ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Саба районынын Эзмэ авыл җирлегендә  торак пунктларнын территориясен санитар чистарту буенча эшлэр дэвам итэ.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

9
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Саба районынын Эзмэ авыл җирлегендә  яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечләр тарту максатыннан Республикакүләм “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеп тора. Чираттагы йорт Илэбэр авылында авыл хуҗалыгы белгеченә дип төзелә башлады.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

26
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Кошлар безнең канатлы дусларыбыз. Яз җитү белән кошларыбызга багышлап матур җырлар, рәсемнәр иҗат итәбез. Шул уңайдан  Эзмә авыл җирлегенең Пүкәл авылы китапханәсе, клуб белән берлектә, «Хуш киләсез, кошкайлар» дигән рәсем конкурсы үткәрде. Балалар кошларны бик яраталар һәм конкурста бик теләп катнаштылар. Шулай ук китап күргәзмәсе оештырылды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

19
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елның «18» мартында Эзмэ авыл җирлегендә җирлек активы белән киңәшмә узды. 

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

16
март, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Кадыйров Б.И. һәм контроль-инспекция бүлеге консультанты Хәлилов А.И. тарафыннан, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Эзмә авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукция сату өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны күчмә кабул итү оештырылды, шулай ук авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча ике семинар үткәрелде.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Татарстан Республикасы Саба районы прокуроры З.М. Абитов, билгеләнгән график нигезендә, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Эзмә авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итте.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

12
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Эзмә авыл җирлегенең Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре  «Ак калфак» клуб берләшмәсе әгъзалары  белән чираттагы очрашуга җыелдылар. Алар ТАССР төзелүгә 100 ел уңаеннан «Әдәби әсәрләрдә республикам тарихы» дигән исем астында әдәби сәгать уздырдылар. Төрле елларда республикабызның тарихын, сәнәгать үсешен тасвирлап язылган китаплар аша үткәнебезне барладык. Чарада катнашучылар әлеге әсәрләр нигезендә төзелгән  викторина  сорауларына төгәл җаваплар бирделәр. Аннары чара чәй табыны артында дәвам итте.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

10
март, 2020 ел
сишәмбе

Илебез буйлап Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган акция- ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» дип аталган юбилей медальләрен тапшыру бара. «6» март көнне Эзмә авыл җирлегендә яшәүче  19 тыл хезмәтчәненә Җиңүнең 75 еллыгына багышланган юбилей медале тапшырылды. Алар өчен бу Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бүләк булды. Саба районы электр челтәре җитәкчесе Р.Ш.Якупов, Эзмә авыл җирлеге җитәкчесе А.Р.Шәйхетдинов hәм Эзмә урта мәктәбе укучылары тыл хезмәтчәннәрен юбилей көне һәм якынлашып килүче Халык-ара хатын-кызлар көне белән җылы котладылар, аларга яхшы кәеф, якыннарының кайгыртучанлыгын тоеп яшәүләрен, бәхетле картлык кичерүләрен теләделәр, шулай ук юбилей медален һәм бүләк пакетлар  тапшырдылар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

6
март, 2020 ел
җомга

Илэбэр авылында яшәуче Фатыйхова Маһирә Иван кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярга Саба районы социаль яклау булеге җитәкчесе М.М.Хузин Россия Президенты котлавын тапшырды. Шулай ук Саба районы электр челтэре җитәкчесе Р.Ш.Якупов, Эзмә авыл җирлеге җитәкчесе А.Р.Шәйхетдинов hәм Эзмэ урта мэктэбе коллективы котлап, бүләкләде.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

«5» март конне, якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан, Эзмә авыл җирлегенең Эзмә мәдәният йорты "Моң"  халык театры коллективы тарафыннан тамашачыларга Данил Салиховның "Язмыш" драмасы күрсәтелде. Халык театры артистлары тамашачыларга сугышчы-интернационалистлар язмышын , тормыш hәм үлем, мәхәббәт hәм нәфрәт, сугыш hәм тынычлык  күренешләрен җиткерә алдылар. Соңыннан театр артистлары адресына ихлас рәхмәт сүзләре яңгырады.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International