле кешеләрнең еш кына сәламәт кешегә караганда күбрәк ирешә алуын күрсәтте. 1 декабрь көнне Халыкара инвалидлар көне уңаеннан Эзмә авыл җирлегенең Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән «Без барыбыз бертигез» дип исемләнгән стенгазета чыгардылар. Чараның максаты - безнең арада шундый кешеләр яшәвен тагын бер кат искәртү иде. Инвалидлар безнең өчен батырлык һәм ныклык үрнәге булып тора.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

1 декабрь – Бөтендөнья СПИД ка каршы көрәш көне буларак билгеләп  үтелә. Әлеге дата ВИЧ - инфекция эпидемиясенең афәтле нәтиҗәләрен киметү өчен авыру турында  халыкның хәбәрдар булырга тиешлеген искәртү көне булып тора. Әлеге дата уңаеннан Эзмә авыл жирлегенен Иләбәр авыл китапханәсе һә клуб хезмәткәрләре “Яшәр өчен иртәгә, белергә кирәк бүген” дигән исем астында сәламәтлек сәгате уздырдылар. Озак еллар  медицина хезмәткәре булып эшләүче  Котдусов Фәния  чарада катнашучыларга әлеге чирнең килеп чыгышы, тискәре нәтиҗәләре турында аңлаешлы итеп сөйләде. Яшьләрне сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, спорт белән дус булырга чакырды. Әлеге дата уңаеннан стенгазета чыгарылды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Эзмә авыл җирлегенең Эзмә мәдәният йортында Тимершык мәдәният йорты театр коллективы М.Шамхаловның "Кайнана" спектакле белән чыгыш ясады. Спектакль тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителде. Артистлар белән бергә алар көлделәр дә, уйландылар да.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә һәрберебезнең йөрәгендә иң кадерле кешегә – әнигә карата наз хисләре уята торган бәйрәм, Әниләр көне билгеләп үтелә. Эзмә авыл жирлегенен Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре әлеге бәйрәм уңаеннан “Әнкәй дигән бөек йолдыз бар” дигән исем астында тематик кичә оештырдылар. Чараның беренче өлешендә  “Әсәрләрдә  хатын – кыз  образы” дигән исем астында әдәби – интеллектуаль уен уздырылды. Чарага килгән әниләр ике командага бүленеп  укыган китапларын искә төшереп һәр сорауга төпле җавап бирделәр. Икенче өлештә җырлы биюле уеннар оештырылды. Нәфис сүз, матур җырлар аша әниләребез үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Чара чәй табыны артында дәвам итте.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Һәрберебез өчен әни — иң якын, кадерле, армый-талмый ярдәм итәргә, яратырга һәм кайгыртырга әзер кеше. Әлбәттә, бәйрәм көннәрендә һәр әнигә иң яхшы бүләк-баланың үзе ясаганы булачак, чөнки бу эшләнмәләрне әниләр өчен үз куллары белән ясыйлар. Алар бөтен мәхәббәтен һәм рәхмәтләрен тапшыралар. Эзмә авыл җирлегенең Эзмэ мәдәният йортында кәгазьдән чәчәкләр ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Кызлар бу ярышта бик теләп һәм яратып катнаштылар. Чөнки үз кулларың белән ясалган матур чәчәкләр бик яхшы бүләк булып тора һәм игътибар һәм тырышлык өчен икеләтә кыйммәтләнә.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Эзмә авыл җирлегенең Өтернәс авыл клубында Әниләр көненә багышланган "Хатын-кыз бәхете" дип исемләнгән ял кичәсе узды. Башта ук катнашучылар күңелле һәм бәйрәм кәефе алдылар. Авыл клубы үзешчәннәре тамашачыларга котлау һәм җырлар бүләк итте, күңелле музыкаль конкурслар узды, анда җыелган әниләр бик теләп катнашты. Ял кичәсе аларда бик күп уңай эмоцияләр һәм иң күңелле тәэсирләр калдырды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

19
ноябрь, 2021 ел
җомга

Китаплар күп сорауларга җавап бирергә ярдәм итә, алар безнең якын дуслар. Китапка мәхәббәт бала күңелендә кечкенәдән үк салынырга тиеш. Эзмә авыл җирлегенең Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре Иләбәр авыл китапханәсе белән берлектә «Мин кулыма китап алам» дип исемләнгән әдәби-интеллектуаль уен оештырдылар. Катнашучылар ике командага бүленде. Туган тел һәм Халык бердәмлеге елына багышланган чарада балалар сорауларга җаваплар, табышмаклар эзләделәр, төрле халыкларның әкиятләрен белделәр, мәкальләр һәм әйтемнәр өлкәсендә ярыштылар. Балалар әкият дөньясына чумдылар кебек.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

10
ноябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Кадыйров Б.И. һәм контроль-инспекция бүлеге консультанты Хәлилов А.И. тарафыннан, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Эзмә авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукция сату өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны күчмә кабул итү оештырылды, шулай ук авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча ике семинар үткәрелде.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

Саба муниципаль районынын Эзмә авыл җирлегендә территорияне төзекләндерү һәм чистарту эшләре авыл халкы белән берлектә алып барыла. Иске һәм яраксыз йорт, каралты-кураларны сүтү эшләре башкарыла.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International