Балалар иҗат үзәгендә «ТалантФест» район балалар иҗаты конкурс-фестивале дәвам итә. Бүген конкурста «Хореография» номинациясендә катнашучылар чыгыш ясадылар. Барлык укучылар да үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, ләкин һәр ярышның үз җиңүчеләре һәм призерлары булырга тиеш:
“Хореография” номинациясе, кечкенәләр төркеме (1-4 нче сыйныфлар):
1 урын – “Сәйлән”, Саба гимназиясе, җит. Гаррапова Г.Х.,
2 урын – “Тамчы”, Олы Кибәче урта мәктәбе, җит. Шафикова Г.Р.,
2 урын – “Модерн”, Юлбат төп мәктәбе, җит. Давлетшина А.Ф.,
3 урын – “Микс”, Югары Симет урта мәктәбе, җит. Ахмадуллина Л.Г.,
“Хореография” номинациясе, уртанчылар төркеме (5-8 нче сыйныфлар):
1 урын – “Микс”, Балалар иҗат үзәге, Саба гимназиясе, җит. Давлетшина А.Ф.,Гаррапова Г.Х.,
2 урын – “Бисеринка”, Килдебәк урта мәктәбе, җит. Нигматзянова Д.И.,
3 урын – “Вита-Денс”, Югары Симет урта мәктәбе, җит. Ахмадуллина Л.Г.,
“Хореография” номинациясе, зурлар төркеме (9-11 нче сыйныфлар):
2 урын – Павлова Залия, “Үсеш” Шәмәрдән лицее, җит. Свищева Л.А.,
1 март көнне Түбән Шытсу төп мәктәбендә сыйныф җитәкчеләре өчен район методик берләшмә утырышы узды. Катнашучылар мәктәптә белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә сыйныф җитәкчесенең эш алымнары белән якыннан таныштылар, сыйныф сәгатьләрендә, чараларда булдылар.
27нче февраль көнне Казан шәһәрендә рус телле укучылар өчен татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабы булып узды.Әлеге олимпиадада безнең районнан 4 укучы уңышлы нәтиҗәләргә иреште. Икшермә кадет мәктәбе укучысы Саломова Амира (укытучысы Шәрифуллина К.Ф.) җиңүче, түбәндәге укучылар призлы урыннарга ия булдылар:
Ибрагимов Дмитрий, Килдебәк урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы (укытучысы Аскаров Нияз)
Җиңүчеләрне һәм аларның укытучыларын чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез.
Балалар иҗат үзәгендә «ТалантФест» район балалар иҗаты конкурс-фестивале старт алды. Бүген конкурста «Вокал-соло» номинациясендә катнашучылар чыгыш ясадылар. Иллегә якын чыгыш ясаучыларның иң яхшыларын сайлап алу жюри өчен җиңел булмады. Алар арасында беренче тапкыр сәхнәдә чыгыш ясаучылар да бар иде, беренче адымнары һәрчак дулкынландыргыч. Әмма барлык катнашучылар да үзләреннән канәгать калдылар, тамашачылар белән аралашудан шатлык кичерделәр һәм иҗади илһам алдылар.
Чыгыш нәтиҗәләре буенча жюри түбәндәге карар кабул итте:
"Вокал-соло" номинациясе, кече төркем (1-4 сыйныфлар):
1 урын - Вафина Зәлия, Балалар иҗат үзәге, җит. Аубакиров Ф. Г.,
2 урын - Канафиева Динә, Балалар иҗат үзәге, җит. Аубакиров Ф. Г.,
3 урын - Шәрипова Сәйлән, Олы Кибәче урта мәктәбе, җит. Шәфыйкова Г.Р.,
Махсус бүләк: Нигъмәтуллин Әмирхан, "РОСТ" Шәмәрдән лицее, җит. Вәлиева А. М.,
"Вокал-соло" номинациясе, урта төркем (5-8 сыйныфлар):
1 урын - Зарипов Газиз, Балалар иҗат үзәге, җит. Аубакиров Ф. Г.,
2 урын - Гасимуллина Әдилә, Олы Арташ төп мәктәбе, җит. Вәлиева Э. М.,
3 урын - Әхмәдуллин Инсаф, Югары Симет урта мәктәбе, җит. Имамиев И. И.,
Махсус приз: Вәлитова Ралина, "РОСТ" Шәмәрдән лицее, җит. Вәлиева А. М.,
"Вокал-соло" номинациясе, өлкән төркем (9-11 сыйныфлар):
1 урын - Фаляхова Талия, сәләтле балалар өчен интернат-мәктәп, җит. Дәүләтшина Г. Р.,
2 урын - Хөснуллин Илзат, Олы Шыңар урта мәктәбе, җит. Садыков Ф. Ф.,
Котлыйбыз!
2022 нче елда "Saba BalaHoner" проекты үз мөмкинлекләрен киңәйтте, яңа станцияләр эшли башлады. Беренче булып яңа оешмаларда Сабаның 4 нче номерлы "Кыңгырау" балалар бакчасына йөрүчеләр булдылар. Балалар иҗаты үзәгендә алар төрле оешмаларга бару өчен паспорт һәм барслар алдылар. Балалар хәрби комиссар, юл хезмәте, полиция һәм ресторатор хезмәткәрләре кебек һөнәрләрнең үзенчәлекләре белән таныштылар. Проектның һәр катнашучысы бик күп уңай эмоцияләр алды һәм һөнәрләр серләре белән танышты.
25 нче февральдә шундый ук маршрутны Сабаның 5 нче номерлы "Бәләкәч" балалар бакчасына йөрүчеләр дәвам итәчәкләр.
Лесхоз урта мәктәбе базасында Сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен ачык гади судомодель ярышлары булып үтте. Әлеге ярышларда 4 муниципаль районнан 18 укучы катнашты. Ярышлар нәтиҗәсендә җиңүчеләр диплом, медальләр белән бүләкләнде.
В редакции газеты “Саба таннары” состоялась торжественная церемония награждения победителей районного конкурса юных журналистов “Каурый калэм”. На конкурс учащиеся школ района представили свои сочинения в различных жанрах. Всего на конкурс было принято более 100 работ. Желаем каждому участнику конкурса и их руководителям творческих успехов.
«Россия мәктәпләрендә кино дәресләре» Бөтенроссия проекты гамәлгә ашырыла башлады. Районыбызның барлык гомуми белем бирү учреждениеләрендә әти-әниләр һәм укучылар әлеге проект белән таныштылар, тәрбияви, бик эчтәлекле фильмнар каралды. Проект турында барлык мәгълүмат «Россия мәктәпләрендә кино дәресләре» сайтында түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган: https://kinouroki.org/.
Сабаның 4 нче номерлы «Кыңгырау» балалар бакчасында «Яшел ут – 2022» республика конкурсының муниципаль этабы булып узды. Анда «Бәләкәч», «Теремок», «Салават күпере», «Әллүки», «Шатлык» балалар бакчалары тәрбиячеләре катнашты. Педагоглар балаларны юлларда куркынычсыз тәртипкә өйрәтү буенча 2 нче кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче балалар белән шөгыль күрсәттеләр. Тәрбиячеләр балалар белән уртак эшчәнлектә заманча методлар һәм алымнар кулланып, юлларда куркынычсызлык мәсьәләләренә карата кызыксынуларын арттырдылар.
2022 нче елның 14 нче февраленнән 19 нчы февраленә кадәр Саба муниципаль районы белем бирү оешмаларында "Психологик иминлеккә адымнар" дигән Республикакүләм психология атналыгы уза.