ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2026 ел
дүшәмбе

Гимназиябездә тәрбия эше планы буенча дәрестән тыш  чаралар күп үткәрелә. Мартта «Әниләр аяк астында җәннәт» исемле Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган талантлар фестивале, рәсем һәм кул эшләре конкурслары, макулатура җыю, «Яз гүзәле», «Ягез әле, кызлар» бәйгеләре үткәрелде. Бу чараларның барысы да укучылар дәрестән тыш вакытта файдалы эшләр белән мәшгуль булсыннар өчен, хокук бозуларны кисәтү һәм мәктәптә уңай атмосфера тудыру, команда рухын ныгыту  максатында үткәрелә. Шулай ук укучыларны физик культура белән актив шөгыльләнүгә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга җәлеп итү өчен укытучылар көчләрен һәм вакытларын кызганмыйлар.

 21 нче март  көне,  гимназиябездә чын спорт һәм кызлар дуслыгы бәйрәменә әверелде! 7-11 нче класс укучылары өчен "Ягез, әле  кызлар " дигән күңелле стартлар уены узды. Һәр класстан икешәр укучы, барлыгы 30 кыз, ике командага бүленеп, төрле биремнәрдә җиңү өчен көрәште, ә җанатарлар аларны актив рәвештә хуплап, көч биреп торды. Ә безнең егетләр  кызларга көч биреп, алар өчен  өчен гитарага, баянга җырлар җырладылар.

Бәйрәм чын-чынлап шәп, күңелле һәм истә калырлык булды. Барлык катнашучыларга  Рәхмәт хатлары һәм татлы призлар тапшырылды. Ярыш йомгаклары буенча «Звезды» командасы-1 нче, ә «Серебро» командасы 2 нче урынны яулады. Физкультура укытучыларыбызга һәм бу матур вакыйганы оештыруда ярдәм иткән һәркемгә зур рәхмәт!

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

19
март, 2026 ел
пәнҗешәмбе

       Укучыларны тикшеренү, эксперименталь, конструкторлык, эзләү эшчәнлегенә җәлеп итү, иҗади фикерләүне, мөстәкыйль эш күнекмәләрен үстерү максатыннан 4-6 сыйныф укучылары арасында «Киләчәккә адым» фәнни-гамәли конференциясенең мәктәп этабы уздырылды. Җиңүчеләр һәм призерлар 4,5,6 сыйныфлар арасында билгеләнде. Җиңүчеләр конференциянең муниципаль этабында катнашачак.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

Шәмәрдән 1нче“Әкият”   балалар бакчасы”ның  зурлар тәркеменә  йөрүче балалар “Саба Балаһөнәр” проектында катнаштылар. Мавыктыргыч белем бирү сәяхәтенең йомгаклау ноктасы булып “Сабантуй” мәдәни-спорт комплексы торды. Проект барышында  җыелган баллар (“барслар”), балаларга күңелле уеннарда катнашу һәм үзләрен  сынап карау  өчен мөмкинлек бирде. “Саба Балаһөнәр” проекты балаларны кызыксындыруны  дәвам итә, алар алдында кызыклы очрашулар һәм мөмкинлекләр дөньясы ачыла. Әлеге мавыктыргыч сәяхәттән  балалар бик канәгать калдылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

18
март, 2026 ел
чәршәмбе

18 нче март көнне физика укытучыларының квалификациясен күтәрү курслары кысаларында Гимназия базасында белем бирү стажировкасы үтте. Стажировкада укытучылар өчен һөнәри әңгәмә уникаль мәйданчык оештырылды, дәресләр һәм мастер-класслар тәкъдим ителде. Җанлы аралашу һәм иҗат атмосферасында алар кызыксындырган сорауларны бирә, шәхси эшләнмәләре һәм методик табышлары белән уртаклаша алдылар. Очрашу яңа белем чыганагы гына түгел, белем бирү процессын алга таба камилләштерү өчен дә көчле этәргеч булды.

 

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

Бүген мәктәбебездә укучыларның сәламәтлекләрен саклау, ОГЭ га әзерлек максатыннан психологлар һәм логопедлар десанты булды. Белгечләр укучыларның сөйләмнәрен күзәттеләр,киңәшләр бирделәр. Шулай ук «Яшәү кыйммәте», «Үз-үзеңә контроль», «ОГЭ га психологик әзерлек» дип исемләнгән  тренинглар үтте

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

17
март, 2026 ел
сишәмбе

"Психология-Педагогика хезмәте Кабинеты: һөнәри үсеш һәм үз-үзеңне үстерү пространствосы" дип аталган Психология-Педагогика хезмәте кабинетларының төбәкара конкурсы үткәрелде.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

16
март, 2026 ел
дүшәмбе

    Изге Рамазан аенда мәктәп укучылары өчен район күләмендә зур ифтар мәҗлесе быел дүртенче тапкыр үткәрелде. Узган ел чарада 500 дән артык укучы катнашкан булса, быел аларның саны 700гә якынлашты. Мәҗлескә гаиләдәге, әйләнә-тирә мохиттәге дини тәрбияне күреп, белеп, аңлап үскән укучылар җыелган иде. 

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

Безнең мәктәптә «Киләчәккә адым» муниципаль фәнни-гамәли конференциясенең мәктәп этабы узды. Олы Арташ башлангыч гомумбелем бирү мәктәбенең 4 сыйныф укучылары “Киләчәккә адым” фәнни-гамәли конференциясендә катнаштылар. Аларның проектлары заманча технологияләргә, экология һәм инновацияләргә багышланган иде. 

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

13
март, 2026 ел
җомга

 Әлифба бәйрәме-ул тантаналы чара гына түгел, ул һәр бала тормышында мөһим этап. Бу мизгелдә кечкенә укучылар белем алуда беренче уңышларын аңлыйлар, алган белемнәреннән шатлык тоялар һәм горурланып яңа ачышларга таба юлларын башлыйлар.

Юлбат төп мәктәбендә " Рәхмәт сиңа, Әлифба!»бәйрәме узды. Ул белем иле буйлап сәяхәт-уеннан гыйбарәт иде, анда тукталышлар вакытында укучылар төрле биремнәр башкардылар, җырладылар, кыскача сөйләүләр, шигырьләр укыдылар, мәсьәләләр чиштеләр.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

12
март, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, Шекше төп мәктәбе укучылары Килдебәк урта мәктәбенә, күптән түгел ачылган агрокласс белән танышырга бардылар. Укучылар яңа технологияләрне кулланып авыл хуҗалыгында кулланырга мөмкин булган җиһазлар белән таныштылар, алар белән төрле экспериментлар башкарып карадылар. Бу экскурсиядән күп яңалыклар белән кайттылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International