Саба районынын Эзмэ авыл җирлегендә торак пунктларнын территориясен санитар чистарту буенча эшлэр дэвам итэ.
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай – милләтебезнең якты кояшы. Кыска гына гомере эчендә ул онытылмас эз калдыра алган. Туган илгә,туган телгә мәхәббәт хисе Тукай исеме белән бергә туа. Бөек шагыйребезнең тууына 135 ел тулу уңаеннан Эзмэ авыл жирлегенен Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре укучылар белән берлектә «Тукай рухы яши күңелдә» дигән исем астында квест - уен оештырдылар. Укучылар ике командага бүленеп 4 тукталыш буенча сәяхәт иттеләр. Һәр тукталышта аларга Тукай иҗатына багышланган биремнәр әзерләнгән иде. Соңгы тукталышка барып җиткәнче катнашучылар шагыйрьнең әсәрләрен яттан укыдылар, сәхнәләштереп күрсәттеләр, кроссворд, ребуслар чиштеләр. Җиңүче команда билгеләнде, катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Ел саен «29» апрельдә бөтен дөнья буенча Халыкара бию көне көне булып санала. Биюнең барлык стильләренә багышланган бу бәйрәмне 1982 елдан Халыкара бию советы инициативасы белән билгеләп үтә башладылар. Әлеге бәйрәмнең төп идеясе - биюнең барлык юнәлешләрен берләштерү, ә бию көне - аны олылау өчен сәбәп, шулай ук аның барлык сәяси, мәдәни һәм этник чикләрне узу сәләте, кешеләрне дуслык һәм тынычлык хакына берләштерү мөмкинлеге.
«16» апрель көнне Эзмә авыл җирлегенең Эзмә мәдәният йортында Туфан Миңнуллинның «Алты кызга бер кияү» пьесасы буенча спектакль куелды. Аны Сбербанк, Россельхозбанк, Ак барс банк хезмәткәрләре әзерләде. Тамашачылар спектакльдән ләззәт һәм гыйбрәтле тормыш дәресе алдылар. Туфан Миңнуллинның лирик комедиясе предприятие бухгалтериясендә хатын-кызлар коллективында бара. Төрле яшьтәге хатын-кызлар арасында тормышка төрле карашлы бер ир-ат эшли. Ул һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер узенең игелекле киңәшләре белән. Спектакль тамашачылар алкышлары астында зур уңыш белән узды.
Саба районынын Эзмэ авыл җирлегенен Олыяз, Пукэл авылында дәүләт программасы нигезендә йорт төзелеше башланды.
Саба районынын Эзмэ авыл җирлегендә яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечләр тарту максатыннан Республикакүләм «Яшь белгечләргә аренда торагы» программасы кысаларында йортлар төзелеп тора. Олыяз авылында авыл хуҗалыгы белгечлэренә дип 3 яна йорт төзелэ башлады.
Сәламәтлек - һәр кеше тормышында мөхим роль уйный. «07» апрель көнне Эзмә авыл җирлегенең Эзмә мәдәният йортында «Сәламәт булу вакыты!» дип исемлэнгэн, Эзмә ФАП фельдшеры Гөлназ Шәйхетдинова катнашында, Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган танып белу сэгате уткэрелде. Әлеге чарада башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Фельдшер Г. Шәйхетдинова сәламәт яшәү рәвешенең әһәмияте, аның кыйммәте, һәр кеше тормышында аның роле турында сөйләде. Энгэмэ барышында фельдшер сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, дөрес тукланырга кирәклегенэ басым ясады. Г, Шайхетдинова укучыларнын сәламәтлек, туклану продуктларына кертелгән витаминнар һәм иртәнге зарядканың әһәмияте, гигиена, экология һәм спорт турында белемнәре турында сораулар бирде. Укучылар үзләренең көн тәртибе белән уртаклаштылар, сәламәтлеккэ кагылышлы сорауларга төпле җаваплар алдылар.
Эзмә авыл җирлегендә гражданнар оборонасы буенча укулар узды. Эвакуация пункты эшчеләре укуларны лаеклы үттеләр, үзләренең барлык вазыйфаларын үтәделәр.
Эзмә авыл җирлегендә язгы җылылык килү һәм кар эрү сәбәпле, кар сулары белән су басмасын өчен, су үтә торган торбалар, канау һәм күперне кардан чистарту буенча чаралар күрелде.
Кошлар – безнең дусларыбыз, ярдәмчеләребез. Кошлардан башка табигать җансыз. Аларның күңелле,моңлы тавышлары табигатьне яшәртә, күңелләребезгә дәрт һәм шатлык өсти. 1 апрель Халыкара кошлар көне буларак билгеләп үтелә. Бу уңайдан Эзмә авыл җирлегенең Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре “Кошлар – канатлы дусларыбыз” дигән исем астында экологик викторина уздырдылар . 5 турдан торган чарада укучылар кошлар темасын яктырткан сорауларга җаваплар эзләделәр, филфорд һәм кроссворд чиштеләр. Тизлеккә пазл җыюда ярыштылар. Укучыларга китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Соңыннан җиңүче команда билгеләнеп истәлекле бүләкләр тапшырылды.