ЯҢАЛЫКЛАР


14
июль, 2021 ел
чәршәмбе

Фотограф - бик кызыклы һәм соңгы вакытта популяр һөнәр. Төп бурыч-фотоаппарат ярдәмендә билгеле бер объектны теркәү. Фотолар кызыклы, матур, сыйфатлы булсын өчен, фотога төшерү күнекмәләренә, фантазиягә, зәвыкка ия булырга кирәк. Бу һөнәр турында белү өчен Эзмә авыл җирлегенең Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре «13» июль конне туй фотографын кунакка чакырдылар. Ул балаларга бу кызыклы һәм шул ук вакытта авыр эшнең күп сабырлык таләп итүе турында сөйләде. Балалар нинди төрле фотоаппаратлар булуын, якын-тирәдә ничек төшерергә, ерак арадан ничек төшерергә кирәклеген белделәр. Фотограф кайбер нечкәлекләрне һәм серләрне ачты. Балаларга барысы да кызык булды. Әңгәмә барышында балалар үз сорауларын бирделәр. Күпләрнен, әлбәттә, профессиональ фотоаппарат белән тошереп карыйсылары килде. Күпләрнең бу һөнәр белән кызыксынуы туды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

8
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

«07» июль көнне Саба муниципаль районы буенча Гостехнадзор инспекторы тарафыннан Эзмэ авыл җирлегендәге шәхси тракторларга, үзйөрешле машиналарга, арбаларга техник карау уздырылды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Эзмэ авыл жирлегенен Иләбәр авыл китапханәсе Өтернәс авыл клубы белән берлектә “Ямьле Саба” проекты кысаларында “Диңгезләрнең башы чишмәдә” дигән исем астында Өтернәс авылында урнашкан чишмәләргә экологик поход оештырдылар. Поход вакытында балалар  Хәйретдинова Фирдәвес һәм Мөхетдинова Гаҗилә апалар ярдәмендә “Гайфетдин” һәм “Әскар” чишмәләренең тарихы турында мәгълүмат тупладылар.Чишмә тирәсендә үсеп утыручы файдалы үләннәр белән таныштылар, викторина сорауларына тулы җаваплар бирделәр.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Эзмэ авыл жирлегенен Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре “Ак калфак” клуб берләшмәсе членнары белән табигатькә сәяхәткә бардылар. Чараның беренче өлеше “Сихәт табам синдә табигать” дигән исем астында дару үләннәренә багышланып узды, чишмә буенда үскән шифалы үләннәрне җыеп самавыр чәе кайнаттык. Икенче өлеше “Су буенда кичке уен” дигән исем астында төрле уеннар,җырлар белән үрелеп барды. Өлкәннәребез хатирәләр, истәлекләр яңартып күңелле ял иттеләр.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2
июль, 2021 ел
җомга

Кече яшьтән үк китап укуга мәхәббәт уяту,белемле булуның әһәмиятен төшендерү максатыннан китапханә һәм балалар бакчасы бердәм рәвештә эш алып барырга тиешләр. Эзмэ авыл жирлегенен Иләбәр авылы «Умырзая» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр тәрбиячеләре белән берлектә Иләбәр авыл китапханәсенә экскурсиягә килделәр. Кечкенәләр китапханә, аның тәртипләре, китапханәгә килүче балалар журналлары белән таныштылар. Язучы Г.Сабитовның 85 еллык юбилее уңаеннан төзелгән күргәзмә белән таныштылар. Китапханәче тарафыннан язучының «Чүкеч» хикәясе кычкырып укылды. Соңыннан балалар әлеге әсәр буенча  сорауларга җаваплар бирделәр.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Эзмэ авыл жирлегенен Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре балалар белән табигатькә походка чыктылар. Урман сукмагыннан атлаганда  «Урман кроссвордын» чишеп бирелгән сорауларга җаваплар эзләделәр. Безнең якларда яшәүче җәнлекләр, кошларны, бу якларда үсүче агачларны атадылар. Табигатьтә агачларны сындырырга, бөҗәкләрне кыерсытырга, учак ягып зыян китерергә ярамаганлыгын искә төшерделәр. Чара табигать кочагында самавырдан хуш исле,шифалы үлән чәе эчү белән тәмамланды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2021 ел - Татарстан республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге  елы буларак билгеле. Әлеге уңайдан Эзмэ авыл жирлегенен Иләбәр авыл китапханәсе һәм авыл клубы тарафыннан «Ак калфак» клуб берләшмәсе членнары белән  «Халыклар дуслыгы - республикам байлыгы» дигән исем астында этнографик викторина уздырылды. Катнашучылар республикабызда яшәүче төрле милләт халкының милли йоллары, гореф – гадәтләре, мәдәнияте, әдәбияте турындагы сорауларга тулы җаваплар бирделәр. Музыкаль тур вакытында башкорт һәм татар халык җырларын мари, рус халык биюләрен башкардылар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

Эзмэ авыл җирлегендәге учреждение җитәкчеләре, балалар белән берлектә «Хәтер шәме» акциясенә кушылдылар. Кулларындагы шәмнәр белән обелиск янында бер минут тынлык белән искә алдылар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

21
июнь, 2021 ел
дүшәмбе

«20» июнь көнне Эзмә авыл җирлегенен Олыяз авылы янындагы мәйдан балаларны Сабантуй бәйрәменә җыйды. Тантаналы ачылыштан соң уеннар башланды. Ә сәхнәгә бер-бер артлы балалар күтәрелде, алар җырлар һәм биюләр башкардылар, татар телендә шигырьләр укыдылар. Төп ярышларның берсе Коръән сүрәләрен уку булды. Шунда ук сәхнәдә җиңүчеләр билгеләнде, бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмгә килгән балалар әйтеп бетергесез шатлык алдылар, чөнки алар өчен уен аттракционнары эшләде, яраткан тәм-томнар, уенчыклар сатып алырга мөмкин иде. Сабантуй бәйрәме татар биюе белән тәмамланды. Бик шәп, кызык, күңелле булды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

18
июнь, 2021 ел
җомга

Эзмә авыл җирлегенен Өтернәс авыл клубы хезмәткәрләре туган як мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап калу максатыннан авылдашлар өчен «Кичке уен» бәйрәме үткәрделәр. Программада: милли татар күңелле җырлары, биюләр, халык дәртле уеннары, ярышлар һәм чәй өстәле. Очрашу җылы, күңел атмосферасында узды. Кичке якта ярда үткәрелгән чара ахырында өлкән яшьтәге кешеләрнең яшь чакларында бераз гына булса да кайтып, шул чор атмосферасына чумып кайтуларын күрдек.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International