2023 елның 27 гыйнварында, Эзмә мәдәният йортында "Игенче"ҖЧҖнең хисап җыелышы булды. Җыелышта Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Рәис Нургали улы, Саба районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү һәм маркетинг бүлеге начальнигы Харисов Раиф Вазыйх улы, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
27 нче гыйнвар - илебездә хәрби дан көне - Ленинград блокадасын тулысынча өзү көне буларак билгеләп үтелә. 872 көн буена дәвам иткән әлеге камалышның кайтавазы бүген дә онытылмый. Шул уңайдан Эзмә урта мәктәбендә “Блокада карлыгачы” дип аталган патриотик акция уздырылды.
Иләбәр "Умырзая" балалар бакчасында тәрбияләнүче зурлар төркеме балалары атналык теманы йомгаклап, "Йомры күмәч" әкияте сәхнәләштерделәр. Йомры күмәчне җәнлекләргә бирмичә, әби белән бабайга алып кайтып тапшырдылар.
26 январь көнне Иләбәр авыл клубы һәм китапханә хезмәткәрләре “Ак калфак” клуб берләшмәсе членнары белән “Шушы яктан, шушы авылдан без” дигән исем астында тематик кичә уздырдылар.
Бүген Эзмә авыл жирлегенең хоккей командасы быелгы беренче уенын Байлар Сабасы командасы белән башлап жибәрде
18 гыйнвар көнне Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре “Ак калфак” клуб берләшмәсе членнары белән берлектә “Һәркем өчен кирәк яңалык” дигән исем астында мәгълүмат сәгате уздырдылар.
Иләбәр "Умырзая" балалар бакчасында балалар Искечә яңа елны каршы алдылар
14 гыйнварда Эзмә мәдәният йортында "Иске Яңа ел» дип аталган яңа ел чарасы узды.
Пүкәл авыл клубы һәм китапханәсе үзешчән сәнгать белән берлектә 14 гыйнварда "Исәнмесез, Иске Яңа ел" бәйрәм чарасы үткәрелде.