13-18 ноябрьдә Юлбат балалар бакчасында "Җансыз табигать. Һаваның әһәмияте” атналыгы узды. Бу атнаның максаты балаларның һава һәм аның үзенчәлекләре турында белемнәрен ныгыту иде. Чиста һаваның барлык тереклек һәм кеше сәламәтлеге өчен әһәмияте турында әңгәмәләр һәм тәҗрибәләр үткәрелде.
13 ноябрьдә Юлбат авыл китапханәсе мөдире укучылар өчен "Серле дөнья" танып белү сәгате оештырды. Катнашучылар "Әдәби алан" онлайн проекты сорауларына җавап яздылар. Мөдир балаларны дөнья халыкларының милли ризыклары үзенчәлекләре белән таныштырды, шулай ук “Мәкальне дәвам ит...” уенын уйнадылар.
Татарстан китап нәшрияты һәм татнетны үстерү фонды белән бергә Россия күмәк проект- әдәби марафон эшләп килә. Бу проектның максаты: татарча китаплар, әдәби әсәрләр уку гадәтен формалаштыру. Проект кысаларында 21 көн татарча әдәби әсәр укырга һәм укылган әдәби әсәрләрдән өзекне үз сәхифәңдә башкаларны да кызыктырырлык итеп, медиафайллар өстәп, контакт челтәренә урнаштырырга кирәк. Әлеге әдәби марафонда Юлбат авыл китапханәсенең китап укучылары да актив катнашып киләләр. 2 ноябрь көнне Юлбат авыл китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә, “Китап – якты нур” дип исемләнгән бик мавыктыргыч, эшлекле очрашу – әдәби сәгать үткәрелде. Марафонда катнашучылар укыган китаплары, шушы китапларның авторлары турында фикер алыштылар.Үзләренә ошаган китапларны бер - берсенә тәкъдим иттеләр, укыган китаплардан иң кызык дип тапкан өлешләрен кычкырып укыдылар.
2 ноябрьдә Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Үзебезнең уен» дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрделәр. Чара башында мөдирләр балаларны уен тәртибе һәм шартлары белән таныштырдылар. Уен милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган, күп кенә танып белү, кызыклы раундларны үз эченә алган иде. Уенда катнашучыларга төрле өлкәләргә кагылышлы сораулар тәкъдим ителде: милли бәйрәмнәрне, ризыкларны, табышмакларны белү, мәкальне тәмамлау, татар телендә хәрефләрдән сүз төзү һ.б. сорауларга җавап биреп, катнашучылар үзләренең эрудицияләрен һәм логик фикерләүләрен күрсәттеләр. Җыелган баллар нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр ачыкланды һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
31 октябрь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Хыял» мәктәп яны лагере балалары белән бергә «Алтын сукмак буйлап көз атлый» конкурс-уен программасын уздырдылар. Мөдирләр балаларга елның иң матур вакыты, табигатьтәге үзгәрешләр, елның бу вакытында кошларның һәм хайваннарның үзләрен ничек тотулары турында сөйләделәр. Көзнең билгеләре турында бик күп яңа һәм кызыклы мәгьлүматләр белделәр, мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Балалар күңелле һәм кызыклы викторинада катнаштылар, көз рәсемен ясадылар.Чара ахырында бик теләп хәрәкәтле уеннар уйнадылар, үзара ярыштылар, көч сынаштылар.
Каникуллар вакытында Юлбат ФАП мөдире Бадиковна Миләүшә Рәшит кызы мәктәп лагерына йөрүче балалар өчен фельдшер-акушерлык пункты буенча экскурсия үткәрде. Миләүшә Рәшит кызы балаларга ФАПта урнаштырылган барлык приборлар турында сөйләде, озынлыкны һәм авырлыкны ничек үлчәргә кирәклеген күрсәтте, фельдшерның эше турында бик кызыклы итеп сөйләде. Әлеге экскурсия мәктәп укучыларын төрле һөнәрләр белән таныштыру программасы кысаларында узды.
Быел 29 октябрьда ВЛКСМның 105 еллыгы билгеләп үтелә. 28 октябрь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре «Туган көнең белән, Комсомол!» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр һәм стена газетасын чыгардылар. Мәгълүмати тема буенча «Комсомолның туган көне» дип аталган күргәзмә оештырылды.
30 октябрьдә Россиядә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Ул вакытта меңләгән кеше нигезсез рәвештә репрессияләргә дучар ителгән, җинаятьләрдә гаепләнгән, төзәтү - хезмәт лагерьларына, махсус җирлекләргә җибәрелгән һәм хәтта гомерләреннән мәхрүм ителгән. 27 октябрьдә Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре «Без хәтерлибез! Без беләбез!» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Чара барышында катнашучыларны «Өзелгән очыш» дип аталган китап күргәзмәсенә куелган әдәбият белән таныштырдылар һәм күзәтү ясадылар. Балалар зур террорчылык елларында атып үтерелгән Юлбат авыл җирлегендә яшәүчеләрнең фамилияләрен һәм И.Ф. Сафинның «Юлбатым-Ямбулатым» китабының материалларын кызыксынып өйрәнделәр. Тенеки авылында яшәүче Мөнәвәрә Рәхимҗан кызы истәлекләре белән дә уртаклаштылар. 1933 елда әтисе Сабирҗанов Рәхимҗан кулга алына, бөтен гаиләләре Архангельск шәһәренә җибәрелә. Гаилә 1997 елда реабилитацияләнә.
24 октябрь көнне Юлбат мәдәният йорты, китапханә һәм Йосыф-Алан авыл клубы мөдирләре «Кич утыру» фольклор-сәгате үткәрделәр. Чарада катнашучылар белән башта "Милләт яме - йола бәйрәмнәрдә" фестиваль-конкурсындагы чыгышка анализ үткәрелде. Безнең көннәргә кадәр авыл җирлегендә үзгәрешсез диярлек сакланып калган йолаларны һәм гореф-гадәтләрне, шулай ук совет чорында үзгәреш кичергән йолаларны искә төшерделәр. Мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре халык фольклорының һәм татарларның иң кызыклы йола чагылышлары турында сөйләделәр. Әлбәттә, нинди кич утыру - җырсыз һәм гармунсыз?..
22 октябрь көнне Юлбат мәдәният йорты мөдире хенд мейд стилендә келәм ясау буенча «МастерОк» исемле мастер-класс үткәрде. Үз кулларың белән иске әйберләрдән төрле ысуллар белән келәм ясау турында сөйләде. Бу күп вакыт таләп иткәнлектән, чара вакытында катнашучылар бер уртак келәм ясадылар.