Пүкәл авыл клубы мөдире, китапханәче hәм укучы балалар "Георгиевская ленточка" акциясенә кушылып сугыш ветераннары чардуганнарына җиңү билгесе “Георгий ленталары” бәйләде, бэйрэмгэ стенгазета чыгарды.
Эзмә авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган чаралар дәвам итә. 9 Май-барлык россиялеләр өчен изге бәйрәм. Бу көнне безнең һәркайсыбыз Ватанны саклауга, фронтта һәм тылда җиңү өчен көрәшкән миллионлаган совет гражданнарының тиңдәшсез батырлыгын аерым хөрмәт, рәхмәт хисләре белән искә ала.
8 май көнне Эзмә авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы митинг булып узды.
Митингны рәхмәт сузләре белән Эзмә авыл җирлеге җитәкчесе Шәйхетдинов А.Р. башлап җибэрде. Ветераннарга шулай ук районнан килгэн ООО “Сабагро” җитэкчесе Нигмәтзянов Ф.А., ветераннар советы җитәкчесе Багаутдинов Б.Б. котлап, рәхмәт сузләре җиткерде.
Митингта шулай ук тыл ветераннары, Эзмә авыл җирлегенең барлык учреждениеләре хезмәткәрләре, Эзмә авылының «Саф чишмә» балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре һәм хезмәткәрләре, Эзмә урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары, Эзмә авыл җирлеге халкы һәм кунаклары катнашты.
Олыяз мәдәният йорты "Чәчкә" балалар бакчасы белән берлектә, “Георгий лентасы” акциясе кысаларында сугыш ветераннары чардуганнарына җиңү билгесе “Георгий ленталары” бәйләде.
Олыяз мәдәниият йорты Эзмә урта мәктәбе белән берлектә, "Тыл ветеранына открытка" котлау акциясенә кушылып, авылыбыз тыл ветераннарын, өлкәннәрне якынлашып килуче Җиңү көне белән котлады hәм бәйрәмгә чакыру кәгазе тапшырды.
4 нче май көнне Пүкәл авыл клубында "Аллаһияр һәм Хөснулла Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы "Ягымлы яз" дип исемләнгән иҗат-отчет концерты белән чыгыш ясады.
1 нче май көнне Пүкәл авыл клубында китапханә белән берлектә "Очкыннан Ялкын яна" дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде, балаларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштырдылар.
29 нчы апрельдә Эзмә мәдәният йортында мәктәп укучыларының "Кояшлы балачак илендә" исемле концерты куелды. Концерт программасы матур җыр - биюләр, нэфис сүз, эчтәлекле инсценировкалар белән үрелеп барды. Тамашачыларга укучылар концерты бик ошады, hәрбер чыгышны алар зур алкышлар белән озатты.
26 нчы апрель көнне Эзмә мәдәният йортында Габдулла Тукайнын туган көне уңаеннан "Саф чишмә" балалар бакчасы балалары тарафыннан ""Тукай безнең куңеллэрдә"дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә булып утте.
2019 елның 26 апрелендә Эзмә авыл җирлегендә гомумрайон шимбә өмәсе һәм «Урман утырту көне»акциясе узды. Акциядә Эзмә авыл җирлегенең барлык учреждениеләре хезмәткәрләре катнашты. 30 төп миләш һәм 30 төп юкә үсентесе утыртылды.
2019 елның 25 апрелендә "Саба" йөзү бассейны " муниципаль бюджет учреждениесендә пенсионерлар һәм инвалидлар арасында йөзү буенча район беренчелеге узды. Эзмә авыл җирлеге пенсионерлары арасында Мухамадиева Фирая һәм Галимуллина Зөлфирә 60 яшькә кадәр һәм аннан да өлкәнрәк категориядә 2 урын алдылар. Инвалидлар арасында Сәмигуллин Азат 3 нче урынны алды.