2022 ел Россиядә Мәдәни мирасны саклау елы буларак билгеле. Борынгы заманнардан сакланып калган мәдәни мирасларыбыз арасында сөлгеләр зур урын алып торалар. Алардагы бизәк – рәсемнәргә халыкның бәхет һәм матурлык турындагы уй –хыяллары, элек –электән килгән гореф – гадәтләре, иң якты хис – тойгылары салынган. 4 март көнне Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре “Ак калфак” клуб берләшмәсе членнары белән “Аклы татар сөлгесе – күңелемнең көзгесе” дигән исем астында фольклор кичә уздырдылар. Чара барышында сөлгегә багышланган җырлар, шигырьләр яңгырады.Һәр катнашучы үзенең сандыгында сакланучы борынгы сөлгеләрне алып килеп, аның тарихы белән таныштырды. Кичә азагында өлкәннәребез кичке уеннар уйнап күңелле ял иттеләр.
Бәйге аерым турлардан торды, анда 4 дәү әти катнашты.
Бу чарада һәр дәү әти үзенең осталыгын, тапкырлыгын,фантазиясен күрсәтте. Һәр тур концерт номерлары белән аралаштырып алып барылды.
Тамашачылар катнашучыларны җылы каршы алдылар, чараны оештырган һәм яхшы кәеф бүләк иткән өчен рәхмәт белдерделәр.
Эзмә мәдәният йорты һәм Иләбәр китапханәсе хезмәткәрләре яшүсмерләр белән «Туган телем-татар теле»дип исемләнгән халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елына багышланган интеллектуаль уен оештырдылар. Һәр халыкның үз туган теле бар. Туган телне һәркем белергә тиеш. Уен барышында балалар туган телдә мәкальләр, табышмаклар чиштеләр, рәсемдә сурәтләнгән геройлардан әкият исемнәрен белделәр, эчтәлеге буенча сораулар бирделәр. Интеллектуаль уеннарның төп максаты-катнашучыларның белемнәрен тирәнәйтү, аларның фикерләү дәрәҗәсен арттыру. Интеллектуаль уен кызыклы һәм мавыктыргыч килеп чыкты.
Эзмә мәдәният йортында ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның «Балкыш» VII нче Республика фестиваленең зона туры булып узды. Бәйгедә Эзмә, Көек, Мишәбаш, Утар, Шекше, Иләбәр, Кызыл Мишә, Пүкәл авылларыннан 30дан артык үзешчән башкаручы катнашты. Һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде.
«12» февраль көнне Эзмә авыл җирлеге территориясендә «Лыжня России 2022» - «Лыжня Татарстана 2022» массакүләм чаңгы ярышлары булып узды. Бу ярышлар халыкны спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү һәм иң көчле чаңгычыларны ачыклау максатыннан оештырылды. Анда Эзмә авыл җирлеге территориясендә урнашкан барлык оешма хезмәткәрләре һәм барлык теләүчеләр чакырылган иде. Елның иң массакүләм ярышларының берсендә 360 кеше катнашты, шуларның 14 җитәкчеләр.
Һәр елны 2 февралдән – 9 февральгә кадәр Куркынычсыз Рунет атналыгы уздырыла. Әлеге атналык кысаларында «08» февраль көнне Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре «Куркынычсыз интернет» дигән исем астында тематик викторина уздырдылар .Чара барышында китапханәче укучыларга интернетта чыга торган мәгълүмат чараларының зыяны, спам, вируслар турында сөйләде. Мошенниклар тозагына эләкмичә ничек эшләргә кирәклеген ассызыклады. Укучылар ике командага бүленеп зирәклектә көч сынаштылар,сорауларга җаваплар эзләделәр, кроссворд чиштеләр. Бирелгән хәрефләрдән интернетка кагылышлы сүзләр төзеделәр. Катнашучыларга китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.
«08» февраль көнне Эзмә авыл җирлегендә халык җыены булып узды. Җыелыш башында АҖ «Татмедиа» һәм АҖ «Саба дулкыннары» әзерләгән видеоматериаллар каралды.
Әфганстаннан гаскәрләрне чыгару көне - ул әфганчы-ветераннар бәйрәме дә, һәлак булган барлык сугышчы-интернационалистларны искә алу көне дә. Шушы көн уңаеннан Эзмә авыл җирлегендә «Язмыштан без жинел юл өмет итмэдек» дип исемләнгән спорт чарасы узды. Анда сугышчы-интернационалистлар, балалар, кунаклар чакырылган иде. Тантаналы өлеш оештырылды. Аннан соң хоккей буенча ярышлар узды.
Олыяз авылында яшәуче Гатауллина Назилә Галиәкбәр кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярга Эзмә авыл җирлеге башлыгы А.Р.Шәйхетдинов Россия Президенты котлавын тапшырды.
Пионер җырлары узган гасырның 20 нче елларында туган һәм бик зур юл үткән, үзенең эчтәлекле һәм эмоциональ потенциалын туплаган. Алар беренче пионер отряды, тимурчылар, пионер-геройларның батырлыклары, безнең гүзәл Ватаныбыз, пионерлар дуслыгы, Советлар иленең «киләчәк» омтылышлары һәм хыяллары турында сөйлилэр. Җырлар совет идеологиясенең мөһим компоненты булган, анда Пионериянең идеаллары чагылдырылган, хәзерге этапта алар югалган диярлек. Пионер җырлары-музыкаль һәм тарихи хәзинә, анда балалар бик күп файдалы нәрсәләр ала алыр иде. «04» февраль көнне Эзмә мәдәният йортында мәктәп укучылары белэн «Пионер җырлары» дигән патриотик җырлар конкурсы булып узды.