Олы Арташ авылында арендалы торак төзелеше тәмамланды. Йортны ПМК 159 оешмасы салды.
Ике басу Арташ авылында су үткәргеч торбаларны ремонтлау эшләре башланды.
Олы Арташ төп белем бирү мәктәбендә белем бәйрәме булып узды. 1 сыйныфка 6 укучы керде.
2020 елның 4 сентябрендә Арташ авыл җирлегендә гражданнар җыены булып узды.
1 нче сентябрьдә Олы Арташ төп мәктәбендә белем бәйрәменә багышланган тантаналы линейка булып узды. Беренче сыйныфка 5 бала кабул ителде. Тантаналы линейкада укучыларның әти-әниләре, авыл җирлегендәге оешма җитәкчеләре, район вәкилләре катнашты. Алар укучыларны белем бәйрәме белән котладылар һәм укуда уңышлар теләделәр.
7 нче август көнне Язлы Арташ авыл клубында Арташ авыл җирлегенең халык җыены үткәрелде. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Минниханов, Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Рахимҗан улы Закирҗанов, Саба муниципаль районы башкарма комитеты житэкчесе Марат Рашат улы Ишниязов, төрле оешмаларның бүлек җитәкчеләре катнашты. Көн тәртибендә Арташ авыл җирлеге башлыгы Алмаз Рәхимҗан улы Әгъләмҗановның авыл җирлегендәге эшләрнең торышы турында отчеты тыңланды. Халыктан бирелгән сораулар тыңланылды, анализланды. Халык җыены үзешчән сәнгатьтә катнашучылар концерты белән башланып китте.