28 мартта район китапханәсе хезмәткәрләре Эзмә урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 «А" , "Б" сыйныф укучылары өчен ремонттан соң район китапханәсе буенча экскурсия үткәрделәр.
Җаваплылыгы чикләнгән " Игенче " җәмгыяте Рамазан аенда изге гамәлләр кылуны дәвам итә.
27 нче март көнне, шушы җәмгыятьтә эшләп, хәзергесе көндә лаеклы ялда булган ветераннарга, азык-төлек салынган күчтәнәч - пакетлар өләшенде. Әлеге изге эш ел да уздырыла торган бер бик матур гадәткә әйләнде. Җәмгыятьнең әйдәп баручы белгечләре , сигез авылда гомер итүче ветераннарга , 280 күчтәнәч –пакет өләшеп чыкты.
27 март-Бөтендөнья театр көне.Барлык театр эшлеклеләре һәм сәнгать сөючеләр бәйрәме.
Бүген, 27 март көнне, Эзмә урта мәктәбе укучылары "Saba-balahoner" проекты кысаларында районыбыз оешмаларында кунакта булдылар.
Эзмә авыл җирлегендә язгы ташуга әзерлек буенча чаралар уза.
Эзмә урта гомуми белем бирү мәктәбендә, Бөтенроссия урман турында белемнәр көне кысаларында, мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Кәримуллина Э. Т. укучылар белән "Кешегә урман ни өчен кирәк? " дигән темага әңгәмә үткәрде.
Эзмә авыл жирлегендәге пожарный гидрантлар кар көртләреннән чистартылды.