6 гыйнварда Эзмә мәдәният йортында Сүлә мәдәният йорты, Курсабаш мәдәният йорты, Курсабаш китапханәсе хезмәткәрләре "Кышкы патшалыкта Яңа ел могҗизалары" дигән театральләштерелгән тамашасын оештырдылар
13 гыйнварда Эзмә мәдәният йортында «Иске елны озатабыз»дип аталган яңа ел чарасы узды.
Бүген Эзмә хоккей мәйданында Саба районы беренчелегенә хоккей ярышлары башланып китте.
Пүкәл авылында яшәүче Вәлиева Гөлҗифар Әхмәтхан кызы бүген үзенең олы бәйрәмен 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Җаваплылыгы чикләнгән " Игенче" җәмгыяте территорияләре быел да әкияти матурлык дөньясына әверелде. Яңа елны каршылау алдыннан бәйрәм атмосферасы тудырырга тырышты хезмәткәрләр.
Әле балалар гына түгел, үзебез дә бик түземсезләнеп көтәбез Яңа ел күчтәнәчләрен. Чөнки беләбез, безнең җәмгыятьтә бер нәрсә дә кабатланмый һәм бер төрле булмый! Ел саен безнең Кыш бабай бүләге булган - тәм-томнар тутырылган Яңа ел капчыгы төрләнә, авырая.
Күпчелек кеше өчен Яңа елны каршылау –яңа могҗиза, яңа бәхет көтү.
20 нче декабрь көнне җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыяте , Шекше мәдәният йортында , җәмгыятьтә эшләүче хезмәткәрләр өчен , Яңа елны каршылау кичәсе уздырды. Шушы матур чара тулысынча хуҗалыкның үз көче белән үткәрелде. Бәйрәм төрле уеннар, көлкеле күңел ачулар, җыр-биюләр, концерт номерлары белән алышынып барды.
19 декабрь көнне Эзмә мәдәният йортының “ Моң “ халык театры “Тыкрыкта булды бу хәл” исемле комедиясен сәхнәләштереп, Явлаштау халкына тәкъдим иттеләр.Спектакль тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителде. «Моң» халык театр коллективына алга таба да иҗади уңышлар телибез.
Патриотик тәрбия кысаларында, Эзмә мәктәбендә Ватан Геройлары көненә багышланган митинг оештырылды.
Эзмэ авыл җирлеге футболчылары Шәмәрдән зонасында югары лиганың өченче призерлары булдылар.