Кара-кызгылт-сары тасма-ул бизәк кенә түгел. Бу-ветераннарга чиксез рәхмәт билгесе, һәлак булган геройларны искә алу һәм рухыбызның какшамаслыгы символы.
"Хәтер бакчасы" -Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлеген саклауга һәм Ватанны саклаучыларның батырлыгын мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән масштаблы халыкара экологик-патриотик акция.
Районыбызда узучы санитар - экологик икеайлык кысаларында, Өтернәсебездә, елдагыча, язгы өмә оештырылды. Ир-егетләр зиратта, ә хатын - кызлар урамнарда, юл кырыйларында чистарту эшләре башкарды. Гүзәл табигатьле авылыбыз тагы да матурланды, ямьләнде. Өмәдә катнашкан һәркемгә чиксез зур рәхмәт. Алга таба да сәламәт булып, бердәм булып куанып яшәргә насыйп булсын.
Эзмә урта мәктәбендә «ЭКО яз - 2026» Бөтенроссия акциясе кысаларында зур өмә үткәрелде.
02 май көнне Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре «Оста куллар» өлкән буын клуб формированиеләрендә катнашучылар белән бергә Казанга "Бу безнең шәһәр" дип исемләнгән экскурсия оештырдылар.
1 майда Россиядә Яз һәм Хезмәт бәйрәме билгеләп үтелә. Бу көн хезмәткә хөрмәт күрсәтүне ассызыклый, кешеләрне тынычлык, гаделлек һәм теләктәшлек идеяләре тирәсенә берләштерә, шулай ук яз башлану һәм табигатьтә ял итү мөмкинлеге белән ассоциацияләнә.
26 апрельдә Татарстан Республикасында Туган тел көне билгеләп үтелә, шулай ук бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тула.
18 апрель көнне Эзмә мәдәният йортында «Мин спортны сайлыйм» дип исемләнгән наркотикларга каршы әңгәмә узды.
18 апрельдә Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне билгеләп үтелә. Тарихи мирасны саклау буенча киң хәрәкәт 1960 нчы елларда башлана. 1966 елда тарихи һәйкәлләрне һәм мәдәниятне саклау буенча Бөтенроссия җәмгыяте оештырыла, ул максатчан рәвештә һәйкәлләргә паспортлар бирә һәм аларны дәүләт саклавына тапшыра башлый.
2026 елның 1 апреленнән 31 маена кадәр Татарстан Республикасында торак пунктлар территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык уза.