24 апрель көнне Эзмә мәдәният йортында Эзмә урта мәктәбе укучылары белән бергә бию көненә багышланган "Биеп яшә!" дип исемләнгән бию фестивале узды.
“Казан” агросәнәгать паркында узган ярминкәләрдә ҖЧ “Игенче” җәмгыяте дә бик теләп катнаша.
Быелгы язгы ярминкәләргә килгән кунакларны, сатып алучыларны, мичтә пешкән коймак, кайнар чәй, удмурт халкының милли ашы булган перепечләр белән сыйладылар.
Әхмәтов фермер хужалыгында язгы кыр эшләре башланып китте.
19 апрельдә Эзмә АМК, Өтернәс, Иләбәр авыл клубы хезмәткәрләре һәм Сардекбаш авылының Кукмара районында үзешчән сәнгать эшчәнлегендә катнашучылар Зөлфәт Хәкимнең «Тыкырыкта булды бу хәл»спектаклен күрсәттеләр.
"СиС командасы" Эзмә мәктәбенең яшүсмерләр отряды "Беренче ярдәм күрсәтү нигезләрен белү" конкурсында "Зарница 2.0" Бөтенроссия хәрби-патриотик уенының район этабында 1 нче урынны алды.
13 апрельдә Эзмә, Өтернәс, Иләбәр авыл клубы хезмәткәрләре һәм Кукмара районының Яңа Сәрдек авыл мәдәният йорты сәнгать эшчәнлегендә катнашучылар Зөлфәт Хәкимнең «Тыкрыкта булды бу хәл» спектаклен күрсәттеләр.
Ураза бәйрәме хөрмәтенә Эзмә авылында балалар өчен чәй эчү оештырылды.
09 нчы апрель конне Саба муниципаль районында 2024 елда "Безнең ишегалды" ишегалды территорияләрен төзекләндерү Республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында төзекләндерүгә планлаштырылган ишегалды территорияләрен карап чыгу үткәрелде.
9 нчы апрель көнне "Игенче" ҖЧҖдә тракторларга , прицепларга һәм башка үзйөрешле машиналарга техник карау узды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең Саба муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Ибраһимов Ильяс Нәкыйп улы һәм хуҗалык белгечләре катнашты.