28 ноябрь көнне Пүкәл авыл клубында Эзмә мәдәният йорты, Өтернәс авыл мәдәният йорты, Пүкәл авыл китапханәсе хезмәткәрләре һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар "Әни назы җирдә мәңгелек" бәйрәм концерты оештырдылар.
26 ноябрь көнне Өтернәс авыл клубында «Ана мәхәббәте белән дөнья матур» дигән бәйрәм концерты узды.
21нче ноябрь көнне мәктәбебездә Әниләр көне уңаеннан "Күңелле стартлар" оештырылды. Әниләр һәм укучылар командаларга берләшеп спорт һәм иҗади бәйгеләрдә катнашып көч сынаштылар.
Олыяз авылында үзара салым акчасына зират территориясен төзекләндерделәр.
24 ноябрь көнне Эзмә мәдәният йортында Әниләр көненә “Әниемнең җылы кочагы” дип исемләнгән бәйрәм концерты булды.
21 ноябрьдә Эзмә мәдәният йортында Эзмә урта мәктәбе белән берлектә ата-аналар комитетларының «Дуслык сыйныфы серләре» конкурсының зона туры узды.
Бүген, 2023 елның 14 ноябрендә, "Игенче" ҖЧҖдә 2023-2024 елгы ремонт сезонына машина-трактор паркын кышкы саклауга кую сыйфатын тикшерү һәм әзерләү буенча комиссия эшләде, аның составына Дәүләт техник күзәтчелегенең баш дәүләт инспекторы Ибраһимов И.Н., ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Саба районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре керде.