ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

1 октябрьдә Юлбат мәдәният йорты, китапханә һәм Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбе хезмәткәрләре мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә эшләгән хезмәт ветераннарын Халыкара өлкәннәр көне белән котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Су басу елның теләсә кайсы вакытында булырга мөмкин, ләкин яз көне кар катламының эреүе күпкә зуррак тискәре нәтиҗәләргә китерергә сәләтле. Юлбат авыл җирлегендә язгы ташуга әзерлек максатыннан су торбалары чистартылды, канаулар ачылды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2 октябрьдә, өлкәннәр декадасы кысаларында, Юлбат мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, Тенеки һәм Йосыф-Алан авыл клублары мөдирләре тарафыннан өлкәннәр көненә "Иң мөһиме - күңел белән картаймаска» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә оештырылды. Чараны алып баручылар тамашачыларны бәйрәм белән җылы котладылар. Юлбат авыл җирлеге башлыгы Шәмсиев Т.Р. кунакларга сәламәтлек, озын гомер теләде. Өлкәннәр кичә буе җырлар җырладылар, шигырьләр укыдылар,  яшьлекләрен искә алдылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

1 октябрьдә Йосыф-Алан авыл клубы мөдире үз коллегаларын һәм авылдашларын «Һәрвакыт күңелегез яшь булсын " дип исемләнгән бәйрәм өстәле артына җыйды. Чараның бизәге булып Мусина Хәдичә апаның юбилее хөрмәтенә «Һәм бу аның турында» дип аталган тематик күргәзмә булды. Йосыф-Алан авыл клубы мөдире хезмәттәшенең иҗаты һәм хезмәт эшчәнлеге турында сөйләде. Катнашучылар Хәдичә апаның эш еллары турындагы истәлекләр, авылда клуб оешканнан бирле эшләгән барлык хезмәткәрләрнең эшчәнлеген искә алдылар. Кичә Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләренең, Тенеки авыл клубы мөдиренең музыкаль номерлары белән үрелеп барды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Өлкәннәр көне уңаеннан Тенеки авыл клубында "Өлкәннар - алтын канат" дип исемләнгән очрашу кичәсе узды. Бәйрәм кунаклары чарада яшьлекләренең серләре белән уртаклаштылар, викторинада һәм музыкаль конкурсларда катнаштылар. Юлбат мәдәният йорты һәм китапханәсе, Сатыш мәдәният йорты хезмәткәрләренең һәм сәнгать эшчәнлегендә катнашучыларның иң яхшы концерт номерлары кунаклар өчен күңелле бүләк булды. Юлбат авыл җирлеге башлыгы Шәмсиев Т.Р. бәйрәм белән котлады һәм нык сәламәтлек, уңышлар һәм озын гомер теләде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

2 октябрь көнне Юлбат авыл җирлегендә яшәүче алтын пар - 50 ел бергә яшәгән Галиев Наил Тимергали улы һәм Галиева Фәүзия Мөбәрәкҗан кызы тәбрикләнде. Аларны авыл җирлеге башлыгы Талип Рәшит улы һәм җаваплылыгы чикләнгән “Юлбат” авыл хуҗалыгы директоры Айнур Рафаил улы котладылар. Сәламәтлек һәм озын гомер телибез Сезгә!

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

1 октябрь көнне һәр елны Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан  Юлбат авыл җирлеге башлыгы Юлбат авыл җирлегенең үзидарә органнарында эшләп чыккан пенсионерларга  акчалы  конвертлар өләште һәм бәйрәм белән котлады. Шулай ук өлкәннәргә Саба районының "Забота" Хәйрия Фонды аша көнкүреш химиясе бүлеп бирелде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

25
сентябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Юлбат ФАП фельдшеры Бадикова Миләүшә Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбенең ата-аналар җыелышында "Вируслы инфекцияләр һәм алар белән ничек көрәшергә?" дип исемләнгән доклад белән чыгыш ясады.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Юлбат ФАП фельдшеры Бадикова Миләүшә "Чисталык – сәламәтлек нигезе" дигән темага Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән профилактик әңгәмә үткәрде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Юлбат «Ромашка» балалар бакчасында «Сабам минем-туган ягым!» дип исемләнгән атналык булып узды. Атна дәвамында балалар туган төбәгебез, аның тарихы турында белемнәрен үстерделәр. Саба районының истәлекле урыннары, күренекле кешеләре белән таныштылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International