«31» июль көнне Эзмэ мәдәният йортында Эзмэ авыл җирлегенең халык җыены үткәрелде. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Минниханов, Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Рахимҗан улы Закирҗанов, Саба муниципаль районы башкарма комитеты житэкчесе Марат Рашат улы Ишниязов, төрле оешмаларның бүлек җитәкчеләре катнашты. Көн тәртибендә Эзмэ авыл җирлеге башлыгы Альмир Рэзит улы Шайхетдиновнын авыл җирлегендәге эшләрнең торышы турында отчеты тыңланды. 2019 елның «04» февралендэ халыктан кабул ителгән сораулар каралды. Халык җыены тәмамланганнан соң үзешчән сәнгатьтә катнашучылар концерты күрсәтелде.
Олыяз авылында яшәуче Гыймранова Минжихан Гафур кызы буген 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярга Саба муниципаль районы башкарма комитеты аппараты житэкчесе М.Р.Каримов Президент котлавын тапшырды. Шулай ук Саба районы социаль яклау булеге җитәкчесе М.М.Хузин hәм Эзмә авыл җирлеге җитәкчесе А.Р.Шәйхетдинов котлап, бүләкләде.
2019 елның 1 гыйнварыннан эксперимент кысаларында 2018 елның 27 ноябрендәге 422-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керде, аның нигезендә физик затлар шәхси эшмәкәрне рәсмиләштермичә мөстәкыйль эшчәнлек алып бара алалар (ШЭ рәсмиләштерү мәҗбүри булган эшчәнлек төрләреннән тыш, РФ законнары нигезендә), аның кеременә «һөнәри керемгә салым " махсус салым режимы билгеләнә.»
Эксперименталь салым режимының өстенлекләре:
1. Федераль салым хезмәтенең сайтында «Минем салым» кушымтасы яки шәхси кабинет аша тиз теркәлү;
2. түбәнәйтелгән (гамәлдәге салым ставкаларыннан аермалы буларак) ставкалар: физик затлар белән эшләгәндә керемгә-4%, шәхси эшмәкәр яки юридик затлар белән эшләгәндә-6% ;
3. бухгалтер яки онлайн-кассалар булмау ;
4. клиентлар өчен чекларны формалаштыру;
5. кредит яисә дәүләттән түләүләр алганда әлеге керемне исәпкә алу;
6. өстәмә түләүләр һәм взнослар булмау (күрсәтелгән хезмәтләр өчен клиентлардан акча кергәндә генә түләргә кирәк).
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Эзмә авыл җирлегендә 2019 елның 15 июленә 16 үзмәшгуль граждан теркәлгән, алар арасында чәчтарашлар, фатир һәм торак йортларны арендага биручелэр, үзләренең авыл хуҗалыгы техникасы белән хезмәт күрсәтүчелэр, йөк ташучылар, кул эшләре шогыльлэнучелэр, кулинарлар бар.
Эзмэ авыл җирлеге биләмәсендә “Чиста яр буе-2019” акциясе булып узды. Бу чарада оешма хәм предприятие эшчеләре актив катнашты. Алар яр буйларын, чишмэ яннарын үскән үләннәрдән, көн-күреш чүп-чарларыннан арындырдылар.
17 июль конне ТАССРга 100 ел хэм Саба районына 90 ел тулу унаеннан Пукэл авыл клубы хэм китапханэсе хезмэткэрлэре "Ак калфак" хатын - кызлар клубына йоручелэр очен Саба районынын тарихи урыннарына сэяхэт оештырдылар. Сэяхэт дэвамында безне экскурсовод Тамчыгол Валиева маршрут буенча тукталган хэр урыннын тарихы белэн таныштырып барды. Маршрутыбыз Мингэр авылында урнашкан Соембикэ манарасы хэм музей бн танышудан башланды. Данлыклы Сатыш мэдрэсэ - музеенда булып, анда гарэпчэ язырга ойрэну буенча мастер класс карадык. Казанчы Бигэнэй авылында урнашкан ишан каберлегенэ зиярат кылдык. Соныннан Сабанын ямьле яр буенда хэм "Олимп" ял паркында ял итеп, районыбызнын матурлыгына, чисталыгына сокланып, кутэренке кэеф белэн таралыштык.
Пукал авыл клубы һәм китапханә хезмәткәрләре "Елмаю тормышны озайта"дигән күңел ачу программасы үткәрделәр. Елмаю тормышны озайта – бу матур сүзләр генә түгел. Яхшы кәеф, шатлык һәм күңел ачу теләсә нинди авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итә. Елмаю һәм көлүләр-стресстан бик яхшы дару. Безгә нәтиҗә бик мөһим — сәламәтлек һәм яхшы кәеф. Балалар да бу көнне аны алдылар. Күңелле уеннар һәм конкурслар дәрте клубта катнашучыларның барысына да тапшырылды. Хезмәткәрләр дә, балалар да, шулай ук әти-әниләр дә күтәренке рух белән эшләделәр. Барысы да җиңеллек һәм күтәренке кәеф белән таралышты. Елмаю берләштерде, аларга тынычланырга һәм тормышка яңача карарга ярдәм итте.
«17» июль көнне Саба муниципаль районы буенча Гостехнадзор инспекторы Р.Р. Харисов тарафыннан Эзмэ авыл җирлегендәге шәхси тракторларга, үзйөрешле машиналарга, арбаларга техник карау уздырылды.
ТАССР төзелүгә 100 ел тулуга әзерлек уңаеннан мәдәни чаралар уздырыла.Иләбәр авыл китапханәсе,клуб хезмәткәрләре бу уңайдан”Тарих эзләре буйлап” дигән исем астында җирлектә урнашкан тарихи урыннар буйлап велосәяхәткә чыктылар.Әби патша юлында урнашкан тарихи күпер белән таныштылар,”Мулла елгасы”,урыны гына калган элекеге Шмит авылы турында бай мәгълумат тупладылар.Сәяхәт табигать кочагында Н.Нәҗминең “ Туган тел” шигырен укып флэшмоб белән тәмамланды.
Велосипед - иң экономияле генә түгел, дөньяда иң күңелле һәм позитив транспорт! Без барыбыз да җәйне түземсезлек белән көтәбез,чөнки җәй көне күп кенә вакытны велосипед белән йөреп үткәреп була. 3 июль көнне Пүкәл авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре малайлар һәм кызлар өчен велоузыш оештырдылар. "Сәламәт һәм көчле бул»дигән темага әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә ахырында балалар файдалы гадәтләрне үстерергә, сәламәтлекне сакларга кирәклеген аңладылар. Моның өчен кечкенәдән актив яшәү рәвеше алып барырга, чыныгу, спорт белән шөгыльләнергә, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәк дигән нәтиҗә чыгардылар.
8 нче июль көнне Эзмә мәдәният йорты каршында балалар өчен Аттракцион эшләде.Балалар уен мәйданчыгында рәхәтләнеп куңел ачтылар, попкорн - баллы вата белэн сыйландылар.