Саба муниципаль районының Эзмә авыл җирлегендә урнашкан Олыяз авылы «Чәчкә» балалар бакчасы бинасын төзекләндерү эшләре төгәлләнде. Эшне «ПМК-159» ҖЧҖ башкарды.
Саба муниципаль районының Эзмә авыл җирлегенең Олыяз авылында урнашкан спортзал бинасын төзекләндерү эшләре төгәлләнде. Эшне «Кристал» ҖЧҖ башкарды.
Эзмә авыл җирлегендә 65 яшьтән өлкәнрәк һәм ялгыз яшәүче гражданнар өчен волонтерлар тарафыннан азык-төлек һәм дарулар китерү оештырылды.
Җәмгыятьтә үзизоляция шартларында күпбалалы һәм мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итүнең мөһимлеге артты. Эзмә авыл җирлегенең «Әхмәтов Р.Г.» КФХ күпбалалы һәм мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итте,аларга үзендә җитештерелгән азык-төлек пакетлары өләште. Аңа зур рәхмәт белдерәбез.
Эзмә авыл җирлегенең Олыяз авылында «Хафизов А.Р.» КФХ эшләп килә. Әлеге фермер 50 баш мөгезле эре терлек үстерү һәм үрчетү белән шөгыльләнә.
Эзмә авыл җирлеге урманнарында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, урман янындагы территорияләрне барлыгы 6 км озынлыкта янгынга каршы минераллаштырылган полосалар белән бүлү буенча эш башкарылды.
Бүген Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне билгеләп үтелә. Эзмә авыл җирлегендәге мондый объектларны һәрдаим контрольдә тотабыз һәм төзекләндерәбез.
Яз җитеп җир йөзе кардан арыну белән табигатьтә корылык башлана. Бу чорда бигрәктә коры үлән һәм урман-полосаларны янгыннан сакларга кирәк. 10 апрельдән 17 майга хәтле кертелгән янгынга каршы режим шартларында деподагы янгын сүндерү машинасының төзеклелеген һәрдаим контрольдә тотабыз.
Саба муниципаль районынын Эзмә авыл җирлегендә урнашкан Илэбэр авылы «Умырзая» балалар бакчасына 50 бала сыйдырышлы яна бина тозу эшләре бара. Эшне ООО «Ак таш» оешмасы башкара.