Икмәк - барысына да баш! Ул кешенең төп байлыгы булып тора, бу муллык, тәэмин ителеш символы. Аның нинди бәягә ирешүе, нинди авыр хезмәт башкаруы һәркемгә мәгълүм. Безгә эләгү өчен икмәк зур юл үтә.
2021 елда яңа бәйрәм - Әтиләр көне барлыкка килде. Ул октябрьнең һәр өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Һәр бала тормышында әтинең мөһим роле бәхәссез, истәлекле дата сабыйны тәрбияләүдә ата-ананың икесе дә тигез катнашу мөһим булуын искәртергә тиеш. Чөнки һәр бала тормышында иң мөһиме-аның гаиләсе. Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре «Әтиләр көне» уңаеннан әтиләр һәм уллар өчен «Минем әти-минем горурлыгым» дип исемләнгән уен-ярышлар оештырдылар. Алар спорт уеннарында да, кызыклы конкурсларда да ярыштылар. Балалар әтиләре белән бергә үзләрен җитезлектә, тизлектә, иҗади фикердә күрсәттеләр. Үз проблемаларын читкә куеп, чакыруга җавап биргән һәм балаларыбызга ярдәм итү өчен безгә килгән әтиләргә без бик рәхмәтле. Мондый ярышлар балалар белән бергә спортка мәхәббәт һәм хөрмәт, дуслык, гаиләдә үзара аңлашу тәрбияли.
Китаплар - безне балачактан зур тормышка озатып калучылар,гомер буе хәтердә яңарып торучы иң якын дусларыбыз да. Китапка мәхәббәт бала күңеленә кечкенәдән салынырга тиеш. Эзмә авыл жирлегенен Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре укучылар белән берлектә «Мин кулыма китап алам» дип исемләнгән әдәби- интеллектуаль уен оештырдылар. Катнашучылар ике командага бүленеп көч сынаштылар. Укучылар Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган әлеге чарада төрле халыкларның әкиятләренә багышланган сорауларга, табышмакларга җаваплар эзләделәр, мәкальләр, әйтемнәр өлкәсендә көч сынаштылар. Дөрес җаваплар өчен бирелгән жетоннар саны буенча җиңүче команда билгеләнде.
«Урманнарны саклыйк-2021» табигатьне саклау акциясе кысаларында Эзмә авыл җирлегенең барлык бюджет оешмалары агач утыртуда катнашты.
Көз искиткеч һәм могҗизалы вакыт. Ул елга соңгы җылы көннәр бүләк итә, тирә-юнь искиткеч һәм әкияти төсләргә буяла. Көз көне урманда гөмбәләр күп була. Гөмбәләрне аера белергә кирәк. Теләсә нәрсә җыярга ярамый – бик нык агуланырга мөмкин. Шуңа күрә «06» октябрь көнне Эзмә авыл җирлегенең Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен «Гөмбәләр патшалыгында» дип исемләнгән чара оештырдылар. Балалар белән гөмбәләрнең күп төрләре турында сөйләштеләр, Ашарга яраклыларын агулыдан ничек аерырга. Балалар кызыксынып тыңладылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Аннан соң балалар белемнәрен ныгыту өчен авыл читендәге урман полосасына киттеләр. Бу чара балалар очен бик күңелле үтте.
«3» октябрь көнне, Өлкәннәр декадасы кысаларында, Эзмә авыл җирлегенең Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан «Йөрәктән йөрәккә» дигән адреслы хәйрия ярдәме оештырылды, Эзмә мәдәният йортының мәдәни эшчәнлегенә зур өлеш керткән мәдәният хезмәткәрләре янына бардылар. Чын күңелдән котладылар, бүләкләр тапшырдылар, концерт номерлары белән сөендерделәр.
«2» октябрь көнне Эзмә авыл җирлегенең Пүкәл авыл клубында, Эзмә авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре көче белән «Көзге яфрак сибелгәндә юлларга…» дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды. Концерт номерлары, матур котлаулар белән үрелеп барган кичә озак еллар клуб мөдире булып эшләгән Зөлфия Сәйфетдинованың хезмәт юлына багышланды.
Эзмә авыл җирлегендә өлкәннәр көненә багышлап, төрле елларда шушы җирлектә эшләгән, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган хезмәткәрләргә азык - төлек салынган пакетлар таратылды.
Чишмә - безгә табигать биргән кыйммәтле байлык, ул җирдә тормыш символы. Эзмә авыл җирлегенең Өтернәс авыл клубы хезмәткәрләре “Тере чишмә " дигән экологик экскурсия үткәрделәр. Катнашучылар табигатькә шундый экскурсиягә бик шат булдылар. Алар табигатьнең матурлыгына сокландылар, саф урман һавасын суладылар. Урманда йөрү бөтен авыруларны һәм арыганнарны бетерә. Шундый файдалы һәм кызыклы экскурсиядән яхшы кәеф,көч һәм тулы энергия туплап кайттылар.
Көз табигатьнең иң бай чоры. Бакчалардан уңышлар җыеп алынып кышкы саклауга куелды. Әлеге чорда уңыш бәйрәмнәре гөрләп уза. Эзмә авыл жирлегенен Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре “Ак калфак” клуб берләшмәсе әгъзалары белән бергә “Бигрәк тәмле бәрәңге” дигән исем астында бәрәңге бәйрәме уздырдылар. Бәрәңгедән әзерләнгән ризыклардан күргәзмә төзелеп куелды. Китапханәче катнашучыларга бәрәңгенең тарихы турында бай мәгълүмат җиткерде, аңа багышланган сынамышлар белән таныштырды. Табышмаклар, кроссврдлар чишеп өлкәннәребез тапкырлыкта сынаштылар. Төрле уеннарда катнашып өлгерлекләрен сынадылар. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.