ЯҢАЛЫКЛАР


11
сентябрь, 2021 ел
шимбә

Матурлыкны үлчәп булмый, аның белән сокланырга гына була. Халыкара матурлык көне-дөньяны, чыннан да, коткарып кала! Нәкъ менә 9 сентябрьдә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен безнең тышкы кыяфәтебез хакына эшләүче хезмәт күрсәтү өлкәсенең күп кенә кешеләре билгеләп үтә. Алар-чәчтарашлар һәм стилистлар, визажистлар һәм массажистлар, пластик хирурглар һәм тырнак ясау сервисы хезмәткәрләре, фитнес тренерлары һәм кеше тәненең дизайнерлары – алар барысы да матурлык көне белән котлаулар кабул итәләр. Матур булу - барлык кызларның хыялы. Шул максат белән Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре Эзмә авылы кызлары белән матурлык салоннарының берсенә экскурсия оештырдылар. Визитның максаты-матур образлар тудыручы осталарның эше турында күбрәк белү һәм танышу. Кызлар матур прическалар тудыруларын һәм тырнак ясау остазының эшен ничек башкаруларын зур гаҗәпләнү белән күзәттеләр. Матурлык кеше өчен һәрвакыт мөһим урында тора.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Эзмә авыл җирлегенең Эзмә авылында яна пожар гидранты урнаштырыла. Эшне Саба районы торак-коммуналь хуҗалыгының Шәмәрдән күптармаклы җитештерү предприятиесе башкара.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

9
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

«08» сентябрь көнне  Эзмә авыл җирлегендә халык җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы Р.Н. Минниханов катнашты. Эзмә авыл җирлеге башлыгы  Шайхетдинов А.Р. халык каршында 2016-2021 нче елларда авыл җирлегендә башкарылган эшләр буенча чыгыш ясады һәм 2021-2026 нчы елларда эшләнергә тиешле эшләргә тукталып, бурычларны да билгеләп үтте. Җыенны йомгаклап Саба муниципаль районы Башлыгы Р.Н. Минниханов, авыл җирлегендә яшәүче халыкка мөрәҗәгать итеп, авылның һәм гомүмән районның киләчәген ничек күрүе, нинди юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәклеге турындагы фикерләре белән уртаклашты.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Иләбәр авыл китапханәсенә килүче вакытлы матбугат чаралары  арасында балалар өчен журналлар зур урын алып тора. 8 сентябрь көнне  китапханәдә “Умырзая”  балалар бакчасына йөрүче балалар өчен “Балаларга – журналлар” дигән исем астында библиографик дәрес уздырылды. Балалар рус һәм татар телендә басылган  журналлар белән таныштылар. Кызыклы башваткычлар, ребусларны чишү юлларын өйрәнделәр, табышмакларга җавап эзләделәр,рәсемнәрне буядылар. “Салават күпере” журналында урын алган махсус QR-кодны кулланып җырлар,әкиятләр  тыңладылар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

1
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

1 нче сентябрь көнне Мәктәпләрдә hәр бала көтеп алган яңа уку елы башланды. Куңелләрдә сөенеч, йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый. Яңа уку елы hәркемгә шатлык-сөенечләр,бары тик яхшы билгеләр, уңышлар гына алып килсен.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Республика көне – күпмилләтле Татарстан халкының тынычлык һәм иминлек, бердәмлек символы бәйрәме. 31  август көнне Эзмә авыл жирлегенен Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре әлеге  бәйрәм уңаеннан  “ Татарстан - Республикам ”  дигән исем астында бәйрәм чарасы уздырдылар. Республиканың символлары белән танышып, тематик күргәзмәгә обзор ясалды.  Катнашучылар белән  “Тарихыңны беләсеңме” дигән исем астында блиц викторина узды.  Чараның икенче өлешендә  “Бәхетеңне сына” дигән уен-лотереядә катнаштып истәлекле бүләкләр оттылар, чара хәрәкәтле уеннар белән тәмамланды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

«Саф сулы ямьле Саба» экологик проекты кысаларында Эзмә авыл жирлегенен Иләбәр авылында чишмә буенда «Яңгыр теләү» йоласы уздырылды. Мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл халкы катнашында «Истиска» намазы укылды. «Яңгыр боткасы» пешереп, «Су сибешү» йоласы уздырылды. Яшьләр чишмә буенда яратып уйналган «Биш парлы», «Кульяулык алыш» уеннары искә төшерелде. Авылдагы чишмәләрнең тарихы барланып тематик күргәзмә тәкъдим ителде. Иләбәр авылыннан чыккан үзешчән шагыйрә М.Манихова авылдашлары алдында чыгыш ясап яңа шигырьләрен укыды. Шагыйрәнең китапларыннан күргәзмә халыкта зур кызыксыну уятты.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23
август, 2021 ел
дүшәмбе

22 август Россия Флагы кабул ителгән көн. Россия флагы көне – ул россиялеләрнең барлык буыннары өчен бөек ил тарихын хөрмәтләү билгесе.

Бу уңайдан Эзмә авыл җирлегенең Иләбәр авыл китапханәсендә яшүсмерләр белән  «Слово о флаге» дигән исем астында тематик сәгать уздырылды. Катнашучылар Россия флагының тарихы турында видео белән таныштылар. Тематик күргәзмәгә күзәтү ясалды, флагтагы өч төснең ни аңлатканлыгы турында мәгълүмат җиткерелде.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

16
август, 2021 ел
дүшәмбе

Эзмә авыл җирлегенең Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре Эзмә урта мәктәбе хезмәткәрләре белән берлектә, Эзмә авылы кырларында балалар өчен культпоход оештырдылар. Барунын максаты - балаларны ата-бабаларының тарихы белән таныштыру. Тарих укытучысы Наилә Мансуровна балаларга иске кабернең тарихын сөйләде. Саба районы авылларының нигезен урман һәм елга буйларында урнашкан борынгы бабаларыбыз салган. 1332 елда иске зиратта һәм Эзмә авылы урынында сакланып калган бик борынгы кабер плитәсе моңа дәлил булып тора. Бу кабер Хосәен исеменә куелган. Балалар бу тарих турында кызыксынып тыңладылар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Балалар  өчен табигатькә, кошлар – хайваннарга багышланган матур хикәяләр иҗат иткән рус балалар язучысы, рәссам Евгений Чарушинның 2021 елда 120 еллык юбилее билгеләп үтелә. Шул уңайайдан «Писатель знакомый с детства» дип исемләнгән Бөтенроссия акциясенә кушылып Эзмэ авыл жирлегенен Иләбәр авыл китапханәсе «Умырзая» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән берлектә танып – белү сәгате уздырды. «Добрый мир зверей и птиц Чарушина» дип исемләнгән әлеге чарада балалр язучы, аның әсәрләре белән таныштылар. Әсәрләрнең геройлары- кошлар,җәнлекләр турында бай мәгълүмат тупладылар, табышмакларга җаваплар эзләделәр, сорауларга җаваплар бирделәр. Китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International