ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

ТАССР төзелүнең 100 еллыгына  әзерлек кысаларында, Эзмә авыл жирлегенең Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан бу тарихи вакыйгага багышланган стенд ясалып мәдәният йортына урнаштырылды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге ТАССРга 100 ел
saby.tatarstan.ru

2
март, 2020 ел
дүшәмбе

Без һәрберебез үзебезнең үткән тарихыбызны барлап киләчәк буыннарга тапшырырга бурычлы. Эзмэ авыл жирлегенен Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре «Үткәннәре белән тормыш якты, киләчәге белән кадерле» дигән исем астында ТАССР төзелүгә - 100 ел, Бөек җиңүгә -75 ел, Саба районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан авыл үзешчәннәре катнашында  тематик концерт уздырдылар. Чара барышында әлеге темаларны яктырткан сәхнә әсәрләре, җырлар, шигырьләр яңгырады, дәртле биюләр башкарылды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

27
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

«23» февраль көнне, Эзмә авыл җирлегенең Пүкәл авыл клубында, китапханә белән берлектә, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, ир- егетләр арасында «Армия хикмәтләре» дигән күңел ачу чарасы уздырылды. Бәйге барышында егетләребез җитезлектә, тапкырлыкта, шаянлыкта көч сынаштылар. Турлар арасында үзешчәннәребез үзләренең матур, дәртле җырлары белән сөендерделәр. Бәйрәм ахырында һәр катнашучыга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

20
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елда без ТАССР төзелүнең 100 еллыгын билгеләп үтәргә җыенабыз. Иләбәр авыл китапханәсе мөдире,  Эзмә урта мәктәбенең 2 сыйныф укучылары, аларның сыйныф җитәкчесе белән берлектә, «Укучының мәдәни көндәлеге» проекты кысаларында «Тарих кайдан башлана» дигән исем астында танып белү сәгате уздырды. Чара барышында укучыларга  авылларыбыз тарихы, җирлегебездә урнашкан тарихи урыннар турында бай мәгълүмат җиткерелде, китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

17
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

   «15» нче февраль көнне Эзмә авыл җирлегендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына, Саба районы төзелүнең 90 еллыгына, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган Кышкы спартакиада уеннары үткәрелде. Спорт бәйрәмен Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирзянов Расих Рахимзянович ачып жибәрде. Шулай ук  Эзмә авыл җирлеге башлыгы Шайхетдинов А.Р. ачу тантанасында катнашты. Спонсорлар Эзмә авыл җирлеге, ҖЧҖ «Игенче», КФХ Ахметов Р.Г., ҖЧҖ «Сабинская ПМК Мелиорация», ҖЧҖ «Сабагро», ҖЧҖ «Сабылен», ИП Мавлетов А.Х., ИП Зарипов А.М., ИП Ахметов В.Г., ИП Габдрахманова Ч.И. Ярышлар программасына волейбол ярышы, итекле футбол, канат тартышу, чангы ярышы кергэн иде. 300 якын спортчы уеннарда катнашты. Эзмэ авыл жирлегенен бюджет хезмэткэрлэре балалар хэм олкэнрэклэр белэн торле кызыклы уеннар, конкурслар оештырдылар. Барлык килгэн катнашучыларны хэм кунакларны кайнар плов, коймак, чэй тэм-томнары белэн ҖЧҖ «Игенче», КФХ Ахметов Р.Г., ҖЧҖ «Сабинская ПМК Мелиорация» оешмалары бушка сыйлады.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

13
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

«09» февраль көнне Бигәнәй мәдәният йортында ТАССР төзелүнең 100 еллыгына, Саба районы төзелүнең 90 еллыгына, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган  Эзмә авыл җирлеге үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның «Жырлыйк туган якта» дип исемләнгән отчет - иҗат концерты булып узды. Фойеда әлеге күренекле даталарга багышланган күргәзмә оештырылды. Тамашачылар концертны бик теләп карадылар, үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның һәр чыгышын тамашачылар кочле алкошлар белән каршы алдылар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге ТАССРга 100 ел #SABA 90
saby.tatarstan.ru

8
февраль, 2020 ел
шимбә

7 февраль көнне Эзмә авыл җирлеге территориясендә «России чаңгы юллары 2020»  -  «Татарстан чаңгы юллары 2020»  массакүләм чаңгы ярышлары булып узды. Бу ярышлар халыкны спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү һәм иң көчле чаңгычыларны ачыклау максатыннан оештырылды. Анда Эзмә авыл җирлеге территориясендә урнашкан  оешма хезмәткәрләре һәм барлык теләүчеләр чакырылган иде. Елның иң массакүләм ярышларының берсендә 290 кеше катнашты, шуларның 15е җитәкчеләр.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

6
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елда без зурлап Саба районы оешуның 90 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Бу  уңайдан, Иләбәр авыл китапханәчесе,  Эзмә «Саф чишмә» балалар бакчасына йөрүче балалар,тәрбиячеләр белән берлектә,  «Талантларга бай син авылым» дигән исем астында поэзия сәгате уздырдылар. Балаларга үзебезнең җирлектән чыккан шагыйрьләрнең  балалар өчен язылган  шигырьләре кычкырып укылды,табышмакларга җавап табу буенча тапкырлык сәгате үтте,китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

«05» февраль  Эзмә авыл җирлегенең Олуяз мэдэният йортында Ахметов Р.Г.  крестьян-фермер хуҗалыгының отчет җыелышы булып узды. Директор һәм баш белгечләр 2019 елда үз эшләренә тирән анализ ясадылар, җитешсезлекләрне билгеләделәр, аларны төзәтү һәм камилләштерү юлларын күрсәттеләр, 2020 елга планнар билгеләделәр. Җыелышта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Саба муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Шәйхулла улы Хасаншин катнашты һәм аларның 2019 елдагы эшчәнлеген хуплады. Җыелыштан соң район мәдәният йорты хезмәткәрләре концерт программасы белән чыгыш ясады.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

4
февраль, 2020 ел
сишәмбе

«03» февраль  көнне Эзмә авыл җирлегендә халык җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Минниханов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма-предприятия җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International