ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Көз искиткеч һәм могҗизалы вакыт. Ул елга соңгы җылы көннәр бүләк итә, тирә-юнь искиткеч һәм әкияти төсләргә буяла. Көз көне урманда гөмбәләр күп була. Гөмбәләрне аера белергә кирәк. Теләсә нәрсә җыярга ярамый – бик нык агуланырга мөмкин. Шуңа күрә «06» октябрь көнне Эзмә авыл җирлегенең Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен «Гөмбәләр патшалыгында» дип исемләнгән чара оештырдылар. Балалар белән гөмбәләрнең күп төрләре турында сөйләштеләр, Ашарга яраклыларын агулыдан ничек аерырга. Балалар кызыксынып тыңладылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Аннан соң балалар белемнәрен ныгыту өчен авыл читендәге урман полосасына киттеләр. Бу чара балалар очен бик күңелле үтте.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

4
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе

«3» октябрь көнне, Өлкәннәр декадасы кысаларында, Эзмә авыл җирлегенең Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан «Йөрәктән йөрәккә» дигән адреслы хәйрия ярдәме оештырылды, Эзмә мәдәният йортының мәдәни эшчәнлегенә зур өлеш керткән мәдәният хезмәткәрләре янына бардылар. Чын күңелдән котладылар, бүләкләр тапшырдылар, концерт номерлары белән сөендерделәр. 

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

«2» октябрь көнне Эзмә авыл җирлегенең Пүкәл авыл клубында, Эзмә авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре көче белән «Көзге яфрак сибелгәндә юлларга…» дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды. Концерт номерлары, матур котлаулар белән үрелеп барган кичә озак еллар клуб мөдире булып эшләгән Зөлфия Сәйфетдинованың хезмәт юлына багышланды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

1
октябрь, 2021 ел
җомга

Эзмә авыл җирлегендә  өлкәннәр көненә багышлап, төрле елларда шушы җирлектә эшләгән, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган хезмәткәрләргә азык - төлек салынган пакетлар таратылды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Чишмә - безгә табигать биргән кыйммәтле байлык, ул җирдә тормыш символы. Эзмә авыл җирлегенең Өтернәс авыл клубы хезмәткәрләре “Тере чишмә " дигән экологик экскурсия үткәрделәр. Катнашучылар табигатькә шундый экскурсиягә бик шат булдылар. Алар табигатьнең матурлыгына сокландылар, саф урман һавасын суладылар. Урманда йөрү бөтен авыруларны һәм арыганнарны бетерә. Шундый файдалы һәм кызыклы экскурсиядән яхшы кәеф,көч һәм тулы энергия туплап кайттылар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Көз табигатьнең  иң бай чоры. Бакчалардан уңышлар җыеп алынып кышкы саклауга куелды. Әлеге чорда уңыш бәйрәмнәре гөрләп уза. Эзмә авыл жирлегенен Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре “Ак калфак” клуб берләшмәсе әгъзалары белән бергә “Бигрәк тәмле бәрәңге” дигән исем астында бәрәңге бәйрәме уздырдылар. Бәрәңгедән әзерләнгән ризыклардан күргәзмә төзелеп куелды. Китапханәче катнашучыларга бәрәңгенең тарихы турында бай мәгълүмат җиткерде, аңа багышланган сынамышлар белән таныштырды. Табышмаклар, кроссврдлар чишеп өлкәннәребез тапкырлыкта сынаштылар. Төрле уеннарда катнашып өлгерлекләрен сынадылар. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Эзмә авыл жирлегенен Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре “Ак калфак” клуб берләшмәсе членнары белән берлектә “Очрашулар кирәк һәрвакыт” дигән исем астында бәйрәм кичәсе оештырдылар. Чараның беренче өлешендә “Гәҗит - журналларны бергәләп укыйбыз” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате уздырылды. Катнашучылар китапханәгә килүче вакытлы матбугат битләрендә басылган кызыклы язмалар белән таныштылар. Чараның икенче өлешендә фольклор уеннар оештырылды. Өлкәннәребез уеннарда бик теләп катнаштылар, чара чәй табыны артында дәвам итте.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Эзмә авыл жирлегенең мәдәният йорты, авыл клубы хезмәткәрләре китапханә белән берлектә «Кабак бәйрәме-2021» бәйрәмендә катнаштылар. Чара Байлар Сабасында «Ямьле Саба» паркында узды. Бәйрәмгә кабактан кызыклы эшләнмәләр ясалды, көзге уңыштан төрле тәм-томнар әзерләнде.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

15
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Эзмә авыл жирлегендә «Россия суы» акциясе барышында су саклагыч урыннарны чистарту буенча өмә булып узды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

11
сентябрь, 2021 ел
шимбә

«10» сентябрь көнне «Татарча диктант Яз» бөтендөнья акциясе узды. Әлеге акциягә Эзмә авыл җирлегенен Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре, китапханәгә йөрүче китап укучылар да кушылды. Язучы Г.Бәшировның «Чишмә моңы ничек җыр булды» дигән  әсәреннән өзекне диктант рәвешендә язып, һәркем үзенең белемен сынап карады. Диктант китапханәче тарафыннан әйтелеп яздырылды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International