Хәрәкәтчән уеннарны балалар аеруча ярата, чөнки алар-шатлыклы хис-кичерешләрнең мөһим чыганагы.6 январь көнне Олыяз мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре балалар белән «Ура, каникуллар!» исем астында хәрәкәтчән уеннар уйнаттылар.
Балалар, башкалардан аермалы буларак, Яңа ел килүен көтәләр. Бу бит һәрвакыт бүләкләр, шатлык һәм күңел ачулар вакыты
02 гыйнварда Эзмә мәдәният йортында Пенза шәһәренең "Фаворит" циркы тамашасы булды. Төрле фокуслары, клоуннары һәм еланнары булган балалар өчен цирк тамашасы кызыклы һәм күңелле булды. Цирк балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә иң яраткан жанр булудан туктамаячак. Балалар клоун белән бергә Фокус – тылсымны кабатлап карадылар.
Яңа ел-ул әкият һәм тылсым вакыты, ул шатлык, күңел ачу, могҗизалар һәм тылсым чоры.
30 декабрь көнне Пүкәл авыл клубында " Яңа ел могҗизасы!» исемле бәйрәм бал –маскарады булды.
29 декабрь көнне Эзмә мәдәният йортында «Хуш киләсең, Яңа ел» дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үтте.
Эзмә мәдәнят йорты каршында эшләп килүче "Моң" халык театры коллективы тарафыннан, Рафис Фазылҗаннын "Утыр әле яннарыма" дип исемләнгән ике пәрдәлек комедиясе сәхнәләштерелде
Яңа ел - ул теләкләрне, өметләрне һәм якты тәэсирләрне тормышка ашыру вакыты! 23 декабрь көнне “Ак калфак” апалары да Иләбәр авыл клубында, китапханә хезмәткәре белән берлектә “Яңа еллар бәхет китерсен!" дигән бәөрәм чарасын үткәрде.
Эзмә мәктәбе волонтерлары хәйрия концертыннан җыелган гуманитар ярдәмне "Солдатка аш" штабына тапшырдылар. Әлеге изге эштә үз өлешләрен керткән һәрбер кешегә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
Якынлашып килүче Яна ел бәйрәме унаеннан, җыр - биюгә, уен - көлкегә, күнелле мизгелләргә бай район мәдәният хезмәткәрләренен профсоюз Чыршы бәйрәме безнен җирлектә, Эзмә мәдәният йортында үтте