Саба муниципаль районының Эзмә авыл җирлегендә Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре, Россия көнен бәйрәм итү кысаларында, балалар белән асфальтта акбур белән рәсем ясау буенча «Мин кояш рәсемен ясыйм» дип исемләнгән бәйге үткәрделәр. Бу бәйге балаларның патриотик аңын формалаштыру, үз Ватаны өчен горурлык хисен тәрбияләү, сәләтле һәм талантлы балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү максатыннан үткәрелде. Балаларга Россия турында, аның зур ил булуы, күпмилләтле халыкларны берләштерүе, без бер-беребезгә, табигатькә һәм ата-бабаларыбызның мәдәни мирасына хөрмәт белән карарга тиешлегебез турында сөйләнелде.
Саба муниципаль районынын Эзмә авыл җирлегендә территорияне төзекләндерү һәм чистарту эшләре авыл халкы белән берлектә алып барыла. Иске һәм яраксыз йорт, каралты-кураларны сүтү эшләре башкарыла.
Саба муниципаль районы Эзмә авыл җирлегенең Иләбәр авылында урнашкан авыл клубы бинасын төзекләндерү эшләре бара. Эшне «Кристал» ҖЧҖ оешмасы башкара.
Экологик икеайлык кысаларында Эзмә авыл җирлеге территориясендә агачлар утырту эшләре бара. Бу эшләр алга таба да дәвам итәчәк.
Саба муниципаль районының Эзмә авыл җирлегендә урнашкан Иләбәр авылы «Умырзая» балалар бакчасының 50 бала сыйдырышлы яңа бинасын төзү эшләре бара. Эшне «Ак таш» ҖЧҖ оешмасы башкара.
Саба районының Эзмә авыл җирлегендә яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечләр тарту максатыннан, Республика күләмендә “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеп тора. Чираттагы йорт Иләбәр авылында авыл хуҗалыгы белгеченә дип төзелә башлады.
Җиңү көненең 75-еллыгын каршылау уңаеннан, 22 Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннары һәм тыл ветераннары район тарафыннан әзерләнгән бүләкләр кабул иттеләр. Бүләкләрне Эзмә авыл җирлеге башлыгы А.Р.Шәйхетдинов тапшырды.
«9» май көнне Эзмә авыл җирлегендәге учреждение җитәкчеләре, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәйкәлләренә чәчәкләр куйдылар һәм һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Татарстан Республикасы Президенты инициативасы белән үзизоляция вакытында “Ярдәм янәшә! Помощь рядом!” акциясенә старт бирелде, аның кысаларында гражданнарның аерым категорияләренә азык-төлек җыелмаларын тарату оештырылды. Мондый җыелмаларны Эзмә авыл җирлегеннән 25 гаилә алды.
Эзмә авыл җирлегенең Эзмә авылында Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә һәйкәл ремонтланды. Эшне "Саба ПМК «Мелиорация" ҖЧҖ оешмасы башкарды.