ЯҢАЛЫКЛАР


19
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Эзмә авыл җирлеге яшьләре актив рәвештә физик культура белән шөгыльләнә, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында уздырыла торган барлык спорт чараларында катнашалар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Эзмэ авыл җирлегенен Эзмэ авылында жэяулелэр очен яна тротуар эшлэнеп тапшырылды. Эшне «Саба ПМК «Мелиорация», «МДСУ-1» оешмалары башкарды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

12
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Китап – ул яхшы әңгәмәдәш һәм бик яхшы корал. Ул бездә тормышка карата мәхәббәт уята, уйланырга мәҗбүр итә. Балаларда китапка мәхәббәт тәрбияләү белән бергә, аларга карата сак караш та тәрбияләргә өйрәтү китапханәченең төп бурычы. Бу уңайдан Эзмэ авыл жирлегенен Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре «Китап сөярләр» клубы членнары белән «Китаплар да авырый» дигән исем  астында китапларга ярдәм сәгате уздырдылар. Укучылар таушалган китапларның битләрен тәртипкә китереп, тузган җирләрен скотчлар белән ябыштырып ремонтладылар, соңыннан ремонтланган китаплардан китап күргәзмәсе төзеп куйдылар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

10
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

Балачак - кеше тормышында уникаль чор, бу вакытта сәламәтлек формалаша һәм шәхес үсеше гамәлгә ашырыла. Укучыларның көзге каникуллары вакытында, «Күңелле каникуллар» проекты кысаларында, Эзмә авыл җирлегенең Эзмә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре «Дуслык» мәктәп яны лагере балалары белән «Эш беткәч уйнарга ярый» дип исемләнгән музыкаль - күңел ачу чарасы үткәрделәр. Балалар бик актив, кызыксынучан, инициативалы. Алар дуслык турында җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, уеннарда һәм конкурсларда бик теләп катнаштылар. Барысына да күңелле һәм кызык булды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

9
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

«6» ноябрь – Татарстан Конституциясе көне. Төп законыбыз булган Конституция Татарстан халкының мәнфәгатьләрен үз эченә туплап, өмет – хыялларын чагылдыра, киләчәккә ышанычын ныгыта. Әлеге бәйрәм уңаеннан Эзмә авыл җирлегенең Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре балалар белән берлектә «Конституция – төп закон» дигән исем астында танып – белү сәгате уздырдылар, шул исемдәге китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Чараның икенче өлешендә «Я рисую свои права» дигән исем белән рәсем конкурсы узды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

5
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

«4» ноябрь – Халыклар  бердәмлеге  көне буларак билгеләп үтелә. Бу бәйрәмнең тарихы ерак гасырларга барып тоташа.1612 елда сәүдәгәр Минин белән хәрби җитәкче Пожарский опалчениясенең Мәскәүдән Польша интервентларын куып чыгырып,болгавыр чорга нокта куйган көн.

    Әлеге уңайдан Эзмә авыл җирлегенең Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре балалар белән «Без барыбыз бертигез» дигән исем астында патриотик викторина уздырдылар. Укучылар Россия тарихына, төрле милләт халкына багышланган сорауларга җаваплар эзләделәр. Һәр дөрес җавап өчен фишкалар бирелеп барды. Иң күп фишка җыйган команда җиңүче булды. Катнашучыларга китап  күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Көз үзенең серлелеге, матурлыгы белән күп шагыйрьләрене үзенә җәлеп итә. Әлеге фасылның гүзәллеген чагылдырган шигырьләр тупланган китаплар бик күп. Эзмэ авыл жирлегенен Иләбәр авыл китапханәсендә «Әсәрләрдә көз темасы» дигән исем астында укучыларга китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Күргәзмәгә обзор ясалды. Укучылар китаплардан көзгә багышланган шигырләр укыдылар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

4
ноябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Эзмэ авыл жирлегенен Олыяз мәдәният йорты мөдире балалар белән берлектә «Россия. Ил. Бердәмлек.» дигэн халыклар бердәмлеге көненә багышланган стенгазета чыгардылар. Барлык катнашучылар да актив рәвештә рәсем ясадылар, буядылар, кистеләр һәм детальләрне ябыштырдылар. Барысы да бик тырыштылар һәм күп көч куйдылар. Барлык катнашучылар да бик күп уңай эмоцияләр алдылар һәм үз эшләреннән канәгать калдылар. Соңыннан барысы да кечкенә бүләкләр алдылар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

29
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Эзмә авыл җирлегенең Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре китап укучылар белән бергә «Охотники за информацией» дигән исем астында сафари-тур уены  уздырдылар. Әлеге уенның максаты - китапханәдә булган китаплар, вакытлы матбугат, энциклопедияләрдән кирәкле мәгълүматны тиз арада эзләп таба белү. Алфавитлы һәм системалы каталогны файдаланырга өйрәнү. Укучылар станцияләр буйлап сәяхәт итеп биремнәрне чишеп ахырдан мәкаль төзеделәр.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

26
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Саба муниципаль районы Эзмә авыл җирлегендә 50 урынлык "ТР Саба муниципаль районы  "Умырзая" Иләбәр балалар бакчасы" МБМБУ төзү буенча эшләр төгәлләнде. Эшне - "Ак таш" ҖЧҖ оешмасы башкарды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International