ЯҢАЛЫКЛАР


2
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

«30» октябрь көнне Эзмә авыл җирлегенең Эзмә мәдәният йортында «Театр яктылыкка нурга илтә» фестивале кысаларында Арташ авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәсе Мөнирә Сафина пьесасы буенча «Ике болыт» спектаклен куйды. Тамашачылар бик теләп һәм көчле алкышлар белән соклануларын белдерделәр.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Брейн – ринг уены яшьләр арасында актуаль. Әлеге чара төрле темаларга багышланып үткәрелә. Уен яшьләрнең иҗади сәлатен, уйлау дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итә. Эзмә авыл жирлегенен Иләбәр авыл китапханәсе, клуб хезмәткәрләре  китап  укучылар белән  «Барысын да белергә телим»  дигән исем астында брейн – ринг уены оештырдылар. 4 раундтан торган интеллектуаль уенда һәр дөрес җавап өчен командаларга жетон бирелеп барылды. Иң күп жетон туплаган команда җиңү яулады.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

30 октябрь - Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Россия тарихында борылыш булган репрессия еллары әле дә күпләр күңелендә саклана. Күпме кеше гөнаһсыз җәберләнгән, төрле җинаятьләрдә гаепләнгән, Ватаннан куылган һәм алар арасында татар язучылары күп булган. Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре Иләбәр авыл китапханәсе белән берлектә «Татар әдипләре репрессия корбаннары» дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрделәр. Укучыларга китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Катнашучылар бу фаҗига белән бәйле язучылар турында бай мәгълүмат тупладылар, кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

1
ноябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Эзмә авыл җирлегенең Эзмә авылында чишмә территориясен төзекләндерү эшләре башкарылды. Әлеге эшләрнең башкаручысы һәм спонсоры – ООО «Гафель» оешмасы.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Милләт, тел язмышы өчен борчылучы, аны саклап калыр өчен бар тырышлыгын куючы Татарстанның халык язучысы Н.Гыйматдиновага 65 яшь тулды. Әлеге уңайдан Эзмә авыл жирлегенен Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре «Поэтик проза остасы» дигән исем астында әдәби сәгать уздырдылар. Өлкән буын һәм яшьүсмерләр катнашкан әлеге чарада китапханәче язучының тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды, әсәрләренә күзәтү  ясады. Катнашучыларга шул исемдәге китап күргәзмәсе һәм электрон презентация тәкъдим ителде. Өлкәннәр язучы турында истәлекләре белән бүлештеләр.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Эзмә авыл җирлегенең Эзмә мәдәният йортында яшүсмерләр белән «Сәламәт булыгыз!» дигэн темага әнгәмә уткэрелде. Әңгәмәнең максаты-яшүсмерләрне наркотиклар куллану нәтиҗәләре белән таныштыру, теләсә кайсы наркотик чараның беренче пробасына тискәре караш булдыру. Наркотиклар-ул бәла! Бәла безнең барыбыз өчен дә. Күп сәбәпләр бар, ни өчен кайбер балалар тәмәке тарта башлый. Еш кына бу эштә, аларның дуслары, тирә-юньдәгеләр. мәҗбүр итәләр. Кайчагында балалар наркотиклар тарту бик шәп дип уйлый. Наркотикларга каршы әңгәмәләр ярдәмендә яшүсмерләр белән наркотикларның кеше үз теләге белән үзен социаль мәеткә әйләндереп, үзе сайлаган авыру икәнлеге турында аңлату эшләре алып барылды. Наркоманияне дәвалау бик авыр бит.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Икмәк - барысына да баш! Ул кешенең төп байлыгы булып тора, бу муллык, тәэмин ителеш символы. Аның нинди бәягә ирешүе, нинди авыр хезмәт башкаруы һәркемгә мәгълүм. Безгә эләгү өчен икмәк зур юл үтә.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

18
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе

2021 елда яңа бәйрәм - Әтиләр көне барлыкка килде. Ул октябрьнең һәр өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Һәр бала тормышында әтинең мөһим роле бәхәссез, истәлекле дата сабыйны тәрбияләүдә ата-ананың икесе дә тигез катнашу мөһим булуын искәртергә тиеш. Чөнки һәр бала тормышында иң мөһиме-аның гаиләсе. Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре «Әтиләр көне» уңаеннан әтиләр һәм уллар өчен «Минем әти-минем горурлыгым» дип исемләнгән уен-ярышлар оештырдылар. Алар спорт уеннарында да, кызыклы конкурсларда да ярыштылар. Балалар әтиләре белән бергә үзләрен җитезлектә, тизлектә, иҗади фикердә күрсәттеләр. Үз проблемаларын читкә куеп, чакыруга җавап биргән һәм балаларыбызга ярдәм итү өчен безгә килгән әтиләргә без бик рәхмәтле. Мондый ярышлар балалар белән бергә спортка мәхәббәт һәм хөрмәт, дуслык, гаиләдә үзара аңлашу тәрбияли.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

12
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

Китаплар - безне балачактан зур тормышка озатып калучылар,гомер буе хәтердә яңарып торучы иң якын дусларыбыз да. Китапка мәхәббәт бала күңеленә кечкенәдән салынырга тиеш. Эзмә авыл жирлегенен Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре укучылар белән берлектә «Мин кулыма китап алам» дип исемләнгән әдәби- интеллектуаль уен оештырдылар. Катнашучылар ике командага бүленеп көч сынаштылар. Укучылар Туган  телләр һәм халыклар бердәмлеге  елына багышланган әлеге чарада төрле халыкларның әкиятләренә багышланган сорауларга, табышмакларга  җаваплар эзләделәр, мәкальләр, әйтемнәр өлкәсендә көч сынаштылар. Дөрес җаваплар өчен бирелгән жетоннар саны буенча җиңүче команда билгеләнде.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

«Урманнарны саклыйк-2021» табигатьне саклау акциясе кысаларында Эзмә авыл җирлегенең барлык бюджет оешмалары агач утыртуда катнашты.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International