Елга буена барып балык тотарга яратсак та, алар турында һәрберебез тирәнтен белеп бетерми. Эзмэ авыл жирлегенен Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре «13» июль көнне «Мир животных» энциклопедиясенә нигезләнеп елга буенда «Балыклар дөньясына сәяхәт» дигән исем астында экологик сәгать уздырдылар. Балалар безнең сулыкларда, диңгездә яшәүче балыклар турында бай мәгълүмат тупладылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Соңыннан балык тотып,тәмле балык ашыннан авыз иттеләр.
«09» июль көнне Эзмэ авыл жирлегенен Эзмә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, «Ямьле Саба» проекты кысаларында һәм ТАССР ның 100 еллыгы уңаеннан, балалар өчен Эзмә авылы буйлап туристик маршрут оештырдылар. Балалар сәяхәте Эзмә авылы мәчетенә барудан башланды. Авыл аксакалы Илнур Газизов балаларга мәчет тарихы һәм мөселман тормышында намазның нинди мөһим роль уйнавы турында сөйләде. Шулай ук мөселман дине китаплары, Бөек Ватан сугышына багышланган альбомнар белэн таныштырды. Аннары маршрут шэхси эшмэкэр Мавлетов Айдарнын «Камелия мебель» цехы эше белән танышуны үз эченә алды. Айдар Мавлетов балаларга үз цехының эше турында сөйләде, әзер эшләнмәләренең үрнәкләрен күрсәтте. Килэсе тукталыш - Нурия Низамиева белэн очрашу булды. Нурия апа балаларга үзенең иҗаты турында сөйләде, үзе язган шигырьләрен укыды. Сәяхәтне тәмамлап, балалар мәдәният йортына жыелды, анда алар барысы да татлы карбыз белән сыйланды. Танып-белү экскурсиясе үтте, балалар походта бик теләп катнаштылар һәм шат кунел белэн өйләренә таралдылар.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Бу уңайдан Эзмэ авыл жирлегенен Иләбәр авыл китапханәсе тарафыннан «Гаилә темасы шигырьләрдә» дигән исем астында тематик сәгать узды. Укучыларга әлеге исем астында китап күргәзмәсе тәкъдим ителеп күзәтү ясалды. Гаилә темасына багышланган шигырьләр, мәкаль, әйтемнәр белән танышканнан соң укучылар әлеге бәйрәмгә карата фикерләрен рәсемнәре аша җиткерделәр.
Саба районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан оештырылган «Ямьле Саба» проектына кушылып Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре балалар белән берлектә «Туган җирдә тамыр җәйгән нәсел» дигән исем астында авыл буйлап сәяхәт оештырдылар. Чара Иләбәр авылының үсешенә зур өлеш керткән чын җир кешеләре, Зариповлар нәселенә багышланды. 7 нче буын вәкиле, гомерен терлекчелеккә багышлаган, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены иясе Гөлфия апа белән очраштык. Ул балаларга үзенең нәселе, хезмәттәге зур уңышларының сере белән уртаклашты.
Саба муниципаль районынын Эзмә авыл җирлегендә урнашкан Илэбэр авылы «Умырзая» балалар бакчасына 50 бала сыйдырышлы яна бина тозу эшләре бара. Эшне ООО «Ак таш» оешмасы башкара.
Саба районының Эзмә авыл җирлегендә яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечләр тарту максатыннан Республика күләмендә “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеп тора. Чираттагы йорт Иләбәр авылында авыл хуҗалыгы белгеченә дип төзелеп тапшырылды.
Бу көннәрдә ООО «Игенче» хужалыгында кызу эш вакыты – тулы куәткә терлек азыгы әзерләү бара. «22» июнгэ хуҗалыкта барлыгы 10 110 тонна сенаж һәм 3 445 центнер печән әзерләнде. Хуҗалыкның механизаторлары һәм башкаларның бердәм, килешенгән хезмәте нәтиҗәсендә терлекләргә яхшы сыйфатлы азык әзерләнә дип әйтә алабыз. Авыл хезмәтчәннәренә уңайлы һава торышы һүм уңышлар телибез.
«21» июнь көнне Эзмә авыл җирлегендәге учреждение җитәкчеләре «Хәтер шәме» акциясенә кушылдылар. Кулларындагы шәмнәр белән обелиск янында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Саба муниципаль районынын Эзмә авыл җирлеге биләмәсендә чистарту, төзекләндерү эшләре даими алып барыла. Чүп үләннәре чабыла.
Эзмә авыл җирлегенең Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре Россия көне уңаеннан «Россия – безнең ил» дигән исем астында танып-белү сәгате уздырдылар. Катнашучыларга китапханәче Россия тарихы,мәдәнияты, көнкүреше темаларын чагылдырган бай мәгълүмат җиткерде. Соңыннан һәр бала үзенең хисләрен ак кәгазь битләренә һәм асфальтка төшерелгән рәсемнәр аша белдерделәр. Катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.