ЯҢАЛЫКЛАР


2
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

«31» декабрь көнне Эзмә авыл җирлегенен Олыяз мәдәният йортында "Хуш киләсен Яңа ел"дип исемләнгән бал-маскарад үткәрелде. Төрле күңел ачу бәйгеләре, уеннар оештырылды. Конкурслар концерт номерлары белән чиратлашып барды. Барлык катнашучылар да, киләсе елга бик күп уңай энергия заряды алып, үткәрелгән чарадан канәгать калдылар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

«30» нчы декабрь көнне Эзмә авыл җирлеге мәдәният йортында "Яңа ел серпантины" дип исемләнгән музыкаль күңел ачу программасы булып узды. Бәйрәм кичәсе "Яңа ел мәзәк тарихлары" дигән театральләштерелгән тамаша белән башланып китте, анда популяр Яңа ел җырлары, биюләр, күңелле уеннар һәм конкурслар да яңгырады. Бу бәйрәм кичәсенең барлык буыннарны берләштерүе һәм һәркемне яңа елдан ниндидер үз хыялын, үз өметен, могҗизасын алуы да мөһим.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

26
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Саба районының Эзмә авыл җирлеге  коллективы барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрик итә! Киләсе елда сезгә нык сәламәтлек, бәхет, күңел ныклыгы, үз көчегезгә ышаныч һәм оптимизм телибез. Сезнең туганнарыгыз һәм дусларыгыз һәрвакыт Сезнең белән булсын, ә сезнең йортларда иминлек, мәхәббәт чәчәк атсын.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Саба районының Эзмә авыл җирлегендә  Яңа елга әзерлек чаралары бара.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

19
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

   Саба районының Эзмә авыл җирлегендә  яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечләр җәлеп итү максатыннан Республика күләмендә “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеп тора. Чираттагы йорт Иләбәр авылында авыл хуҗалыгы белгеченә дип төзелеп килә.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

12
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

«10» декабрь көнне Эзмә авыл җирлегенең Пүкәл авыл клубы һәм  китапханәсе хезмәткәрләре,  «Ак калфак» хатын - кызлар клубына йөрүчеләр белән авыл тарихына багышланган «Ачыйк тарих битләрен» исемле чара-сәяхәт үткәрде. Сәяхәтнең төп максаты - авылыбызның тарихы белән таныштыру, истәлекләрне барлау, Пүкәл авылының тарихи үткәненә файдалы һәм мавыктыргыч сәяхәткә бару иде. Чара барышында катнашучылар клубыбызда сакланган  «Туган ягым - яшел бишек» исемле истәлекләр тупланган папка белән таныштылар, фотографияләр аша авылыбызның элеккеге вакытын, авылдашларыбызны искә төшерделәр.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

10
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

   Саба муниципаль районынын Эзмә авыл җирлегендә урнашкан Олыяз авылы «Чәчкә» балалар бакчасы бинасын төзекләндерү эшләре бара. Эшне ООО «ПМК-159» оешмасы башкара.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Илебездә Һәр елны декабрь аенда инвалидлар ункөнлеге билгеләп үтелә. Бу уңайдан Эзмэ авыл жирлегенен Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре  сәламәтлеге чикле балалар һәм аларның әти-әниләре белән берлектә очрашу кичәсе уздырдылар. “Без җиңмәслек  үрләр юк” дип исемләнгән спорт ярышы узды. ”Канатсыз очып кара “ дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Чәй табына артында дәвам иткән чара уеннар,конкурслар  белән аралашып барды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

6
декабрь, 2019 ел
җомга

Декабрь башы ел саен Инвалидлар декадасы буларак билгеләп үтелә. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен гади аралашу бик мөһим. Аларның кайгыртучанлык һәм игътибар үзәгендә булуы мөһим.  5 декабрь көнне, Инвалидлар Декадасы кысаларында Эзмә авыл җирлегенен Эзмэ мәдәният йорты хезмәткәрләре хәйрия акциясе уздырдылар - Йосыповлар, Юсупҗанова Илзирә, Шайдуллина Фәридә һәм Фаттахов Илмирның өйләренә барып, күчтәнәчләр һәм бүләкләр тапшырдылар.  Мәдәният йорты үткәргән мондый чаралар мөмкинлекләре чикле кешеләрдә һәрвакыт зур кызыксыну уята.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

5
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

3 декабрь - Халыкара инвалидлар көне - ул көчле рухлы, максатка омтылучан, язмыш сынауларына бирешмичә, тормышта үз урынын тапкан һәм аны чын күңелдән ярата торган кешеләр. Сәламәтлеге чикләнгән булуга карамастан, күбебез көчлерәк, чыдамлырак булырга, ә иң мөһиме - тормышны яратырга өйрәнә ала. Алар һәр мизгелнең кадерен беләләр, көн саен аны шатланып каршы алалар. Күпләр ихтыяр көче, түземлек, сабырлык аша кыенлыкларны җиңеп чыктылар. 3 декабрь  көнне, Эзмә авыл җирлегенең Пүкәл авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә, "Ак калфак" түгәрәгенә йөрүчеләр  өчен "Изге йөрәк көне" дип исемләнгән әңгәмә оештырылды. Шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән авылдашыбыз Тәнзилә апа Мансурованың өендә булдык. Аның белән  әңгәмә кордык,күчтәнәчләр тапшырдык.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International