2021-2022 нче уку елына Республикакүләм мәктәптән тыш эшләр үзәге планы нигезендә Саба муниципаль районының сәләтле балалар мәктәп-интернаты базасында өсәмә белем бирү педагоглары өчен Республикакүләм укыту стажировкасы булып узды.
«Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Шәмәрдән 2 нче “Теремок” балалар бакчасы» мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениясенда балаларны хокукый яклау атналыгы узды. Атна дәверендә балаларның хокуклары турында әңгәмәләр үткәрелде, ата-аналар өчен консультацияләр әзерләнде, күчмә папкалар ясалды. Шулай ук ата –аналарга балаларның һәм аларның хокуклары һәм бурычлары турында белешмәлекләр тәкъдим ителде. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбиячеләре Әскарова Гөлназ Ильяс кызы, Камалутдинова Людмила Иван кызы белән берлектә көндәлек куллану өчен “Бала хокуклары” альбомы ясадылар. Педагог- психолог Кошкина Ильмира Мөкмин кызы “Мин – кеше. Мин – шәхес. Минем хокукларым” дип исемләнгән уен формасында йомгаклау чарасы үткәрде. Чара барышында балалар кешене үз исеме белән атауның әһәмиятен ачыкладылар, матур исемнәрне атауда, табышмакларга җавап табуда көч сынаштылар, “Өен тап”, Кем нәрсәне дәвалый?” уеннарын уйнадылар, гаилә кыйммәте турында мультфильм карадылар. Чараны “Дуслар биюе” белән тәмамладылар.
16 март көнне Шәмәрдәннең 1нче «Әкият» балалар бакчасында балаларны юлда йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтүгә багышланган чара булып үтте. Зурлар төркеме балалары “Бүре һәм кәҗә бәтиләре” дип исемләнгән театраль тамаша күрсәттеләр. Балалар шушы спектакль аша, юлда йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен ничек үзләштергәннәрен күрсәттеләр.Әкият балаларга да, кунакларга бик ошады. Балалар юлларда игътибарлы булырга, кагыйдәләрне үтәргә сүз бирделәр. Чакырылган кунаклар, ЮХИДИ инспекторы Насибуллин Ильнур Дамир улы һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет оешмасының Саба бүлеге җитәкчесе Ягафарова Гүзәл Назиф кызы педагогларның эшен югары бәяләделәр, балаларның белемнәреннән канәгатъ калдылар, үзләренең киңәшләрен бирделәр, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Балалар бакчасында төп максатларның берсе булып балаларга экологик тәрбия бирү тора. Безнең Мингәр “Сәйлән” балалар бакчасында, табигатькә, тереклек дөньясына сак караш тәрбияләү максатында, бакчабызда экологик тәрбия бирүгә ныклы игътибар бирелә. Бүлмәдә балаларны табигать белән таныштыру өчен, табигать почмагы булдырылды. Анда балаларның яшь үзенчәлекләренә карап, төрле бүлмә гөлләре, туган ягыбыз үсемлекләренә папка ясалды. Бүлмәдәге табигать почмагы балаларның аеруча яраткан урыннары, чөнки монда һәрвакыт яшеллек, матурлык, гүзәллек хөкем сөрә. Бу матурлыкны балалар үз куллары белән булдыралар. Гөлләргә су сибәләр, тузаннарын сөртәләр. Тәрәз төпләре өчен суган, тәмләткечләр утырталар.Сөйләм теле, экология шөгыльләрендә табигатькә бәйләнешле хикәяләр, әкиятләр укыйбыз, шигырьләр ятлыйбыз.
Иләбәр балалар баксасында, зурлар төркеме балалары белән “Юл йөрү кагыйдәләре” буенча мероприятие үткәрелде. Балаларга юл йөрү кагыйдәләре тирәнтен аңлатылды, җәмгыять транспортында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре ныгытылды; балаларның игътибарлылыгы,мөстәкыйль эзләнүләре, иҗади сәләтләре үстерелде
Туктар авылы «Тамчы» балалар бакчасында бу атнада эшчәнлекләр “Сулар ага, бозлар китә, кошлар кайта җылы яклардан” темасына багышланды. Сөйләм үстерү эшчәнлегендә балалар кошлар турында сөйләштеләр. “Кошлар кайтты”, “Килегез,кил,кошкайлар” уеннарын кызыксынып уйнадылар.Соңыннан кроссворд чиштеләр.
Шекше мәдәният йортында "Акчарлак" балалар бакчасының " Әнием-күз нурым!" дип аталган балалар бәйрәме булып узды.Кадерле әниләребезне язның тәүге бәйрәме – 8 Март Халыкара хатын кызлар көне белән бакчага йөрүче балаларыбыз котлады. Матур биюләр, җырлар, шигырьләр сөйләделәр. "Бердәмлектә көч" әкиятен уйнадылар.Дуслык, бердәмлек булса биек тауларны, тирән диңгезләрне кичеп булуын, зур эшләр башкарып булуын уйнап күрсәттеләр. Илләребез тыныч, күгебез аяз булсын. Гаиләләребезгә иминлек, бетмәс саулык, көч-куәт теләп калабыз!
4 март көнне Байлар Сабасы ш.т. б. район мәдәният йортында Саба 5 "Бәләкәч "балалар бакчасы коллективы, Ватанны саклаучылар көненә һәм 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты үткәрде. Чарада 6 төркемдә тәрбияләнүче балалар, хезмәткәрләр һәм ата-аналар катнашты. Концерт тамашачыларда бик күп уңай хис-кичерешләр калдырды, коллектив һәм ата-аналар җәмәгатьчелегенең куелган максатларга ирешүдә бердәмлеген күрсәтте һәм чын бәйрәм алды мохитен булдырды.
8 март Халыкара хатын-кызлар көннәре уңаеннан МБМБУ Саба 1 нче «Шатлык» балалар бакчасында “Әти - әни һәм мин - спорт сөюче гаилә” бәйрәме уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеменәрендә үткәрелде. Күркәм чарада балалар, әти-әниләр теләп катнаштылар. Бәйрәм җыр-бию, кызыклы уеннар, төрле ярышлар, мавыктыргыч сораулар белән үрелеп барды. Соңыннан балалар әти-әниләрен үз куллары белән ясаган бүләкләр белән сөендерделәр. Күркәм чарадан барысы да канәгать калды. Бәйрәмдә катнашучы һәр гаилә үзләренең тырыш, уңган, булган, матур гаилә икәнлекләрен тагын бер расладылар.
Балалар иҗат үзәгендә Саба муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү оешмалары арасында үткәрелгән «Яшел ут-2022» республика бәйгесенең район турында җиңүчеләр һәм аларның тәрбиячеләре бүләкләнде. Әлеге конкурсның «Балаларны юлларда куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү һәм ата-аналар арасында юл йөрү кагыйдәләрен пропагандалау буенча иң яхшы тәрбияче» номинациясендә Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Шәмәрдән 3 нче номерлы «Салават күпере" балалар бакчасы тәрбиячесе Хамзина Равилә Рәшит кызы җиңү яулады. Җиңүчеләрнең эше конкурсның республика этабына җибәреләчәк. Җиңүчеләр, призерлар һәм катнашучылар грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләде.