ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

1нче сентябрь көнне Мәктәпләрдә hәр бала көтеп алган яңа уку елы башланды. Куңелләрдә сөенеч, йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый. Яңа уку елы hәркемгә шатлык-сөенечләр,бары тик яхшы билгеләр, уңышлар гына алып килсен.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

1
сентябрь, 2019 ел
якшәмбе

«30» август конне, Республика коне унаеннан, Эзмэ мэдэният йорты хезмэткэрлэре хэм Пүкәл авыл клубында, китапханә белән берлектә балалар белэн асфальтка акбур белэн рэсем ясау конкурсы уткэрде. Балаларга Татарстаннын дэулэт бэйрэме турында, анын тарихы турында сойлэнде. Соныннан балаларга истэлекле булэклэр тапшырылды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

29
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

«28» август конне Эзмэ мэдэният йорты каршында Олыяз, Мишэбаш, Кызыл Мишэ, Югары Симет, Иске Мичэн, Тимершык, Мингэр мэдэният йорты хезмэткэрлэре  катнашында "Авылымнын айлы кичлэре"  дип  исемлэнгэн урам концерты уткэрелде.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Саба районынын Эзмэ авыл җирлегендә  яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечләр тарту максатыннан Республикакүләм “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеп тора. Чираттагы йорт Илэбэр авылында авыл хуҗалыгы белгеченә дип төзелә башлады.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

22
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

РФ Президенты В.В Путинның 2018 елның 7 нче май  Указы нигезендэ “2024 елга кадәр Россия Федерациясе үсешендә стратегик мәсьәләләр һәм милли максатлар турында” дигән стратегик үсеш программасы кабул ителде. Программа 12 үсеш юнэлешен үз эченэ ала. Бу проектка Татарстан Республикасы да актив кушылды.

    Эзмэ авыл җирлегендә “Мәгариф” юнәлеше буенча Эзмэ урта гомумбелем бирү мәктәбендә информатика, технология, ОБЖ, шахмат кабинетлары ремонтланып яңача җиһазландырылачак. Димәк, стратегик план буенча Саба районында да төп юнәлешләр буенча төпле эш алып барыла.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

17
август, 2019 ел
шимбә

«16» август көнне Эзмэ авыл җирлегендә "Бердәм Россия" фиркасының мобиль кабул итү пункты булып китте

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

16
август, 2019 ел
җомга

«14» август көнне Пүкәл авыл клубы һәм китапханәсе хезмәткәрләре авылдашлар өчен Изге Болгар шәһәренә сәяхәт оештырдылар. Бу сәяхәт инде икенче тапкыр оештырылуга карамастан, изге җиребезнең тагында матурлануына, төзекләнүенә сокланып, таң калып йөрдек. Барлыгы 34 кеше музейларда  экскурсовод сөйләгәннәрне игътибар белән тыңлап, тарихыбызны барладык. Алга таба да экскурсияләр оештырырга планлаштырып таралыштык.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

15
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Эзмә авыл җирлегендә хоккей тартмасы урнаштыру буенча эшләр тулы куәтенә бара. Әлеге эшләрне муниципаль контракт нигезендә ООО «Сабинская ПМК «Мелиорация» оешмасы  башкара.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

13
август, 2019 ел
сишәмбе

   Иләбәр авыл китапханәс, клуб хезмәткәрләре укучылар белән бергә борынгы тарих  эзләрен үзендә саклаучы  Калатауга экскурсиягә бардылар. Борынгы  Өтернәс  шәһәрлеге урнашкан урында “Мондадыр безнең бабайлар”дигән исем астында тарих сәгате узды. Укучылар Явыз Иван тарафыннан юк ителгән шәһәрлек турында бай мәгълумат тупладылар, кызыксындырган сорауларына җавап алдылар. Эскурсия табигать кочагында самавырдан үлән чәе эчү белән тәмамланды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

8
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Эзмэ авыл җирлегендә үзара салым акчаларына юл ремонтлау эшләре төгәлләнде. Эшне ООО "Сабинская ПМК «Мелиорация" оешмасы башкарды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International