ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 2022 елның 7 апрелендә, ППЭ 4501 базасында (МБГУ шәһәр тибындагы Байлар Сабасы бистәсе гимназиясе) "Бергә тапшырабыз. Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыру көне" (алга таба Акция) үткәрелде.

Акциядә чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре, Саба муниципаль районы Башкарма комитетының Инвестицияләр һәм территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе Котдусов И.И.,   Саба муниципаль районы Башкарма комитетының МКУ “Мәгариф идарәсе”  начальнигы Шакиров И.Ф., Саба муниципаль районы Башкарма комитетының МКУ “Мәгариф идарәсе”  укыту-методик эшләре буенча урынбасар Капитонова Г.Т., Саба муниципаль районы Башкарма комитетының МКУ “Мәгариф идарәсе” методистлары катнашты.

Әлеге Акция үз балалары белән урыннар алмашырга һәм БДИның бөтен процедурасы – имтихан пунктына узудан алып үз нәтиҗәләрен алганчы  узарга мөмкинлек бирә. 2022 елда катнашучыларга база дәрәҗәсендәге математика буенча БДИның кыскартылган вариантын язарга тәкъдим ителде.

 Акция барышында  әти-әниләр БДИ ның  ничек  үтүе,  аудиторияләрдә катнашучыларнын эш урыны  һәм   БДИ уздыруның объективлыгын тикшереп тору ничек оештырылуы,  эпидемиологик иминлекнең  саклануы белән таныштылар.

 

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

2022 нчы елның 5 нче апрель көнне Сәләтле балалар мәктәп-интернаты базасында “Я-мастер” районкүләм техник осталык конкурсы булып узды. Әлеге конкурста 20 мәктәптән 21 укучы көч сынашты

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

6
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

      4 апрель көнне Балалар иҗат үзәге базасында, мәктәп Думасы активистлары арасында «Иң яхшы мәктәп Думасы» - район конкурсының финал этабы  узды. Анда Саба гимназиясе, Эзмә, Килдебәк, Явлаштау урта мәктәпләре, һәм Шәмәрдән лицее командалары  көч сынашты.

      Финал турының программасы шактый бай иде. Финалистлар визитка – сәламләү, мәктәптә үткәрелгән ял һәм иҗтимагый эшләр турында иҗади хотчет, заманның бер актуаль темасы буенча социаль проектны яклау кебек конкурс этапларын уздылар. Һәр команда тамашачыны, жюрины шаккатырырга тырышты. Финал бик матур һәм кызыклы үтте.

      Конкурс нәтиҗәләре буенча, Саба муниципаль районы "Иң яхшы мәктәп Думасы – 2022» Чемпионы титулына Шәмәрдән лицее командасы лаек булды, I урынны Саба гимназиясе командасы яулады, II урында Явлаштау урта мәктәбе командасы, III урынны Эзмә һәм Килдебәк урта мәктәпләре командалары бүлеште.

      Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә уңышлар, иҗади табышлар һәм уңышлар телибез!

 

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

5
апрель, 2022 ел
сишәмбе

Районыбызда оешмалар арасында ел да матур иҗади бәйге-ярышлар узып тора. Төрле һөнәр ияләре җыр, театр, бию һәм сәнгать төрләрендә үзләрен сыныйлар, осталыкларын күрсәтәләр.

2022 нче ел Саба районында оешмалар арасында “Җырлыйк әле!” дип аталган шоу-проект буларак игълан ителде, биредә төрле оешмаларда хезмәт куючылар үзләренең татар сәнгатен өлкәсендә булган белемнәрен һәм талантларын күрсәттеләр.

1 нче апрель көнне Балалар иҗат үзәгенең  һәм 129 нчы номерлы янгын сүндерү-коткару бүлеге коллективлары хезмәткәрләре тарафыннан Мамалай авылы мәдәният йортында “Җырлыйк әле!” бәйгесе булып узды. Тамаша башланырга ярты сәгать кала залда алма төшәрлек урын да булмады, халык моны түсемсезлек белән көтте. Тамаша өч турдан торды, катнашучылар татар халык, ретро һәм заманча җырлардан торган тезмәләрнең исемнәрен атарга һәм үзләренә тиешле баллны алырга тиешләр иде. Ә залдагы тамашачы экрандагы җырның текстына күз салып, катнашучылар белән бергә җыр-моң дәрьясына чумып утырды.

Бәйге булгач җиңүче дә буладыр инде, Мамалай авылыннан Хәмдүнә Фәйзрахманова шоу-проектның җиңүчесе булды һәм барлык катнашучылар да диплом белән бүләкләнделәр. Чара бәхет һәм шатлык теләп тәмамланды, барлык тамашачылар да күтәренке кәеф белән өйләренә таралыштылар!

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

4
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

     Казанда тарих фәненнән бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабын ябу тантанасы булып узды. Җиңү өчен Россиянең 71 регионыннан 300 гә якын укучы көч сынашты. Олимпиада 3 этапта уздырылды: беренче язма тур (эссе язу), тест биремнәрен үз эченә алган икенче язма тур; өченче телдән тур. 3нче апрельдә олимпиадага йомгак ясалды. Тимершык урта мәктәбенең 10нчы сыйныф  укучысы Дәүләтов Баязит (укытучысы Зарипова З.Ф.) бу олимпиадада призер булды. Баязитны һәм аның укытучысы Зөлфия Фидәилевнаны зур җиңүләре белән котлыйбыз! Алга таба да уңышлар, үсеш һәм яңа җиңүләр телибез!

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

1 нче апрель көнне  Гимназия  базасында  әти-әниләр  өчен “ Бергә тапшырабыз. Ата-аналар тарафыннан бердәм БДИ тапшыру көне” Россиякүләм акциясе узачак.  Акциядә районның барлык мәктәпләреннән  булачак чыгарылыш укучыларының ата-аналары  катнаша. Әлеге Акция әти-әниләргә үз балалары белән урыннарын алмашырга һәм БДИның бөтен процедурасын имтихан пунктына керүдән алып үз нәтиҗәләрен алганчы узарга мөмкинлек бирә. 2022 нче елда катнашучыларга база дәрәҗәсендәге математика буенча БДИның кыскартылган вариантын язарга тәкъдим ителәчәк.  Акциядә катнашучылар үз нәтиҗәләрен теркәлү узган гомуми белем бирү оешмаларында белә алачак.  Ата-аналардан тыш, бу көнне сынау имтиханы тапшыру мөмкинлеге матбугат чаралары вәкилләренә дә бирелә.

Чара барышында түбәндәгеләрне күрергә мөмкин булачак:

 - БДИда теркәлү ничек уза һәм аудиторияләрдә катнашучыларның эш урыны ничек оештырылган;

 - БДИ уздыруның объективлыгын тикшереп тору ничек оештырыла;

 - эпидемиологик иминлекнең нинди чаралары кулланыла.

Чараның озынлыгы: 1 сәгать  – биремнәрне эшләү, 40 минут – түгәрәк өстәл.

 

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

1 нче апрель көнне, “САБА-АРЕНА” спорт  мәктәбендә мәгариф хезмәткәрләре арасында И.Г.Гәрәев истәлегенә багышланган волейбол ярышының финалы узды. Биредә  үз зоналарында 1-2 нче урынны алган командалар көч сынаштылар. Уеннар бик күңелле һәм мавыктыргыч барды. Гомуми нәтиҗәләрдән сон 1нче урынны Тимершык урта мәктәбе командасы, , 2 нче урынны Эзмә урта мәктәбе командасы, 3 нче урынны Икшермә кадет мәктәбе командасы яулады. Җиңүчеләргә грамота һәм акчалата бүләк тапшырылды. Тимершык урта мәктәбе командасы кубокка ия булды.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

1
апрель, 2022 ел
җомга

1 апрель көнне Кукмарада әти-әниләр комитетлары арасында "Тату сыйныф серләре" республика бәйгесенең зона этабы үтте.  Саба районы данын Шәмәрдән лицееның 7 в классы яклады, алар финалга уздылар. Чын күңелдән котлыйбыз, уңышлар телибез.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

      28-29нчы март көннәрендә Казан шәһәрендә туган тел укытучылары арасында үткән мастер - класс Бөтенроссия бәйгесендә Шәмәрдән лицее укытучысы Мулласалихова Гөлсирә Госман кызы лауреат исеменә лаек булды. Конкурс Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы халыкларының тел һәм мәдәни күптөрлелеген саклауга һәм үстерүгә ярдәм итү, туган тел укытучыларының статусын күтәрү, аларның педагогик тәҗрибәсен тарату максатыннан үткәрелә. Ике көн дәвамында узган бәйгедә педагоглар һөнәри осталыкта көч сынаштылар: мастер-класслар үткәрделәр, үзләренең педагогик проектларын тәкъдим иттеләр һәм түгәрәк өстәл кысаларында туган телләрне өйрәнүгә мотивацияне арттыру, Россия халыкларының мәдәниятен һәм традицияләрен саклау мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

31
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

      Язгы каникуллар балалар, укучылар һәм студентларның файда белән уза. Балаларның ялын һәм сәламәтләнүен тәэмин итү өчен оптималь уңай шартлар тудыру, аларны иҗади, интеллектуаль, социаль – педагогик эшчәнлеккә тарту, актив тормыш позициясе һәм шәхси сыйфатлар формалаштыру, программалаштыру теориясе буенча база белемнәрен өйрәтү максатыннан программалаштыру һәм робототехникасы буенча укулар оештырыла. Укуларда катнашучылар Java Script и 1С программаларында буенча белем алалар.

      Укуларда катнашучылар районның истәлекле урыннарында һәм мәдәни-спорт объектларда булдылар, төрле спорт уеннарының серләрен өйрәнә алдылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International