ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2026 ел
чәршәмбе

Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбенең 9, 11 сыйныф укучылары «Хәтер бакчасы» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар. Җиңү көне, Бөек Ватан сугышы геройларына  рәхмәт һәм хөрмәт йөзеннән бөтен ил буйлап агачлар утыртыла.  Без чыгарылыш сыйныф укучыларының сыйныф җитәкчеләре белән берлектә бу мөһим эшкә үз өлешләрен кертүләре белән горурланабыз. Алар утырткан агачлар үсеп, ныгып, ата-бабаларыбызның батырлыгын искә төшереп торсын!

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

5
май, 2026 ел
сишәмбе

1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында совет халкының Җиңү көне – календарьдагы гади саннар гына түгел. Бу – тынычлыкның кадерле бәясен, сынауларга бирешмәгән батырларның рухын һәм бу олы тарихны саклап, киләсе буыннарга тапшыручыларның саф хәтере.

Бәйрәм алдыннан Олы Шыңар урта гомуми белем бирү мәктәбендә ветераннарга багышланган котлау открыткалары ясау буенча күңелле мастер-класслар үтте.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

Татарстан Республикасының Саба муниципаль районының балалар бакчалары арасында  «Аҗаган»  хәрби строй җырлар конкурсы узды.

Бәйрәм сәламләү сүзләре, тәрбиячеләрнең үгет-нәсыйхәтләре һәм, әлбәттә, гимнны тантаналы башкару белән башланып китте. Бердәм формадан булган балалар «Аҗаган» ярышында  үз отрядларын горурлык белән тәкъдим иттеләр.

Строй җыр конкурсында чыгыш ясау һәр команда өчен аерым горурлык булды. Аларның башкаруында танылган хәрби җырлар да, заманча патриотик композицияләр дә яңгырады.

Конкурстан соң барлык катнашучылар, ата — аналар һәм кунаклар иң төп солдат ризыгы - хуш исле боткадан авыз иттеләр. Саф һавада бергәләп ашау балаларны тагын да ныграк берләштерде.

 

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

4
май, 2026 ел
дүшәмбе

"ОНИКС" мәгариф үзәгендә татар теле һәм әдәбияты ункөнлеге узды. Әлеге чара быел аеруча мөһим, чөнки без бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны билгеләп үтәбез. Тукай – безнең горурлыгыбыз, татар халкының моңлы күңеленең чагылышы. Ункөнлек кысаларында укучылар өчен төрле интеллектуаль уеннар, бәйгеләр, әдәби кичәләр, кызыклы тәнәфесләр, иҗади күргәзмәләр һәм “Татарча диктант” акциясе узды.  Укучылар татар теленең матурлыгын, байлыгын һәм тарихын тирәнрәк аңласыннар, бөек шагыйребезнең тормыш юлын һәм иҗатын киләчәк буыннарга җиткерүдә өлеш кертсеннәр өчен барлык шартлар да тудырылды.

Татар халкы – ул Тукайлы халык! Без һәрвакыт Тукайның иҗаты белән сугарылган, аның рухы белән яшәгән халык булып калачакбыз!

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

30
апрель, 2026 ел
пәнҗешәмбе

 2026 нчы елның 22 нче апреленнән бөтен Россия буенча Җиңү көненә багышланган «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясе старт алды. Акциянең максаты-Бөек Ватан сугышы геройлары турындагы хәтерне саклау һәм гражданнарда Россиянең Хәрби дан символларының берсе — Георгий лентасына ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру. Саба гимназиясе укучылары СМС  балалар командасы, Беренчеләр хәрәкәтендә катнашучылар белән бергәләп, әлеге акцияне беренчеләрдән булып Саба урамнарында башладылар. Алар авыл халкын киләчәк бәйрәмнәр белән  котладылар һәм Георгий тасмасын тагу үзенчәлекләрен аңлаттылар. Георгий тасмасын киемгә сул яктан, йөрәккә якынрак беркетергә киңәш ителә, шул ук вакытта аны бизәк сыйфатында башта, сумкаларда яки билдән түбәнрәк кулланырга ярамый.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

28
апрель, 2026 ел
сишәмбе

Саба урта мәктәбе базасында яшь юл хәрәкәте инспекторларының «Имин көпчәк - 2026» бөтенроссия конкурсының район этабы булып узды. Ярышларда 21 ЮИД отряды – Саба муниципаль районы мәктәпләреннән 84 укучы катнашты. Балалар  юлларда үз-үзләрен куркынычсыз тоту өчен кирәкле белемнәрен һәм күнекмәләрен күрсәттеләр. Конкурс программасы берничә этаптан торды:

 

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

27
апрель, 2026 ел
дүшәмбе

2026 елның 13-26нчы апрель көннәрендә Ставрополь  шәһәрендә физик тәрбия фәне буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Безнең районнан  олимпиадада Саба урта мәктәбе укучылары  (җитәкчеләре Вафин Л.Р.) катнашып, югары җиңүләргә ирештеләр. Гарипов Ранил, Гарипов Фаил, Заһидуллин Рөстәм, Хуҗин Инсаф призер титулына ия булдылар. Укучыларны һәм аларның укытучысын лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз!

 

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

"Оста" балалар иҗаты үзәгенең яңа бинасында истәлекле мәдәни чара узды. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында танылган мозаика тезү остазы Марат Нәби җитәкчелегендә уникаль мастер-класс узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

24
апрель, 2026 ел
җомга

“Салават күпере” журналы, “Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты” һәм Габдулла Тукай әдәби музее тарафыннан “Тукайлы балачак” Республикакүләм иҗади бәйге игълан ителгән иде. Бәйгедә Сабаның 2 нче номерлы “Эллүки” балалар бакчасының уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче Альмиева Самирә Марат кызы катнашты.  

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

23
апрель, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Яшел Үзән шәһәрендә балалар бакчалары һәм тәрбиячеләр арасында «Яшел ут-2026» юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча республика смотр-конкурсына йомгак ясалды. Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Шәмәрдәннең 2 нче номерлы «Теремок» балалар бакчасы әлеге конкурста «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юлларда йорү кагыйдәләренә өйрәтү өчен инновацион педагогик технологияләр һәм электрон белем бирү ресурслары» проекты белән катнашты. «Теремок» балалар бакчасы юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләренә өйрәтү буенча республика күләмендә  бишлеккә керде һәм лауреат булды.

Лаеклы нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм яңа профессиональ җиңүләр телибез!

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International