23 нче апрель көнне Пүкәл авыл клубында китапханә белән берлектә "Ак калфак" клуб берләшмәсенә йөрүчеләр белән "Өй шартларында бүлмә гөлләрен тәрбияләү" дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Уңган хуҗабикәләр кыш буе үлле-мәлле йокымсырап утырган бүлмә гөлләрен күчереп утырту яисә тернәкләндереп җибәрү хәстәренә кереште. Шул нисбәттән бүлмә гөлләре турында кызыклы мәгълүматлар һәм аларны үстерү буенча төрле киңәшләр бирелде. Бу клуб берләшмәсенә йөрүчеләребез гөлләрне карау серләре белән уртаклаштылар. Китапханә ягында "Комнатные растения и их роль в жизни человека" исеме астында китап күргәзмәсе оештырылды.
Эзмә авыл җирлегендә торак пунктларны төзекләндерү һәм санитар җыештыру буенча чаралар дәвам итә.
Пукәл авыл клубында, җирле узидарә көне уңаеннан "Бүген һәм элек" дигән чарага, озак еллар, авыл советында бухгалтер булып эшләп, лаеклы ялга чыккан Фаттахова Әнисә апа чакырулы иде.Ул балаларга җирле үзидарәдә эшләгән вакытта нинди эшләр башкаруын сөйләде һәм истәлекле фотолары белән таныштырды.
Олыяз мәдәният йорты Эзмә урта мәктәбе белән берлектә, башлангыч сыйныф укучыларына, "Нәрсә ул җирле үзидарә" дигән темага, Эзмә авыл җирлегенә экскурсия оештырды.
18 апрель көнне Пүкәл авыл клубында, китапханә белән берлектә "Пенсиядә утырам, вакытны бушка үткәрмим" дип исемләнгән ял кичәсе үткәрелде. Анда "Ак калфак"хатын-кызлар клубына килүчеләрнең иҗади эшләре тәкъдим ителде. Чара барышында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, табышмаклар чиштеләр, җырлар башкардылар, биеделәр. Соңыннан барлык катнашучылар чәй өстәле артына чакырылды. Чәй табыны артында күңелле әңгәмә үткәрелде.Чара бик күңелле килеп чыкты. Барысы да күңел күтәренкелеге һәм күңелле кәеф алдылар.
Эзмә мәдәният йорты бинасында район мәктәпләрендә укучы егетләр арасында волейбол буенча зона ярышлары үтте. Ярышта Эзмә, Шекше, Явлаштау, Шәмәрдән, Курсабаш мәктәбе укучылары катнашты. Эзмә мәктәбе командасы 1 нче урынга лаек булды.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Эзмә авыл җирлегенең барлык оешмаларында да территорияләрне чистарту буенча эшләр башкарылды.
Пүкәл авыл клубында китапханә белән берлектә, «Ак калфак» ял клубына йөрүчеләр белән «Здоровым будешь все добудешь» дигән сәламәтлек сәгате узды.
6-7 нче апрель көннәрендә Самара шәхәрендә “МИРАС” I нче Халакара балалар- яшүсмерләр hәм өлкәннәр фестивале-конкурсы узды. Әлеге конкурста Татарстан, Башкортстан, Чуашстан, Самара, Ульян, Ырынбур өлкәләреннән , Краснодар,Төркмәнстан hәм Кытайдан килүчеләр катнашты.
“Наз” халык уен кораллары ансамбле (җитәкчесе Харрасов Р.С.)- II дәрәҗә Лауреаты, Олыяздан Әхмәтов Гөмәр hәм Габизов Илсаф (соло курай)- II дәрәҗә Лауреаты, Габизов Илсаф (соло баян)- III дәрәҗә Лауреаты булды.
2 апрель көнне Явлаштау мәдәният йортында " Ел гаиләсе - 2019 «район смотр-конкурсының зона этабы булып узды. Олыяз авылыннан “Олы тату гаилә”номинациясендә Гатаулиннар гаилэсе hәм Иләбәр авылыннан “Яшь гаилә”номинациясендэ Муртазиннар гаиләсе уңышлы чыгыш ясады.