Ватанны саклаучылар көненә Эзмә гомуми белем бирү мәктәбендә строй һәм җыр смотры узды.
Эзмә гомуми белем бирү мәктәбендә «Зарница» хәрби-спорт уены узды
21 февраль көнне Эзмә мәдәният йортында автор башкаручы Илфир Искәндәров концерты булып узды.
Бик матур, бераз гына салкынча кояшлы көндә ,“Игенче” ҖЧҖ хезмәткәрләре һәм чакырылган кунаклар чаңгыга басты. Ярышны тантаналы шартларда җәмгыять җитәкчесе Зарипов Алмаз Зөфәр улы ачып җибәрде. Ул чарада каташучыларны котлап, ярышларның, күнегүләрнең дәвамлы булуын теләде, спортның, бигрәк тә чаңгы спортының сәламәтлек нигезе булуын ассызыклады.
2024 нче елның 8 нче һәм 9 нчы февралендә, җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" җәмгыятендә, Казан шәһәреннән килгән, югары категорияле табиблар тарафыннан 163 хезмәткәргә медицина тикшерүе уздырылды. Өченче ел рәттән «Игенче» җәмгыяте , ҖЧ “Ак Барс Медицина » җәмгыяте белән медицина тикшерүләре үткәрү турында килешү төзи.
Хезмәткәрләр җитештерү факторлары буенча , эш төренә карап тикшерелде: невролог , оториноларинголог , терапевт, психиатр, нарколог, офтальмолог, гинеколог, хирург, кирәкле анализлар тапшырды . Барлык хезмәткәрләр дә, медицина тикшерүе кысаларында алган медицина хезмәтләренең сыйфаты белән канәгать калдылар.
26 гыйнварда Эзмә мәдәният йортында «Барлык һөнәрләр дә мөһим, барлык һөнәрләр дә кирәк» дигән чара узды.
25 январь көнне район мәдәният йортында "Милләт яме-йола, бәйрәмнәрдә" фестиваленең йомгаклау концерты булып узды. Эзмә авыл җирлеге составына керүче мәдәният һәм учреждениеләр хезмәткәрләре тамашачыларга «Мунчала чыгару» йоласын күрсәттеләр һәм конкурс нәтиҗәләре буенча безнең коллектив район торак пунктлары арасында l урынны алды.