2020 елның «18» мартында Эзмэ авыл җирлегендә җирлек активы белән киңәшмә узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Кадыйров Б.И. һәм контроль-инспекция бүлеге консультанты Хәлилов А.И. тарафыннан, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Эзмә авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукция сату өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны күчмә кабул итү оештырылды, шулай ук авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча ике семинар үткәрелде.
Татарстан Республикасы Саба районы прокуроры З.М. Абитов, билгеләнгән график нигезендә, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Эзмә авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итте.
Эзмә авыл җирлегенең Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре «Ак калфак» клуб берләшмәсе әгъзалары белән чираттагы очрашуга җыелдылар. Алар ТАССР төзелүгә 100 ел уңаеннан «Әдәби әсәрләрдә республикам тарихы» дигән исем астында әдәби сәгать уздырдылар. Төрле елларда республикабызның тарихын, сәнәгать үсешен тасвирлап язылган китаплар аша үткәнебезне барладык. Чарада катнашучылар әлеге әсәрләр нигезендә төзелгән викторина сорауларына төгәл җаваплар бирделәр. Аннары чара чәй табыны артында дәвам итте.
Илебез буйлап Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган акция- ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» дип аталган юбилей медальләрен тапшыру бара. «6» март көнне Эзмә авыл җирлегендә яшәүче 19 тыл хезмәтчәненә Җиңүнең 75 еллыгына багышланган юбилей медале тапшырылды. Алар өчен бу Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бүләк булды. Саба районы электр челтәре җитәкчесе Р.Ш.Якупов, Эзмә авыл җирлеге җитәкчесе А.Р.Шәйхетдинов hәм Эзмә урта мәктәбе укучылары тыл хезмәтчәннәрен юбилей көне һәм якынлашып килүче Халык-ара хатын-кызлар көне белән җылы котладылар, аларга яхшы кәеф, якыннарының кайгыртучанлыгын тоеп яшәүләрен, бәхетле картлык кичерүләрен теләделәр, шулай ук юбилей медален һәм бүләк пакетлар тапшырдылар.
Илэбэр авылында яшәуче Фатыйхова Маһирә Иван кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярга Саба районы социаль яклау булеге җитәкчесе М.М.Хузин Россия Президенты котлавын тапшырды. Шулай ук Саба районы электр челтэре җитәкчесе Р.Ш.Якупов, Эзмә авыл җирлеге җитәкчесе А.Р.Шәйхетдинов hәм Эзмэ урта мэктэбе коллективы котлап, бүләкләде.
«5» март конне, якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан, Эзмә авыл җирлегенең Эзмә мәдәният йорты "Моң" халык театры коллективы тарафыннан тамашачыларга Данил Салиховның "Язмыш" драмасы күрсәтелде. Халык театры артистлары тамашачыларга сугышчы-интернационалистлар язмышын , тормыш hәм үлем, мәхәббәт hәм нәфрәт, сугыш hәм тынычлык күренешләрен җиткерә алдылар. Соңыннан театр артистлары адресына ихлас рәхмәт сүзләре яңгырады.
ТАССР төзелүнең 100 еллыгына әзерлек кысаларында, Эзмә авыл жирлегенең Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан бу тарихи вакыйгага багышланган стенд ясалып мәдәният йортына урнаштырылды.
Без һәрберебез үзебезнең үткән тарихыбызны барлап киләчәк буыннарга тапшырырга бурычлы. Эзмэ авыл жирлегенен Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре «Үткәннәре белән тормыш якты, киләчәге белән кадерле» дигән исем астында ТАССР төзелүгә - 100 ел, Бөек җиңүгә -75 ел, Саба районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан авыл үзешчәннәре катнашында тематик концерт уздырдылар. Чара барышында әлеге темаларны яктырткан сәхнә әсәрләре, җырлар, шигырьләр яңгырады, дәртле биюләр башкарылды.
«23» февраль көнне, Эзмә авыл җирлегенең Пүкәл авыл клубында, китапханә белән берлектә, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, ир- егетләр арасында «Армия хикмәтләре» дигән күңел ачу чарасы уздырылды. Бәйге барышында егетләребез җитезлектә, тапкырлыкта, шаянлыкта көч сынаштылар. Турлар арасында үзешчәннәребез үзләренең матур, дәртле җырлары белән сөендерделәр. Бәйрәм ахырында һәр катнашучыга истәлекле бүләкләр тапшырылды.