«28» октябрь көнне, «КАМАЗ» мәдәният сараенда, «Кама башы» милли мәдәниятнең төбәк фестиваль - конкурсы узды. Пүкәл авыл клубы үзешчәне Роза Мусабаева бу конкурста уңышлы чыгыш ясады һәм "Вокал - соло" номинациясендә 1 дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.
Китап – кеше тормышында зур әһәмияткә ия. Югары технологияләр, компьютер заманында кеше барыбер китапсыз яши алмый. Укучыда китапка кызыксыну уяту өчен аны төрле чаралар аша тәкъдим итә белергә кирәк. Иләбәр авыл китапханәчесе, Өтернәс авыл клубында яңа кайткан һәм укучылар тарафыннан яратылып укый торган китапларны тәкъдим итү максатыннан, «Китап - күңел көзгесе» дигән исем астында танып-белү сәгате уздырды. Күргәзмәгә куелган китапларга күзәтү ясалды, иң кызыклы җиреннән өзекләр укылды.
Илэбэр авылында яшәуче Хөсәенова Роза Габделкаюм кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярга Саба муниципаль районы башкарма комитеты аппараты житэкчесе М.Р.Каримов Президент котлавын тапшырды. Шулай ук Эзмә авыл җирлеге җитәкчесе А.Р.Шәйхетдинов юбилярны котлап, бүләкләде.
19 октябрь көнне 13.00 сәгатьтә бөтен дөнья буенча «Татарча диктант-2019»белем бирү акциясе узды. Бөтендөнья акциясенә Эзмә авыл җирлегендә дә кушылдылар. Әлеге чарада Эзмә урта мәктәбе укучылары, ата-аналар, бюджет оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Саба муниципаль районының Эзмә авыл җирлегендә Эзмә, Иләбәр һәм Олыяз авылларының урам юллары ремонтланды. Эшне "Рамазан" ҖЧҖ һәм "Сабинское МПП ЖКХ" АҖ башкарды.
Саба районынын Эзмә авыл җирлегендә яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечләр тарту максатыннан “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеп тора. Чираттагы йорт Иләбәр авылында авыл хуҗалыгы белгече өчен төзелә башлады.
Пукәл авыл клубы хезмәткәрләре ,«Ак калфак» ял клубына йоруче апаларыбыз белән, «Яшьлек» яшьләр спорт үзәге оештырган «Ягез әле, әбиләр!» күңелле стартлар уенында катнаштылар.
Эзмә авыл җирлегенең бюджет учреждениеләрендә «Өлкәннәр көненә» багышланган чаралар булып узды.
Пүкәл авыл клубы һәм китапханәсе хезмәткәрләре, авылдашлары өчен, Явлаштау-Саба-Лесхоз маршруты буенча экскурсия оештырдылар. Апаларыбыз булган һәр җирдән бик кәнагать калдылар, яшьлек елларын искә алып, күңелләрендәге хәтирәләрен яңарттылар. Алар бу экскурсияне уйлап табучыларга, оештыручыларга үзләренең рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
РФ Президенты В.В Путинның 2018 елның 7 нче май Указы нигезендә “2024 елга кадәр Россия Федерациясе үсешендә стратегик мәсьәләләр һәм милли максатлар турында” дигән стратегик үсеш программасы кабул ителде. Программа 12 үсеш юнәлешен үз эченә ала. Бу проектка Татарстан Республикасы да актив кушылды.
Эзмә авыл җирлегенең Эзмә урта гомуми белем бирү мәктәбендә“Мәгариф” юнәлеше буенча информатика, технология, ОБЖ, шахмат кабинетлары ремонтланды һәм яңача җиһазландырылды.