ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2021 ел
җомга

Эзмә авыл җирлегенең Пүкәл авыл клубында, 8 март - Халыкара хатын кызлар көненә багышланган "Җыр пеш" музыкаль батл - шоу уздырылды. Әлеге 2 өлештән торган тамашада яшьләребез һәм өлкән буын җырчыларыбыз катнашты. Алар 3 турда ярышып бик матур чыгыш ясадылар. Бәйрәм үзешчәннәребезнең матур җырлары белән үрелеп барды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Эзмә авыл җирлегенең Эзмә мәдәният йортында "Уйлап - бел!" дип исемләнгән интерактив уен үткәрелде. Әйтергә кирәк, интерактив уен сораулары, шулай ук, Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына да багышланган иде. Уенда катнашучылар үзләренең интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. "Уйлап - бел!" интерактив уены кызыклы һәм мавыктыргыч килеп чыкты. Нәтиҗәләр буенча уен ахырында җиңүче команда билгеләнде. Соңыннан уенда катнашучылар истәлекле бүләкләр һәм призлар белән бүләкләнде. Бәйрәм чарасы бер сулышта узды, тамашачылар уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф белән өйләренә таралды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

6
март, 2021 ел
шимбә

Эзмэ авыл жирлегенен Иләбәр авыл китапханәсе “Тынычлыкка һәм татулыкка әкиятләр аша:туган телдә халык әкиятләрен укыйбыз” исемле Бөтенроссия акциясендә катнашып Иләбәр авылы “Умырзая”  балалар бакчасында “Әкиятле балачак” дигән исем астында әкият сәгате уздырды. Балаларга татар телендә татар һәм дөнья халыклары әкиятләре укылды. Балалар соңыннан сорауларга җаваплар бирделәр. Әкиятләрдән өзекләр сүрәтләнгән рәсемнәрне җиренә җиткереп буядылар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

4
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

«3» март көнне Эзмә авыл җирлегенең Эзмә мәдәният йортында «КВН – 2021» уены үткәрелде. 4 мәктәптән килгән командалар бирелгән сорауларга  җаваплар бирүдә, төрле темаларга импровизацияләр ясауда,  сәхнәдә алдан әзерләнгән театраль тамашалар куюда көч сынаштылар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Эзмә авыл җирлегенең Өтернәс авыл клубында «Җыр - моң безне яшәтә» дип исемләнгән музыкаль - күңел ачу уены узды. Җырларга һәм күңел ачырга барысы да яраталар, чөнки музыка – кешенең уңай эмоцияләре чыганагы. Чарада катнашучылар барлык яңгыраган көйләрне таныдылар  һәм яраткан җырларын җырладылар. Кунакларның күңелләре күтәренке, кәефләре яхшы һәм йөзләрендә елмаю иде. Кичә чәй табыны һәм биюләр белән тәмамланды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

1
март, 2021 ел
дүшәмбе

Эзмә авыл җирлегенең Эзмә мәдәният йортында, үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләү максатыннан, «Сугыш еллары җырлары» дип исемләнгән мәктәп укучылары концерты үткәрелде. Патриотизм хисләре үз тамырларыңа, кече ватаныңа мәхәббәт белән аерылгысыз бәйләнгән. Мәктәп укучылары үз чыгышларында туганлык һәм бердәмлеккә карата үз карашларын, тыныч илдә яшәү теләген белдерделәр.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

«Театр яктылыкка, нурга илтә!» фестивале кысаларында Татар Икшермәсе авылы клубы сәхнәсендә Эзмә авыл җирлеге үзешчәннәре башкаруында Туфан Миңнуллинның «Без бит авыл малае» спектакле күрсәтелде.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

«27» нче февраль көнне Эзмә авыл җирлегендә Кышкы спартакиада уеннары үткәрелде. Спорт бәйрәмен Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары  Р.Р. Закирҗанов ачып жибәрде. Чаңгы ярышлары тәмамланганнан соң, бүләкләү тантанасында Саба муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе М.Р. Ишниязов катнашты.Иганәчеләр- Эзмә авыл җирлеге, «Игенче» ҖЧҖ, Әхмәтов Р.Г. КФХ,  «Сабинская ПМК Мелиорация» ҖЧҖ, «Сабагро» ҖЧҖ,  «Сабылен» ҖЧҖ, ШЭ Мәүлитов А.Х.,  ШЭ Зарипов А.М., ШЭ Әхмәтов В.Г., ШЭ Габдрахманова Ч.И.  Ярышлар программасына волейбол ярышы, итекле футбол, аркан тартышу, чаңгы ярышы, тау чаңгысы ярышы, хоккей уены  кергән иде. Уеннарда 300 якын спортчы катнашты. Барлык килгән катнашучыларны һәм кунакларны кайнар пылау, коймак, чәй тәм-томнары белән «Игенче» ҖЧҖ, Әхмәтов Р.Г. КФХ, «Сабинская ПМК Мелиорация» ҖЧҖ,  «Лен» ҖЧҖ  оешмалары бушка сыйлады.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

24
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Эзмэ авыл жирлегенен Иләбәр авыл клубы һәм китапханәсе хезмәткәрләре  балалар белән берлектә «Тормышта терәк сез, һәммәбезгә кирәк сез» дигән исем астында тематик кичә уздырдылар. Көчле затларыбызны бәйрәм белән котлап шигырьләр, җырлар яңгырады. Күмәк биюләр, сәхнәләштерелгән тамашалар бәйрәмне тулыландырды. Залда утырган көчле зат вәкилләре  үзләренең адресына кайнар котлаулар кабул итеп алдылар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

18
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

«21» февраль Халыкара  Туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Эзмэ авыл жирлегенен Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре әлеге бәйрәм уңаеннан «Туган телем – хак телем» дигән исем астында интеллетуаль уен оештырдылар. Катнашучылар ике командага бүленеп көч сынаштылар. Китап укучыларыбызтуган телебезне, татар язучыларының шигырьләрен, мәкаль, әйтемнәрне, татар исемнәренең аңлатмаларын ни дәрәҗәдә яхшы белүләрен исбатладылар. Җиңүче команда билгеләнде.Чара азагында китап укучыларга якташыбыз Илмира Гыймаеваның «Гомер тавы» исемле китабы тәкъдим ителде.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International