ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

1 декабрь - Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы игълан иткән Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне. Бу көн ВИЧ – инфекциясе таралуын һәм ВИЧ – инфекция эпидемиясенең афәтле нәтиҗәләрен киметү өчен, авыру турында халыкның хәбәрдар булырга тиешлеген  искәртү көне булып тора. Бу дата ел саен бөтен дөнья җәмәгатьчелеген әлеге авыру турында истән чыгармаска гына түгел, ә бу чирне йөртүче кешеләрне дә түземле булырга чакыра. Һәм, иң мөһиме, планетада яшәүче һәр кеше профилактиканың сәламәтлек өчен көрәштә бик мөһим булуын аңларга тиеш.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Ноябрь ахырында безнең дөньядагы иң кадерле, иң газиз кешеләребезгә багышланган бәйрәм - Аналар көне билгеләп үтелә. Салкын кышларга кереп барган мизгелләрдә, безне дөньяга тудырган, тәрбияләп үстергән кешеләребез җылы сүзләргә, матур гамәлләргә лаек. Бәйрәм уңаеннан, Эзмә авыл җирлегенең Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре, “Алтын көзгә кердек җитәкләшеп” дигән исем астында тематик кичә уздырдылар. Барлык әниләрне бәйрәм белән котлап матур җырлар яңгырады. Кичәнең икенче өлеше, 50 ел бергә гомер кичергән, китапханәнең даими укучылары, Саматовлар гаиләсенә багышланды. Аларны котлап якыннары,җитәкчеләр, авыл халкы чыгыш ясады. Чара матур җырлар,шигырьләр белән үрелеп барды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

28
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

"Әниләр көне" - елда иң дулкынландыргыч бәйрәм. Бу көнне әниләрне котлау, ана хезмәтенә тиешле бәя бирү, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшыру кабул ителде. Әниләр көне уңаеннан оештырылган концертны авылдашлар һәрвакыт бик җылы кабул итә, чөнки мондый чарада, нигездә, балалар чыгыш ясый бит. Эзмә авыл җирлегенең «25» ноябрь көнне Эзмә авыл клубында да Эзмә урта мәктәбе коллективының "Күңел җылыбыз газиз эниләребезгә"дип исемләнгән концерты булып узды. Яраткан әниләргә багышланган концерт номерлары барысына да ошады. Кечкенә "артистларның" һәр чыгышы алкышларга күмелде.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

25
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Җир йөзендә әнидән дә кадерле, әнидән дә рәхимле, мәрхәмәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Ә әниләр өчен иң зур бүләк күңел җылыңны биреп,  үз кулларын белән ясаган әйбердер мөгаен. Шуны истә тотып, «24» ноябрь көнне, Эзмә авыл җирлегенең Пүкәл авыл клубында, "Бәхетле балачак" клуб берләшмәсенә йөрүче балалар белән бәйрәм открыткалары ясадык.  Открыткалар балаларның әниләренә булган бөтен мәхәббәтләрен һәм хөрмәтләрен чагылдыргангадыр,  берсеннән берсе матур һәм күркәм булдылар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

21
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Эзмэ авыл җирлеге Казан шәһәрендә узган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

16
ноябрь, 2019 ел
шимбә

«15» ноябрь көнне Эзмә мәдәният йортында «Хорлар көрәше» –  МБОУ «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Сәләтле балалар өчен аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче урта гомуми белем бирү интернат-мәктәбе» һәм МБУДО «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының балалар иҗаты үзәге» коллективларының отчет-иҗат концерты булып узды. Күңелле җырлар, дәртле биюләр тамашачыга бик тэ ошады. Барлык чыгышлар да тамашачыларның көчле алкышларына күмелде.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

14
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Эзмэ авыл җирлегенең Олыяз авылында чишмә төзекләндерелде.  Эшне  "Акваспецстрой" ҖЧҖ оешмасы башкарды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

7
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Сәламәт  тәндә - сәламәт акыл. Яшь барган саен сәламәтлеккә аеруча игътибар итәргә кирәк. Иләбәр авыл клубы һәм китапханә хезмәткәрләре, өлкәннәр белән берлектә ,сәламәтлек сәгате уздырдылар. «Дару кабарга ашыкма» дигән исем астында китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Эзмә авылы фельдшеры Шәйхетдинова Гөлназ «Сәламәт яшәү серләре» дигән темага доклад укыды. Соңыннан яңа кайткан спорт инвентарьлары белән фитнес сәгате үтте.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

  «6» ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе  көне. Бу уңайдан, Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре «Табигатең бай республикам» дигән исем астында экологик лото уздырдылар. Укучылар ,ике командага бүленеп, кубик ярдәмендә 6 станция арасында хәрәкәт иттеләр. Табигать темасына багышланган сорауларга,табышмакларга җавап эзләделәр, кроссворд, ребуслар чиштеләр,мәкаль, әкиятләрне тануда көч сынаштылар. Һәр дөрес җавап өчен командаларга  жетоннар  бирелде,нәтиҗәдә дуслык җиңде.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

5
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

  «4» ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. Бу бәйрәм 2005 елдан билгеләп үтелсә дә, аның тарихы ерак 17 гасырга барып тоташа. Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре бу уңайдан «Без көчле бердәм халык» дип исемләнгән тарих сәгате уздырдылар. Китапханәче китап күргәзмәсенә нигезләнеп укучыларга бәйрәмнең асылы,килеп чыгу тарихы турында бай мәгълүмат җиткерде. «Дуслык-бердәмлек нигезе» дигән уен викторинада  катнашып укучылар сорауларга җавап бирделәр. Бердәмлек темасына стена газетасы чыгарылды,рәсем конкурсы уздырылды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International