21 октябрьдә Юлбат мәдәният йортында "Милләт яме - йола бәйрәмнәрдә» дип исемләнгән фестиваль - конкурс узды. Юлбат мәдәният йорты, китапханә, Йосыф-Алан авыл клубы хезмәткәрләре Юлбат авыл җирлегенең үзешчән сәнгать коллективы белән берлектә "Кәләш бирнәсе әзерләү" йоласын күрсәттеләр. Тамашачылар фестивальдә катнашучыларны бик җылы каршы алдылар.
Юлбат «Ромашка» балалар бакчасында “Икмәк - безнең байлыгыбыз” дип исемләнгән атналык булып узды. Атна дәвамында балаларның өстәлдә икмәк барлыкка килүе турындагы күзаллаулары киңәйтелде. Икмәкне булдыруда катнашы булган кешеләрнең һөнәрләре турында сөйләнде. Балаларда икмәккә, аны барлыкка китерүче кешеләрнең хезмәтенә сакчыл караш тәрбияләнде. Икмәктән пешерелгән ризыкларның үсеп килүче организм өчен файдасы турында күзаллау булдырылды.
«Яңа китаплар дөньясы» - 7 октябрьдә Юлбат мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре өлкән яшьтәге кешеләргә үз сәфәрләрен шулай дип атады. Олы яшьтәгеләр декадасында игелек акцияләре үткәрү яхшы традициягә әверелде, алар барышында без олы яшьтәге кешеләргә барабыз, аларны бәйрәм белән котлыйбыз, кечкенә сувенирлар бүләк итәбез һәм иң актив укучыларыбыз өчен китаплар һәм вакытлы басмалар тәкъдим итәбез. Ә иң актив өлкән яшьтәге гаиләне котлау икеләтә күңелле булды, чөнки алар быел бергә яшәүнең 50 еллыгын билгеләп үтәләр. Мәдәният йорты һәм китапханә тормышында актив катнашалар.
Юлбат «Ромашка» балалар бакчасында “Яшелчәләр, җиләк-җимешләр, гөмбәләр” атналыгы булып узды. Атна дәвамында балалар яшелчәләр, җиләк-җимешләр, гөмбәләр турында белемнәрен ныгыттылар. Нәниләрне “Уңыш бабай” кунак итте, көз күчтәнәчләре тутурылган кәрзин бүләк итеп балаларны сөендерде.
Авыл халкына медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеген арттыру максатыннан, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Татарстан Республикасында «Фельдшер ярдәмчесе»проектын гамәлгә ашыру турында карар кабул итте.
Проектны гамәлгә ашыру кысаларында фельдшер-акушерлык пунктларында (ФАПах) «Фельдшер ярдәмчесе» вазифасы кертелде. Юлбат фельдшер-акушерлык пунктында Хуҗина Алсу Миннерәшид кызы, Йосыф-Алан фельдшер-акушерлык пунктында Садыкова Дилбәр Дамир кызы фелдьшерның ярдәмчесе булып эшли башладылар.
Фельдшер ярдәмчесе функцияләренә пациентларны өйдә патронажлау, диспансерлаштыруның 1 этабы кысаларында чаралар үткәрү (анкета үткәру,кан басымын үлчәү, антропометрия һ. б.), дару препаратларын китерү һәм аларны кабул итүне контрольдә тоту, аз хәрәкәтләнүче һәм яткан авыруларны карау һ. б. керә.
Фельдшер ярдәмчеләре Хуҗина А.М. һәм Садыкова Д.Д. медицина колледжлары базасында «авыруларны карау буенча кече шәфкать туташы» белгечлеге буенча һөнәри әзерлек уза башладылар.
1 октябрьдә Юлбат мәдәният йорты, китапханә һәм Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбе хезмәткәрләре мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә эшләгән хезмәт ветераннарын Халыкара өлкәннәр көне белән котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар.
Су басу елның теләсә кайсы вакытында булырга мөмкин, ләкин яз көне кар катламының эреүе күпкә зуррак тискәре нәтиҗәләргә китерергә сәләтле. Юлбат авыл җирлегендә язгы ташуга әзерлек максатыннан су торбалары чистартылды, канаулар ачылды.
2 октябрьдә, өлкәннәр декадасы кысаларында, Юлбат мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, Тенеки һәм Йосыф-Алан авыл клублары мөдирләре тарафыннан өлкәннәр көненә "Иң мөһиме - күңел белән картаймаска» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә оештырылды. Чараны алып баручылар тамашачыларны бәйрәм белән җылы котладылар. Юлбат авыл җирлеге башлыгы Шәмсиев Т.Р. кунакларга сәламәтлек, озын гомер теләде. Өлкәннәр кичә буе җырлар җырладылар, шигырьләр укыдылар, яшьлекләрен искә алдылар.
1 октябрьдә Йосыф-Алан авыл клубы мөдире үз коллегаларын һәм авылдашларын «Һәрвакыт күңелегез яшь булсын " дип исемләнгән бәйрәм өстәле артына җыйды. Чараның бизәге булып Мусина Хәдичә апаның юбилее хөрмәтенә «Һәм бу аның турында» дип аталган тематик күргәзмә булды. Йосыф-Алан авыл клубы мөдире хезмәттәшенең иҗаты һәм хезмәт эшчәнлеге турында сөйләде. Катнашучылар Хәдичә апаның эш еллары турындагы истәлекләр, авылда клуб оешканнан бирле эшләгән барлык хезмәткәрләрнең эшчәнлеген искә алдылар. Кичә Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләренең, Тенеки авыл клубы мөдиренең музыкаль номерлары белән үрелеп барды.
Өлкәннәр көне уңаеннан Тенеки авыл клубында "Өлкәннар - алтын канат" дип исемләнгән очрашу кичәсе узды. Бәйрәм кунаклары чарада яшьлекләренең серләре белән уртаклаштылар, викторинада һәм музыкаль конкурсларда катнаштылар. Юлбат мәдәният йорты һәм китапханәсе, Сатыш мәдәният йорты хезмәткәрләренең һәм сәнгать эшчәнлегендә катнашучыларның иң яхшы концерт номерлары кунаклар өчен күңелле бүләк булды. Юлбат авыл җирлеге башлыгы Шәмсиев Т.Р. бәйрәм белән котлады һәм нык сәламәтлек, уңышлар һәм озын гомер теләде.