ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар, 2021 ел
дүшәмбе

Эзмә авыл җирлеге яшьләре актив рәвештә физик культура белән шөгыльләнә, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында уздырыла торган барлык спорт чараларында катнашалар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

21
гыйнвар, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Хезмәт төбе- хәзинә! Нәкъ шушы сүзләр безнең  Олыяз  «Чәчкә» балалар бакчасында тәрбияләнүче Хуҗиәхмәтов Ризван Искәндәр улына туры килеп тора. Алты яшь булуына карамастан, Ризван спорт өлкәсендә яхшы уңышларга һәм нәтиҗәләргә ирешә. Әлбәттә ул моңа үзененең тырышлыгы һәм тренеры Хуҗиәхмәтов Ильяс Мәүлид улы  ярдәмендә ирешә. Көрәш буенча узган Яңа ел  турнирында Ризван  III  өченче урынны яулый һәм мактау грамотасы белән бүләкләнә. Без аның белән горурланабыз, киләчәктә тә дә зур уңышларга ирешүен телибез.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

16
гыйнвар, 2021 ел
шимбә

Иләбәр авылында яшәүче Зарипова Гөлфия Заһир кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярга Эзмә авыл җирлеге җитәкчесе А.Р.Шәйхетдинов Россия Президенты котлавын тапшырды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

14
гыйнвар, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Табигать кочагында саф һавада булу балаларның сәламәтлеген ныгыта, үзләре яшәгән тирәлекнең матурлыгын күрергә ярдәм итә. Эзмэ авыл жирлегенен Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре «Китапсөярләр» клубы членнары белән табигать кочагына экологик сәяхәткә бардылар. Укучылар  белән табигать күренешләренә багышланган мәкаль, әйтемнәрдән  тапкырлык сәгате узды. Катнашучылар чана шуу ярышында катнашып иң оста шуучы укучыны билгеләделәр.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

11
гыйнвар, 2021 ел
дүшәмбе

Саба районының Эзмә авыл җирлегендә  яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечләр тарту максатыннан, Республика күләмендәге «Яшь белгечләргә аренда торагы» программасы кысаларында йортлар төзелеп тора. Олыяз авылында авыл хуҗалыгы белгечләренә дип 3 яңа йорт төзелә башлады.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Саба районы Эзмә авыл җирлегенең Олыяз, Пүкәл авылларында дәүләт программасы нигезендә йортлар төзелеше башланды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

6
гыйнвар, 2021 ел
чәршәмбе

2021 елның «05» гыйнварында Эзмә авыл җирлегенен Олыяз авыл мәдәният йорты мөдире балалар белән «Безгә Яңа ел килә һәм бүләкләр алып килә!" дип исемләнгән уен чыршысы үткәрде. Барлык балалар да уеннарда актив катнаштылар, җырлар җырладылар, биеделәр һәм Кыш Бабайга шигырьләр сөйләделәр. Барысы да призлар алды һәм канәгать калды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

31 нче декабрь көнне Эзмә авыл җирлегенен Олыяз авыл мәдәният йорты ишегалдында «Яңа ел әкияте» дип исемләнгән бал-маскарад үткәрелде. Төрле кызыклы конкурслар, уеннар оештырылды. Конкурслар концерт номерлары белән үрелеп барды. Барлык катнашучылар да үткәрелгән чарадан канәгать калдылар, киләсе елга күп кенә уңай энергия алдылар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

«30» нчы декабрь көнне Эзмә авыл җирлегенен Эзмә  мәдәният йорты ишегалдында «Яңа ел серпантины» дип исемләнгән музыкаль күңел ачу программасы булып узды. Бәйрәм кичәсе «Яңа ел мәзәк тарихлары» дигән театральләштерелгән тамаша белән башланып китте, анда популяр Яңа ел җырлары, биюләр, күңелле уеннар һәм конкурслар да яңгырады. Бу бәйрәм кичәсенең барлык буыннарны берләштерүе һәм һәркемне яңа елдан ниндидер үз хыялын, үз өметен, могҗизасын алуы да мөһим.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

1
гыйнвар, 2021 ел
җомга

Саба районынын Эзмә авыл җирлеге  коллективы барыгызны да Яңа 2021 нче ел белән тәбрик итә! Яна елда сезгә нык сәламәтлек, бәхет, күңел ныклыгы, үз көчегезгә ышаныч һәм оптимизм телибез. Сезнең туганнарыгыз һәм дусларыгыз һәрвакыт Сезнең белән булсын, ә йортларда иминлек, мәхәббәт чәчәк атсын.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International