Эзмә авыл җирлегенең Эзмә мәдәният йортында «Жырлы-моңлы балачак» исеме астында балалар концерты булып утте. Чара Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында узды. Концертта Эзмә авылы балалары һәм яшүсмерләре, каникулга килгән балалар бик теләп катнаштылар. Балалар һәр чыгышка зур кызыксыну белән әзерләнделәр. Концертка әзерлек барышында яңа талантлар ачылды. Концерт программасында татар һәм рус җырлары һәм биюләре, шулай ук күңелле шигырьләр яңгырады. Һәр чыгышны тамашачылар бик җылы кабул итте. Бу концерт балаларнын җәйге каникулларны тагын да ямьләндерде.
Эзмә авыл җирлегенең Эзмә мәдәният йортында Татарстанның атказанган артисты Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Фәйзерахманова Гөлфия Шәйхулла кызы белән очрашу булды. Очрашу барышында Гөлфия Шәйхулла кызы үз һөнәре, иҗаты турында сөйләде. Театрда ул 30дан артык роль уйный. Алар арасында иң якты: «Корт» комедиясендә утырткан әби, Мөслимнең «Саташу» драмасында роле, «Банкрот» комедиясендә Гөлҗиһан роле һәм башкалар. Ул балаларга аның иҗат иткән һәр роле турында сөйләде. Балалар актрисаны соклану һәм соклану белән тыңладылар, аның белән аралаштылар, сораулар бирделәр. Атказанган актриса безгә автограф белән китап бүләк итте, анда аның кайбер шигырьләре басылып чыкты. Быел аңа Габдулла Тукайның 135 еллыгы уңаеннан Истәлек билгесе (медаль) тапшырылды. Гөлфия Шәйхулла кызы бу шатлыгын безнең белән дә уртаклашты. Без аны чын күңелдән әлеге бүләк белән котладык.
Шахмат - бик кызыклы уен, ул бер үк вакытта спорт та, мавыгу да, акыл сәләтен дэ яхшы устерэ. Эзмә авыл җирлегенең Эзмә мәдәният йортында балалар белән шахмат көне уңаеннан шахмат турниры булып узды. Ярыш башында балалар шахмат турнирының тарихы, әлеге уеннын кагыйдәләре белән таныштылар. Аннары алар уенга бик теләп кушылдылар. Бу уен логик фикерләүне үстерүгә ярдәм итә, төгәл исәп-хисап алып бару, яссылыкка ориентлашу күнекмәләрен булдыра, балаларны үз эшчәнлекләренең нәтиҗәләрен истә калдырырга һәм күрергә өйрәтә. Уен ахырында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.
Фотограф - бик кызыклы һәм соңгы вакытта популяр һөнәр. Төп бурыч-фотоаппарат ярдәмендә билгеле бер объектны теркәү. Фотолар кызыклы, матур, сыйфатлы булсын өчен, фотога төшерү күнекмәләренә, фантазиягә, зәвыкка ия булырга кирәк. Бу һөнәр турында белү өчен Эзмә авыл җирлегенең Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре «13» июль конне туй фотографын кунакка чакырдылар. Ул балаларга бу кызыклы һәм шул ук вакытта авыр эшнең күп сабырлык таләп итүе турында сөйләде. Балалар нинди төрле фотоаппаратлар булуын, якын-тирәдә ничек төшерергә, ерак арадан ничек төшерергә кирәклеген белделәр. Фотограф кайбер нечкәлекләрне һәм серләрне ачты. Балаларга барысы да кызык булды. Әңгәмә барышында балалар үз сорауларын бирделәр. Күпләрнен, әлбәттә, профессиональ фотоаппарат белән тошереп карыйсылары килде. Күпләрнең бу һөнәр белән кызыксынуы туды.
«07» июль көнне Саба муниципаль районы буенча Гостехнадзор инспекторы тарафыннан Эзмэ авыл җирлегендәге шәхси тракторларга, үзйөрешле машиналарга, арбаларга техник карау уздырылды.
Эзмэ авыл жирлегенен Иләбәр авыл китапханәсе Өтернәс авыл клубы белән берлектә “Ямьле Саба” проекты кысаларында “Диңгезләрнең башы чишмәдә” дигән исем астында Өтернәс авылында урнашкан чишмәләргә экологик поход оештырдылар. Поход вакытында балалар Хәйретдинова Фирдәвес һәм Мөхетдинова Гаҗилә апалар ярдәмендә “Гайфетдин” һәм “Әскар” чишмәләренең тарихы турында мәгълүмат тупладылар.Чишмә тирәсендә үсеп утыручы файдалы үләннәр белән таныштылар, викторина сорауларына тулы җаваплар бирделәр.
Эзмэ авыл жирлегенен Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре “Ак калфак” клуб берләшмәсе членнары белән табигатькә сәяхәткә бардылар. Чараның беренче өлеше “Сихәт табам синдә табигать” дигән исем астында дару үләннәренә багышланып узды, чишмә буенда үскән шифалы үләннәрне җыеп самавыр чәе кайнаттык. Икенче өлеше “Су буенда кичке уен” дигән исем астында төрле уеннар,җырлар белән үрелеп барды. Өлкәннәребез хатирәләр, истәлекләр яңартып күңелле ял иттеләр.
Кече яшьтән үк китап укуга мәхәббәт уяту,белемле булуның әһәмиятен төшендерү максатыннан китапханә һәм балалар бакчасы бердәм рәвештә эш алып барырга тиешләр. Эзмэ авыл жирлегенен Иләбәр авылы «Умырзая» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр тәрбиячеләре белән берлектә Иләбәр авыл китапханәсенә экскурсиягә килделәр. Кечкенәләр китапханә, аның тәртипләре, китапханәгә килүче балалар журналлары белән таныштылар. Язучы Г.Сабитовның 85 еллык юбилее уңаеннан төзелгән күргәзмә белән таныштылар. Китапханәче тарафыннан язучының «Чүкеч» хикәясе кычкырып укылды. Соңыннан балалар әлеге әсәр буенча сорауларга җаваплар бирделәр.
Эзмэ авыл жирлегенен Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре балалар белән табигатькә походка чыктылар. Урман сукмагыннан атлаганда «Урман кроссвордын» чишеп бирелгән сорауларга җаваплар эзләделәр. Безнең якларда яшәүче җәнлекләр, кошларны, бу якларда үсүче агачларны атадылар. Табигатьтә агачларны сындырырга, бөҗәкләрне кыерсытырга, учак ягып зыян китерергә ярамаганлыгын искә төшерделәр. Чара табигать кочагында самавырдан хуш исле,шифалы үлән чәе эчү белән тәмамланды.