ЯҢАЛЫКЛАР


3
август, 2020 ел
дүшәмбе

Эзмэ авыл жирлегенен Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре авыл яшьләре белән берлектә «До-ре-ми» дигән исем астында музыкаль конкурс уздырдылар. Катнашучылар ике командага бүленеп баянда башкарылган көйләрне тану буенча ярыштылар. Җырның төшеп калган сүзләрен, авторларын эзләделәр. Шулай ук «Музыкаль эшләпә», «Көйне дәвам ит» конкурслары да зур җанлылык белән узды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Берләшкән милләтләр оешмасы инициативасы белән «30» июль  Халыкара дуслык көне буларак  билгеләнә. Шул уңайдан Эзмэ авыл жирлегенен Иләбәр авыл китапханәсе хезмәткәрләре «Дуслык белән көчле без» дигән исем астында саф һавада хәрәкәтле уеннар сәгате уздырдылар. Ике команда арасында төрле уеннар уйналды. Чара ике команда арасында дуслык җиңүе белән тәмамланды,катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

30
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Эзмә авыл җирлеге яшьләре актив рәвештә физик культура белән шөгыльләнә, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында уздырыла торган барлык спорт чараларында катнашалар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

«22» июль көнне Саба муниципаль районы буенча Гостехнадзор инспекторы Р.Р. Харисов тарафыннан Эзмә авыл җирлегендәге шәхси тракторларга, үзйөрешле машиналарга, арбаларга техник карау уздырылды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

21
июль, 2020 ел
сишәмбе

Эзмэ авыл жирлегенен Иләбәр авыл китапханәсе Өтернәс авыл клубы белән берлектә “Ямьле Саба” проекты кысаларында “Диңгезләрнең башы чишмәдә” дигән исем астында Өтернәс авылында урнашкан чишмәләргә экологик поход оештырдылар. Поход вакытында балалар  Хәйретдинова Фирдәвес һәм Мөхетдинова Гаҗилә апалар ярдәмендә “Гайфетдин” һәм “Әскар” чишмәләренең тарихы турында мәгълүмат тупладылар.Чишмә тирәсендә үсеп утыручы файдалы үләннәр белән таныштылар, викторина сорауларына тулы җаваплар бирделәр.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

17
июль, 2020 ел
җомга

Эзмэ авыл жирлегенен Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре “Ак калфак” клуб берләшмәсе членнары белән табигатькә сәяхәткә бардылар. Чараның беренче өлеше “Сихәт табам синдә табигать” дигән исем астында дару үләннәренә багышланып узды, чишмә буенда үскән шифалы үләннәрне җыеп самавыр чәе кайнаттык. Икенче өлеше “Су буенда кичке уен” дигән исем астында төрле уеннар,җырлар белән үрелеп барды. Өлкәннәребез хатирәләр, истәлекләр яңартып күңелле ял иттеләр.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

16
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Эзмә авыл җирлегендә үзара салым акчаларына юл ремонтлау эшләре бара. Эшне  «Сабинская ПМК «Мелиорация» ҖЧҖ  башкара.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

14
июль, 2020 ел
сишәмбе

Елга буена барып балык тотарга яратсак та, алар турында һәрберебез тирәнтен белеп бетерми. Эзмэ авыл жирлегенен Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре «13» июль көнне «Мир животных» энциклопедиясенә нигезләнеп елга буенда «Балыклар дөньясына сәяхәт» дигән исем астында экологик сәгать уздырдылар. Балалар безнең сулыкларда, диңгездә яшәүче балыклар турында бай мәгълүмат тупладылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Соңыннан балык тотып,тәмле балык ашыннан авыз иттеләр.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

10
июль, 2020 ел
җомга

«09» июль көнне Эзмэ авыл жирлегенен Эзмә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, «Ямьле Саба» проекты кысаларында һәм ТАССР ның 100 еллыгы уңаеннан, балалар өчен Эзмә авылы буйлап туристик маршрут оештырдылар. Балалар сәяхәте Эзмә авылы мәчетенә барудан башланды. Авыл аксакалы Илнур Газизов балаларга мәчет тарихы һәм мөселман тормышында намазның нинди мөһим роль уйнавы турында сөйләде. Шулай ук  мөселман дине китаплары, Бөек Ватан сугышына багышланган альбомнар белэн таныштырды. Аннары маршрут шэхси эшмэкэр Мавлетов Айдарнын «Камелия мебель» цехы эше белән танышуны үз эченә алды. Айдар Мавлетов балаларга үз цехының эше турында сөйләде, әзер эшләнмәләренең үрнәкләрен күрсәтте. Килэсе тукталыш - Нурия Низамиева белэн очрашу булды. Нурия апа балаларга үзенең иҗаты турында сөйләде, үзе язган шигырьләрен укыды. Сәяхәтне тәмамлап, балалар мәдәният йортына жыелды, анда алар барысы да татлы карбыз белән сыйланды. Танып-белү экскурсиясе үтте, балалар походта бик теләп катнаштылар һәм шат кунел белэн өйләренә  таралдылар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге ТАССРга 100 ел
saby.tatarstan.ru

9
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Бу уңайдан Эзмэ авыл жирлегенен Иләбәр авыл китапханәсе тарафыннан «Гаилә темасы шигырьләрдә» дигән исем астында тематик сәгать узды. Укучыларга әлеге исем астында китап күргәзмәсе тәкъдим ителеп күзәтү ясалды. Гаилә темасына багышланган шигырьләр, мәкаль, әйтемнәр белән танышканнан соң укучылар әлеге бәйрәмгә карата фикерләрен рәсемнәре  аша җиткерделәр.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International