ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Пукәл авыл клубында, китапханәче белән берлектә «Сөмбелә» бәйрәме уздырылды. Заманалар, чорлар аша сакланып калып Сөнбел - сөнбеләдән "Сөмбелә"гә әйләнгән бу бәйрәмдә, өлкәннәр дә, балалар да бик теләп катнаштылар. Балалар җырладылар, биеделәр, көз турында шигырьләр сөйләделәр, табышмакларга җаваплар бирделәр. Соңыннан, бәйрәмнең төп ризыгы булган бавырсак белән тәмләп чәй эчтеләр.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Көз көне табигать безгә бик күп матур, тәмле һәм файдалы нәрсәләр бүләк итә. Нәкъ менә шуңа күрә Пүкәл авыл клубында балалар өчен «Көз бүләкләре» дип исемләнгән рәсем һәм кул эшләре конкурсы үткәрелде. Балалар үзләренең иҗади сәләтләрен һәм фантазияләрен күрсәттеләр. Барлык балалар да актив эшләре өчен кечкенә генә бүләкләр алдылар. Ә иң мөһиме, балаларга кызык булды, бәйрәм рухы хөкем сөрде.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

26
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

«21» сентябрь көнне, Эзмә авыл җирлегендә, "Милләтләр кроссы-2019", "Татарстан кроссы-2019" ярышы булып узды. Йөгерештә мәктәпкәчә яшьтәге балалар, мәктәп укучылары, бюджет учреждениеләре җитәкчеләре һәм эшчеләре катнашты. Җиңүчеләр мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

19
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

   «14» сентябрь Урман көне уңаеннан Эзмә авыл җирлегендә агач утырту өмәсе оештырылды. Өмәдә барлык учрежденияләр дә актив катнашты.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

16
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның «13» сентябрендә Эзмә авыл җирлегендә җирлек активы белән киңәшмә узды. Киңәшмәдә - Урман конен уздыру, учреждение территорияләрендә чисталык һәм тәртип, өлкәннәр көненә әзерлек, салым темаларына кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

12
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Саба районынын Эзмә авыл җирлегендә,  яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечләр җәлеп итү максатыннан,  “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеп тора.Авыл хуҗалыгы белгече өчен  чираттагы йорт Иләбәр авылында төзелә башлады.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

«Бар кеше изгелек кылса, яктырыр иде дөнья». Бу девиз астында  Эзмэ урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Көзге Игелек атналыгы» башланып китте. Нәрсә соң ул игелек? Игелек – ул яхшылык, изгелек, яхшылыкка җавап итеп кайтарылган яхшылык. Шул уңайдан, укучыларыбызны яхшы гамәлләр кылырга чакырдык. Мәктәбебездә файдалы,укучыларны кызыксындыра алырлык күп акцияләр оештырылды. 

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

5
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Эзмэ авыл җирлегендә үзара салым акчаларына Илэбэр авылында Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә һәйкәл тозелде. Эшне ООО "Сабинская ПМК «Мелиорация" оешмасы башкарды

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Ел саен 3 нче сентябрь көнне Россиядә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Пүкәл авыл клубында, китапханэ белән берлектә «Ак калфак» хатын кызлар клубына йоручелэр белэн «Как не стать жертвой теракта» дигән әңгәмә үткәрелде. Чараның максаты - терроризм, гадәттән тыш хәлләр вакытында куркынычсызлык нигезләре турындагы белемнәрне камилләштерү иде. Чара барышында терроризм белән көрәшү генә түгел, ә аның барлыкка килүен кисәтү дә кирәк, дип билгеләп үтелде. Толерантлык, бер-береңне хөрмәт итү генә терроризмның социаль базасы үсүне кисәтү мөмкинлеге бирәчәк, җинаятьчеләрне җәмгыятьтә ярдәмгә өметсез калдырачак. Соныннан китапханә ягында, бу темага карата куелган, күргәзмәгә күзәтү ясалды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

   РФ Президенты В.В Путинның 2018 елның 7 нче май  Указы нигезендэ “2024 елга кадәр Россия Федерациясе үсешендә стратегик мәсьәләләр һәм милли максатлар турында” дигән стратегик үсеш программасы кабул ителде. Программа 12 үсеш юнэлешен үз эченэ ала. Бу проектка Татарстан Республикасы да актив кушылды.

    Эзмэ авыл җирлегендә “Мәгариф” юнәлеше буенча Эзмэ урта гомумбелем бирү мәктәбендә информатика, технология, ОБЖ, шахмат кабинетлары ремонтланып яңача җиһазландырылды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International