16 март көнне Саба урта мәктәбендә укучылар өчен ифтар мәҗлесе үткәрелде. Әлеге чарада Эзмә урта мәктәбеннән 60 укучы катнашты.
13 март көнне Эзмә авылы мәдәният йортында изге Рамазан аена багышланган ифтар мәҗлесе үткәрелде.
Иләбәр авыл клубында Шекше мәдәният йортының «Нур» театр коллективы «Корт» спектаклен күрсәтте. Барлык үзешчәннәр дә үз рольләрен бик оста башкардылар. Тамашачылар аларны көчле алкышлар белән каршы алды.
Россиянең "Белем" җәмгыяте илнең барлык халкы өчен он-лайн режимында мөмкин булган мәгърифәт чаралары һәм чыгышлар үткәрә.
3 мартта ветеран ирләр командалары арасында (40+) мини-футбол буенча район Чемпионаты тәмамланды. Бүләкләү тантанасында яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гатиятуллин Азат Хөрмәт улы катнашты.
Район мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан гүзәл затларыбызга Казан дәүләт мәдәният институты студентлары һәм мөгаллимнәре концерты тәкъдим ителде. Әлеге бәйрәм чарасына Эзмә авыл җирлегеннән уллары махсус хәрби операциядә булган солдат аналары һәм трормыш иптәшләре чакырылган иде.
6 март көнне Казан шәһәренең Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара узды. Саба муниципаль районыннан килгән делегация составында Эзмә авыл җирлегеннән, махсус хәрби операциядә катнашучының әнисе, Валиева Резедә апа да бар иде. Сәфәрне оештырган өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез.
Якын көннәрдә кискен җылыну аркасында кар һәм түбәләрдән боз төшүе ихтимал. Биналар яныннан барганда игътибарлы һәм сак булыгыз. Бина хуҗаларына түбәләрне вакытында кардан чистарту турыдан-туры бурыч булып тора.
28 февраль көнне Эзмә авылында яшәүче тыл ветераны Фазлыева Зәкиябану Фазлый кызы туган көнен билгеләп үтте!
"СабаЧанаФест" - фестиваль конкурсын креатив чаналар, супер чыгышлар, жыр - мон, бүләкләр, күнелле мизгелләр бизәде. Эзмә авыл җирлегенә кергән мәдәният хезмәткәрләренең ЧанФестРитм командасы lll урынга лаек булды.