16 февраль көнне, Балалар иҗат үзәге базасында "Иң шәп әйдаман” республика конкурсының муниципаль этабы булып узды. Уку елы дәвамында отряд әйдаманнары үзләренең шефлык отрядларында уза торган барлык чараларда оештыручыларыларның ярдәмчеләре генә түгел, ә күп кенә чараларны мөстәкыйль рәвештә оештырып үткәрүчеләр дә.
Әлеге бәйгедә әйдаманнар төрле каршылыкларны җиңеп, үзләренең иҗади, оештыру сәләтләрен күрсәттеләр, үзләренең “уен багажы” белән уртаклаштылар. Очрашу вакыты сизелмичә дә үтеп китте. Жюри әгъзалары барлык катнашучыларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырды, ә җиңүче дип Шешке төп мәктәбеннән Гыйбадуллина Камилә танылды. Ул безнең район данын республика дәрәҗәсендә яклаячак.
Нәтиҗәдә, конкурста катнашкан барлык 5 әйдаман турында, безнең отряд вожатыйлар теләсә нинди эшне башкарып чыга, кыенлыклардан курыкмый дип ышаныч белән әйтергә була. Уңышлар сезгә, балалар! Сез булдырдыгыз!
Шәмәрдәннең 1нче номерлы "Әкият" балалар бакчасы музыка җитәкчесе Димитриева Л.Г. Мамадыш шәһәренең 5нче номерлы "Бәләкәч" балалар бакчасы базасында үткән "Ел тәрбиячесе -2022" бәйгесенең зона этабында катнашты. Лилия Габделхәй кызы жюри әгъзалары игътибарына мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән музыка шөгыле күрсәтте һәм «Минем педагогик табышым» дигән темага презентация тәкъдим итте . Лилия Габделхәй кызына уңышлар телибез!
“Balahoner” муниципаль программаны гамәлгә ашыру дәвам итә. 9 нчы февраль көнне Сатышның "Кояшкай" балалар бакчасына йөрүчеләр “Balahoner” проекты кысаларында төрле станцияләрдә хезмәт балалар шартлы акчалар-барсларны кулланып, "Сабантуй" күңел ачу комплексында экскурсиядә булып, ял итеп кайттылар. Алар анда төрле уеннарда үзләренең көчләрен сынадылар, ә иң мөһиме куйган хезмәтләре өчен тиешле хезмәт хакларын файдалы һәм күңелле итеп кулландылар.
Совет гаскәрләренең Әфганистан чыгарылуына 33 ел тулу уңаеннан интернационал бурычын үтәгәндә һәлак булган райондашларыбыз истәлегенә мәктәбебез базасында укучылар арасында хоккей турниры үткәрелде. Уеннарны мәктәп дирекциясе Татарстан Республикасы инвалидлары иҗтимагый оешасының район бүлекчәсе, “Сугышчан туганлык” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Саба бүлекчәсе, район хәрби комиссариаты, “Игенче” җәмыяте белән берлектә оештырды. Турнирда җиңүне Эзмә урта мәктәбе командасы яулады. Икнче урында- Шекше, өченчедә - Тимыршык, дүртенчедә-Шыңар урта мәктәбе укучылары.
8 нче февраль көнне «Saba BalaHoner» муниципаль программасын тормышка ашыру максатыннан Иләбәрнең “Умырзая” балалар бакчасына йөрүчеләр яңа оешмаларда булдылар. Балалар һәр станция спикерларын зур кызыксыну белән тыңладылар. Алар флорист, газета журналисты, фитнес-инструктор һәм машина йөртүче күнекмәләрен алдылар. Ә иң актив катнашучылар барслар – проектның шартлы акчаларын алдылар.
2022 нче елның 9 нчы февралендә Саба муниципаль районының Шәмәрдән лицее «Үсеш»ендә тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча Татарстан Республикасы «Ел укытучысы» республика конкурсының зона этабы узды. Җиде районның укытучылары 8-10 нчы сыйныф укучылары белән ачык дәресләр үткәрделәр һәм жюри хөкеменә үзләренең мастер классларын тәкъдим иттеләр. Бәйгедә катнашучыларның барысы да катлаулы сынаулар уздылар һәм лаеклы чыгыш ясадылар
4 нче февраль көнне В.И.Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасының 100 еллыгы уңаеннан "Пионерлар җырлый" дип аталган патриотик җырлар фестивале булып узды. Пионерия тарихын искә төшерү, башкару осталыгын камилләштерү, бердәмлек, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү максаты белән үткәрелгән әлеге чарада барлык класс укучылары да пионерия атрибутикаларын, формаларын кулланып актив катнаштылар.
Кыш-спортның актив төрләрен яратучылар өчен менә дигән вакыт. Спортның иң популяр һәм массакүләм төрләренең берсе-чаңгы спорты. Чаңгы әзерләү-олы яшьтәге мәктәпкәчә яшьтәге балаларга физик тәрбия бирүнең иң мөһим чараларының берсе. Безнең Явлаштау «Ромашка» балалар бакчасында төрле яшьтәге балалар чаңгы спорт төрен аеруча яраталар. Чаңгы белән шөгыльләнү баланың саф, салкын һавада булуын тәэмин итә, бу исә организмны чыныктыра, дәрт бирә, эшкә сәләтлелеген һәм чыдамлыгын арттыра. Чаңгыда йөрү баланың күзәнәге формалашуга уңай йогынты ясый, мускул төркемнәренең барысы да диярлек үсә һәм ныгый, сулышы һәм кан әйләнеше көчәя. Шулай ук чаңгы ярышлары баланың әхлакый-ихтыярый сыйфатларын тәрбияләүгә ярдәм итә: тәвәккәллек һәм үҗәтлек үстерә, кыенлыкларны һәм каршылыкларны җиңәргә өйрәтә, түземлек һәм дисциплиналылыкны формалаштыра. Һәм, әлбәттә инде, чаңгы шуу балаларга бик күп тәэсирләр алып килә.
Без-Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Явлаштау урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары- Бөтенроссия күләмендә оештырылган "Школа здорового поколения РДШ” бәйгесенең 300 баладан кимрәк укучысы булган мәктәпләр арасында «Самая спортивная школа РДШ» номинациясендә катнашып, ПРИЗЕР дәрәҗәсенә ия булдык. Бу бәйге уку йортының спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруның бер ел буе алып барылган эш нәтиҗәсен күрсәтә торган иң массакүләм бәйгеләрнең берсе. Россия балалар хәрәкәте мәктәп һәм директорны диплом һәм 30 данәдән торган Россия балалар хәрәкәте символикасы төшерелгән спорт формасы комплекты белән бүләкләделәр.
Татар телендә белем бирүче мәктәпләрнең татар әдәбиятыннан узган республика олимпиадасында районыбыз укучылары 6 призлы урын алуга иреште. Тимершык урта мәктәбе укучысы Хаҗиева Айлия (укытучысы Гарифуллина И.И.) бу уку елында да җиңүче, Кибәче укучылары Гайнетдинов Әлфис (укытучысы Сафина С.З.), Харисова Диләрә (укытучысы Гафиятова Ә.Ф.), Эзмә урта мәктәбеннән Марданова Азалия (укытучысы Хадиева Г.Ә.), Килдебәк урта мәктәбеннән Төхфәтуллина Гөлмәрьям (укытучысы Аскаров Н.М.) һәм Түбән Шытсу төп мәктәбеннән Фәйзрахманова Камилә (укытучысы Мусина Җ.Х.) призлы урыннарга ия булдылар. Җиңүчеләрне котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез.